Хәрби комиссариат (Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле районнары, муниципаль) мобилизацион кеше резервында булу турында контракт төзү өчен запаста торучы гражданнарны сайлап ала.
Мобилизацион кеше резервы - запаста торучы гражданнарның бер өлеше.
Татарстан Росреестры экспертлары Рузилә Кашшапова һәм Кадастр палатасы эксперты Анна Кайнова «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча уртак консультация үткәрделәр.
Консультациягә мөрәҗәгать иткән гражданнар күчемсез милекне, аерым алганда, мирасны рәсмиләштерү нечкәлекләре белән генә түгел, элек кертелгән реестрдагы хаталарны бетерү, шулай ук күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтә төрләре белән дә кызыксындылар.
Алар 2021 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыру зарурилыгы турында хәбәр итәләр.
Тиешле мәгълүматларны 2021 елның 17 августына кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлау һәм анализлау буенча бердәм мәгълүмати-аналитик система аша тапшырырга кирәк.
Тулырак мәгълүмат ведомствоның Мәгълүмати хатында тәкъдим ителгән.
Август аенда Буада «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр» дигән халыкара мәдәни-күңел ачу үзәге кысаларында "Буа Талиясе" традицион театр лабораториясе узачак.
Бүген район башлыгы кабинетында «Утарның мәдәни киңлеге: ишегалдыннан салонга кадәр» дигән Халыкара мәдәни үзәге программасы турында фикер алыштылар.
Шушы көннәрдә Буа районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары Ташкичү авыл җирлегенең социаль участогында ирекле керү өчен җәйге мәйданчыклар оештыру кысаларында “Татарстан Республикасы халыклары традицияләре һәм уеннары” дигән темага чара үткәрделәр. Чарада балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның традицион көндәлек костюмнарына киенделәр, милли гореф-гадәтләрен, җырларын һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, милли биюләр элементларын башкардылар, Идел буе халыклары уеннарын уйнадылар.
Мондый очрашулар балаларда гомумкешелек, рухи-әхлакый, мәдәни кыйммәтләрне үстерә, яхшылыкка, тынычлыкка һәм гаделлеккә өнди, файдалы ял күнекмәләрен формалаштыра.
Бердәм салым түләве (ЕНП)
Онлайн режимында физик затларга җиңел һәм тиз генә салымнар түләргә мөмкинлек бирүче электрон янчык аналогы :
- Физик затлар милкенә салым
- Җир салымы
- Транспорт салымы
- Салым агенты тарафыннан тотылмаган НДФЛ
ЕНП АША САЛЫМ ТҮЛӘҮ ӨЧЕН АКЧА НИЧЕК КЕРТЕРГӘ?
Хөрмәтле салым түләүче!
«Электрон имза турында» Федераль законга һәм «дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында»2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2009 елның 27 декабрендәге 476-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керү сәбәпле хәбәр итәбез:
РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ 2021 ЕЛНЫҢ 1 ИЮЛЕННӘН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАЛАРНЫ ТУЛЫ КҮЛӘМДӘ БИРӘ БАШЛЫЙ (КСКПЭП*)
Ә 01.01.2022 елдан башлап КСКПЭП юридик затлар (оешма исеменнән ышаныч кәгазе булмаган затлар), шәхси эшмәкәрләр һәм нотариуслар КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАЛАРНЫ Россия Федераль салым хезмәтенең таныклаучы үзәгендә генә ала алачак.
Сөрүлекләрне һәм җирләрне сакларга! Бүген Буа районында заманча игенчелек бурычлары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. «Кыят» ААҖенең инновацион мәйданчыгы базасында фәнни-җитештерү семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде. Ул «Фән, җир ресурслары һәм технологияләр - республика АПКсын нәтиҗәле алып бару юлы» темасына багышланган семинар-киңәшмәдә катнашты. Семинар эшенә шулай ук Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ, орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, галимнәр һәм белгечләр чакырылды.
2020 елдан вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра. 2021 елның 06 августында 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак. Дәресне Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкиле үткәрә.
2021 елның 29 июлендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Гражданнарга төгәл мәгълүмат, хокукый консультация алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Россия Федерациясе җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр