ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе килде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -1 гр.ка кадәр туң төшү көтелә.

Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, җылыту  миче кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарны түләргә бурычы кала.

Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген 87 нче яшендә хезмәт ветераны, күренекле хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе Габделхәй Нәбиулла улы Хәйрулловның йөрәге тибүдән туктады.

Г.Н.Хәйруллов 1935 елның 30 апрелендә ТАССРның Буа районы Кырык Сайдак авылында туган. 1966 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. ТАССРның Актаныш районында (1954), Башкортстанда укытучы булып эшли (1957-1960). 1960 елдан КПССның Буа райкомы (1960-1961), Буа районының «Рассвет» колхозы рәисе (1961-1964), Буа районының «Заря» колхозы рәисе (1964-1975), Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (1975-1980), Апас район Советы башкарма комитеты рәисе (1980-1983), КПССның Апас район комитеты беренче секретаре (1983-1990), Апас район Советы рәисе (1990-1991), Буа районы хакимияте башлыгы (1992-1999), «Татрыбхоз» ассоциациясе генераль директоры (1999-2005).
Дүрт чакырулы Татарстанның халык депутаты, Хезмәт Кызыл Байрагының ике ордены кавалеры, "Мактау билгесе" ордены, Дуслык ордены, "Мактау" ордены, "Төзелештәге казанышлары өчен", "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен", "РСФСР һәм СССРның агарту отличнигы, СССРның атказанган юл төзүчесе, ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Мактау грамотасы, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.

Консультацияне Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары үткәрәчәк.

Эшкуарлар өчен чара 14 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында Петербург ур., 28 адресы буенча узачак.

Консультация барышында экспертлар күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм алга таба теркәү өчен кирәк булган документларны әзерләгәндә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрендә барлыкка килгән сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләр җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алалар.

Росреестр белгечләреннән түләүсез консультация алырга теләүчеләр хәзер үк 8(843)255-24-20 "Кайнар линия" телефонына алдан язылып, сорауларын электрон адреска җибәрә алалар MSP@rosreestr.org

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «кайнар линияләр»не үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә. 2021 елның 10 сентябрендә укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

 


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Кара җиләк ( кара бөрлегән) – розалар семьялыгына караган, күпьеллык тамырчалы чәнечкеле куак. Чәчәкләре ак, эре, калкансыман чәчәк үзәгенә  җыелган. Җимешләре эре, кура җиләгенә охшаган, бигрәк тә өлгереп җитмәгән кызыл җиләкләре. Ачык кара төстәге бөрлегәннәрнең махсус җимешләре, кайвакыт шәмәхә төстә. Тәм ягыннан алар әчкелтем баллы. Кара җиләк-  бал җыючы бөҗәкләргә яхшы.

Кара җиләк чыгышы белән Евразия һәм Төньяк Америкадан. Борынгы грек риваяте буенча, бөрлегән - ул мифик аллалар белән сугышта яраланган титаннарның катып калган кан тамчылары. Хәзерге вакытта бу җиләк Европада, Скандинавиядә, Азиядә таралган.

Россия территориясендә бу куак  күбрәк кыргый хәлдә очрый. Ул безнең илнең европа өлешендә күбрәк таралган, ләкин Көнбатыш Себердә, Урта Азиядә, Кавказда, елгалар ярлары буйлап үскән куаклыклар арасында очрый. Безнең ил территориясендә кара бөрлегәнгә охшаш  бик күп кыргый үсемлекләр үсә (Кавказ бөрлегәне, канлы бөрлегән, озын яссы бөрлегән, куманика).

Әлбәттә, бәрәңге-россиялеләр иң яраткан яшелчәләрнең берсе. Әмма рационга кертергә мөмкин булган башка тамыразыклар да бар.

Шалкан. Шалканны игүгә борынгы заманнардан ук керешкәннәр һәм азык итеп кулланганнар. Мисырда, Грециядә һәм Римда шалкан белән колларны ашатканнар, бу яшелчәне тупас һәм туклыклы ризык дип санаганнар. Шалкан озак вакытлар гади халык ризыгы булып саналса да, урта гасырдан пешерелгән тамырны деликатес дип саный башлыйлар.

Шалкан славян кухнясының төп ризыгы. Россиядә «парланган шалканыннан гадиерәк» дигән гыйбарә бар, ул аның мәдәни әһәмияте турында сөйли. Тик акрынлап бу тамыразыкны Россиягә кертелгән "модалы" бәрәңге кысрыклап чыгарды. Хәзерге дөньяда бу яшелчә, ниһаять, кешеләр рационына, аның файдалы үзенчәлекләрен диетологлар пропагандалавы аркасында, әйләнеп кайта.

Шалканда 9% ка кадәр шикәр һәм С витамины (башка тамыразыклардан ике тапкыр күбрәк), В төркеме витаминнары бар. Сары шалканда А витаминының концентрациясе югары, шалканда микроэлементлар да күп: бакыр, тимер, марганец, цинк, йод һәм башкалар.

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлгән керемне арттыруга һәм күләгә секторыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрен чыгаруга юнәлтелгән. Проектны уздыру кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге табышны яшерергә ярдәм итә торган сәбәпләр билгеләнәчәк һәм әлеге өлкәне агарту өчен юнәлдерелгән механизмнар эшләнәчәк.

Федераль салым хезмәте даими нигездә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсенә салым түләүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрә, алар контроль-касса техникасын куллану турындагы Россия Федерациясе законнары таләпләрен боза. Әгәр эшкуарлар даими рәвештә контроль-касса техникасы аша керемне тулы күләмдә теркәмәсәләр, касса чекында дөрес реквизитлар чагылдырылган, Россия Федерациясенең контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарын үтәмәү турында мөрәҗәгатьләр килә, күрсәтелгән салым түләүчеләр тикшерү планнарына кертелә.

Буа районында 2021 елгы шикәр чөгендерен "Буа шикәре" ҖЧҖнә җыю һәм тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Егоров, шулай ук җитәкче  урынбасарлары, Чүпрәле, Тәтеш һәм Апас районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, белгечләр катнашты. Алар бәйсез хуҗалыклардан һәм КФХлардан нинди уңыш алу турында фикер алыштылар, тамыразыкны казый башлау сроклары, чәчүлекләрнең торышы турында фикер алыштылар. Шулай ук традицион киңәшмәнең көн тәртибендә - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша расланган график нигезендә чөгендерне заводка тапшыру мәсьәләсе дә каралды.
Агымдагы елда  Буа шикәр заводы Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм Апас районы кырларыннан 680 мең тонна татлы тамыр кабул итүне планлаштыра. Шуның 335 мең тоннасы - "Ак Барс" холдинг компаниясе җитештерүендә.

 


4
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегендә (Буа), Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында (135 «В» Ефремов урамы; Свердлов ур., 43, 09 сентябрь, 2021 ел, 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» бердәм көне узачак.

“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “Ачык ишекләр” бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак; 8(84373) 2-52-59.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International