Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе искә төшерә: 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк. Бу гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш дигән сүз.:
Буалылар вакциналаштыру мәсьәләсенә аңлы һәм җаваплы карыйлар. Шулай итеп бүген вакцинациягә Буа элеваторы коллективы да кушылды. Оешмада барлыгы 100гә якын кеше эшли. Беренчеләр арасында оешма җитәкчесе – «Буа элеваторы» ҖЧҖ генераль директоры Газинур Хәкимов та бар иде. Бу мәсьәләдә иң мөһиме-шәхси үрнәк, дип саный җитәкче.
Прививка ясарга барлыгы 11 кеше теләк белдергән. Коллективның уңайлылыгы һәм эштән аерылмыйча гына, шәфкать туташы оешмага чакырылган иде.
Исегезгә төшерәбез, Буа районында вакциналаштырырга Буа РҮХдә була. Алдан түбәндәге телефоннар буенча язылырга мөмкин 8(843)74 3-27-88, 8(927)034-37-16.
Оешма-предприятиеләр, вакцина ясарга теләүчеләр җитәрлек булганда, күчмә вакцинацияне оештыру өчен үзәк хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар.
Менә инде алтынчы ел рәттән "Буыннар хәтере" хәйрия фонды илебезнең бөтен территориясендә «Кызыл кәнәфер» патриотик акциясе уздыра. Бу акция — илебез ветераннарына ярдәм итү өчен иң гади адым. 27 апрельдән 22 июньгә кадәр эре сәүдә челтәрләрендә һәм Акция партнерларында «Кызыл кәнәфер» значогын (акция партнерлары исемлеге) сатып алырга кирәк. https://xn--80adcfoho2a.xn--p1ai/ -. Значокны сатудан һәм таратудан барлык акчалар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фонд ветераннарга ел әйләнәсе ярдәм итә, ә истәлекле көннәрдә генә түгел. Фонд ветераннарга медицина ярдәме күрсәтә: ишетү аппаратлары, заманча протезлар, медикаментлар, тернәкләндерү чаралары сатып ала, операцияләр үткәрүдә ярдәм итә һәм башкалар. Фонд эшләгән чорда 15 меңнән артык ветеран 1,7 млрд. сумнан артык суммага медицина ярдәме алды. Акциядә катнашучыларның барысы да ветераннар тормышын гына түгел, киләсе буын язмышын да яхшы якка үзгәртүгә, үз тормышларын һәм сәламәтлеген саклап калучыларга рәхмәт һәм хөрмәт үрнәген күрсәтүгә чын күңелдән ышаналар.
Буалылар кушылыгыз - бергә без күп ветераннарга ярдәм итәчәкбез!
28 апрельдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милекне сатып алучы һәм сатучы татарстанлылар өчен "Кайнар линия" үткәрәчәк.
Быел күчемсез милек базарында сату-алу эшләре саны кискен артты. Элегрәк без хәбәр иткән идек, 2020 ел белән чагыштырганда, быел Татарстанда фатирларга, шәхси йортларга һәм җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан иде
Район башлыгы Ранис Камартдинов кыштан соң аларның торышын бәяләү һәм җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башлануга эш планын билгеләү өчен Буаның «Бор» һәм «Чайка» балалар лагерьларында булды.
«Без корпусларны карадык һәм лагерьларның начар хәлдә булуына инандык. Балалар өчен уңайлы ял итү өчен барлык шартлар тудыру өчен хәзер үк эшли башларга кирәк булган моментлар бар. Шул исәптән бер корпусның түбәсен түләргә, җиһаз, савыт-саба булуны карарга, барысын да Роспотребнадзор таләпләренә туры китерергә кирәк».
Лагерьларда сезон 10 июньнән башланыр дип планлаштырыла. Безнең лагерьларда барлыгы 523 бала ял итәчәк.
Ел саен Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан безнең районда яшәүче ветераннарыбызга шәхсән барып, хәлләрен белешеп тору матур традициягә әйләнде. Район җитәкчелеге, депутатлар шәхсән үзләре Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерәләр һәм нык сәламәтлек телиләр.
Бүген 9 майга бәйрәм бүләкләре тапшыру тантанасы старт алды. Район башлыгы Ранис Камартдинов шәхсән үзе фронтовикларыбыз - Гариф Латфулла улы Сафиуллин һәм Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллинны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. Ул ветераннарга Республика исеменнән бүләк азык-төлек җыелмалары, шулай ук район исеменнән бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге хәбәр итә, Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 16.04.20021 ел, № 13 карары белән «COVID-2019 таралуны булдырмау максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында» 18.03.2020 ел, № 7 Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибы карарына үзгәрешләр кертелде.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы «Яшүсмер» клубы әгъзалары өчен «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән интерактив дәрес үткәрде. Чара Габдулла Тукай иҗатына тартылуга, татар мәдәниятенә һәм туган якка карата әхлак һәм мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Социаль педагог балаларны Габдулла Тукай иҗаты һәм аның биографиясе белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар белән уртаклашты, шагыйрьнең әсәрләре буенча викторина үткәрде.
Чара ахырында балалар Габдулла Тукайның яраткан әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.
Чараны оештыручылар балаларга Г.Тукай китапларын укырга киңәш итте, чөнки алар матурлыкка, яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр.
2021 елның 17 апреленнән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясенең Буа районы территориясендә территориаль-аерымланган бүлекчә эшен туктатты, ул Буа ш., Камилә Зыятдинова ур., 4/2 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Салым түләүчеләргә салым администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Россия Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак: Яшел Үзән ш., Туктаров ур., 1.
Буа шәһәренең Яшьләр паркында Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Тукай - шигърият чишмәсе" шигърият бәйрәме узды.
Ел саен Буада Тукай әсәрләрен укучылар бәйгесе, аның әсәрләре буенча рәсем конкурсы уза. Аларда балалар актив катнаша. Бүген шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында 1 урынны «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Салихова Инзилә һәм Ибәтуллина Әминә алды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов сәламләде.
Соңрак бүләкләрне район башлыгы Ранис Камартдинов тапшырды. Чара Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү, аның иң популяр әсәрләренең берсе - "И Туган тел" шигыре белән үрелеп барды..