Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү (эш бирүче белән төзелгән хезмәт килешүе булмау), хезмәт хакын түләмәү, конвертларда түләү яки хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләү фактлары буенча 8(84374)3-29-93 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә.
Буа муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын бозу мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эше оештырылуы турында хәбәр итә.
Гражданның пенсия алды яшенә җитүе аңа хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә алганда, чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый. Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә) хезмәт законнары нигезләмәләренә һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актларга таянырга тиеш. Эшкә кабул итү буенча таләпләр бердәм, ягъни пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылмый.
«Кайнар линия» телефоны: 8 (843)743-29-93.
«Кайнар линия»нең эш вакыты: эш көннәре 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр
Исегезгә төшерәбез: эш бирүчеләр турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хезмәт хакын түләүне тоткарлаучы һәм «конвертларда» түләүче эш биръчелщр турындагы мәгълүматны «Соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча урнаштыру мөмкинлеге бар.
"Халык контроле"нә һәм эш урыннарында хезмәткәрләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы имин хезмәт шартларын оештыру проблемалары турында да хәбәр итәргә мөмкин. Бу юнәлешне Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкли.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сылтама: https://uslugi.tatarstan.ru
2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш..
Сатучы чек бирми икән, димәк, ул законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).
Чек-сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтү һәм товарны кире кайтару өчен дә кирәк.
Касса чегы алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чекларын тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә үзе үткәргән исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшерергә мөмкин. Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.
Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүматлары базасындагы мәгълүмат белән аерылу ачыкланган яки башкарылган хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә юлланган бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.
Элемтә өчен телефон: 8-800-222-222
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Васильевна Хәбибуллина 2021 елның 15 июнендә, Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) буенча, Буа муниципаль районы гражданнарын күчмә кабул итү үткәрә. Гражданнарны шәхси кабул итү Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында 14.00 сәгатьтән башлап түбәндәге адрес буенча узачак: Буа ш., Жорес ур., 110а йорт.
Алдан язылу - 8(84374) 3 56 41 телефоны буенча.
Рейс тоткарлану дип пассажир ташучы (авиакомпания) гаебе белән һава транспортында тәнәфес яки очыш вакытында самолетны тоткарлау таныла.
Рейсларны тоткарлауның төп сәбәпләре:
- самолетның техник төзеклеге,
- һава шартлары начарлану,
- самолетның соңрак килүе.
Рейсны тоткарлаган вакытта пассажир түбәндәге хокукларга ия:
• COVID-19 каршы кайсы вакцина яхшырак?
Россиядә теркәлгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Иң яхшысы- алырга мөмкин булган препарат белән прививка ясау. Әгәр сездә хроник авырулар яки башка сәламәтлек үзенчәлекләре булса, сайлап алу турында табиб белән киңәш.
«Тормышны сайла, тәмәке тартудан баш тарт!» темасына хэштеглар конкурсын Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышлап оештыра һәм үткәрә.
Бәйгенең бурычлары-халыкның сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттыру һәм халыкның игътибарын тәмәке куллану масштабларын киметүгә юнәлдерү.
Бәйгедә чикләүләрсез Татарстан Республикасы халкы «Instagram» социаль челтәрендә #ВыбериЖизньОткажисьОтКурения хэштегы белән фотолар урнаштырып, катнаша алалар.
Бәйге шартлары:
1 июньдә 10дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы экспертлары балигъ булмаганнар катнашында алыш-биреш ясау мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак.
Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Кайнар линия барышында гражданнар күчемсез милекне яки аның бер өлешен балигъ булмаган балалар милкенә рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук мондый объектларны сату, алыштыру һәм бүләк итү процедурасы турында белә алачаклар.
Моннан тыш, экспертлар торакны теркәү һәм аның кадастр исәбенә алу өчен нинди документлар кирәклеге, күчемсез милекне сатып алыр алдыннан ничек тикшерергә, Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алганда балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен кем яклый алуы турында һ. б. сөйлиячәкләр.
Халыкара балаларны яклау һәм балаларның җәйге ялы көне алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас территориаль бүлеге тарафыннан 2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр балалар ялы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар (84374) 3-52-89 телефоны буенча кабул ителәчәк. ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр