Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2021 елда республика күзәтүе формаларын, социологик тикшеренүләр исемлеген раслау турында» 2021 елның 28 гыйнварындагы 32 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 2021 елның 15 мартыннан 28 мартына кадәрге чорда Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс белемен өйрәнү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә халык сораштырулары оештырылды:
Халыкның компьютер белеме дәрәҗәсен тикшерү - https://mert.tatarstan.ru/kompyuternaya-gramotnost-naseleniya-respubliki.htm;
Халыкның финанс белеме дәрәҗәсен тикшерү - https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-gramotnost-naseleniya-v-respublike.htm.
Эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ.б.) булган 18 яшьтән, шул исәптән өлкән яшьтәге (60 яшьтән һәм өлкәнрәк) хөрмәтле буалылар сезне сораштыруларда катнашырга чакырабыз.
Аноним сораштырулар, тикшеренү нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.
Төбәк дәүләт хезмәтләре алганда барлыкка килгән сорауларга бәйле рәвештә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәүнең кирәкле шарты булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләтнең һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Бюджеттан финанслау рәвешендәге салым түләүләренең күпчелеге кире җәмгыятькә кайта, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.
Безнең районда яшәүче халыкларның аш-сулары һәм гореф-гадәтләре бик бай. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Буа районы ветераннар (пенсионерлар) Советы тематик кичә үткәрде.
Совет әгъзалары татар, рус, чуаш, үзбәк милли киемнәрендә бәйрәм табыны оештырдылар. Һәр катнашучы чарага үз халкының милли ризыкларын әзерләп килде һәм аны тәкъдим итте. Өстәлдә чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, үзбәк пылавы, казылык, винегрет, салатлар, ысланган үрдәк-каз, сало бар иде. Әлбәттә, пирог- бәлешләрсез дә булмады. Боерган авылыннан Нина Андреевна Малышева Президиумга #75летплобеды һәм #100летТАССР орнаментлары белән чигелгән сөлге бүләк итте. Ветераннар Советының һәр әгъзасына татар, чуаш, рус милли орнаментлары белән чиккән яулыклар бүләк иттеләр. Чараны Президиум әгъзасы Камалова Э.М. ачып җибәрде. Шурбин В. Н. һәм Мамышева Н.А. чуаш телендә шигырьләр укыдылар. Шулай ук татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар башкарылды. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары бүген “Мандалотерапия” технологиясе буенча дәрес уздырдылар.
Дәрес вакытында катнашучылар «Арт-терапия һәм мандал» дигән кечкенә лекция тыңладылар, ә аннары мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар. Төрле төстәге җепләр һәм гадәти агач таяклар ярдәмендә катнашучылар үз кул эшләнмәләрен булдырдылар.
Чараны оештыручылар мондый терапия эмоциональ халәтне яхшырта, киеренкелекне киметә, социаль хезмәт алучыларның иҗатын үстерүгә ярдәм итә, дип саный.
Бүген Казан шәһәренең «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты бинасында, Татарстан Республикасының милли проектларын мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында, «Милли проектлар: Татарстан – 2020» республика фотобәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. 2020 елда бәйгегә Буа муниципаль районыннан 20 дән артык фото җибәрелгән иде. «Мәгариф» милли проектының «Объективта балалар» номинациясендә Буа шәһәренең «Буа шәһәре лицей интернатының (сәләтле балалар мәктәбе)» педагог-оештыручысы Гөлчәчәк Вәлиева «Шахматчы хыялы» исемле улы фотосурәте белән җиңүче булды. Гөлчәчәк Вәлиева һәм аның улы Фаил җиңүче дипломы һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин кулыннан кыйммәтле бүләк алдылар. Фаил рәхмәт йөзеннән барлык катнашучыларга да шигырь укыды.
Быел кар күп яуды һәм шуңа бәйле рәвештә язгы ташу озакка сузылачак дип фаразлана. Районда язгы ташуга һәм табигый янгыннар сезонына әзерлек эшләре план режимында бара.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, Буа муниципаль районының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары белән 2021 елның 3 мартында район территориясендә су басу торышын тикшереп тоту буенча эшче төркем төзелде һәм су басуга каршы чаралар исемлеге билгеләнде, анда халыкның, шул исәптән су объектларында балаларның иминлеген тәэмин итү һәм су басу нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча чаралар күрү төп бурыч булып тора.
Яз нидән башлана? Әлбәттә, Кыш озату бәйрәменнән!
Май чабу – иң шаушулы, күңелле, яраткан бәйрәм. Май чабу атнасында кышны озатып язны каршы алалар. Әлеге бәйрәмнең төп билгесе- май чабу карачкысы, кояш һәм дә коймаклар. “Кояшкай” балалар бакчасында бу бәйрәмне үткәрү инде традициягә әверелгән. Һәм бүген, 12 мартта май чыбу шаушулы бәйрәме оештырылды. Балалар бу вакыйгага атна дәвамында әзерләнеп, аны көтеп алдылар. Май чабу бәйрәменең тарихы, элек заманнарда бәйрәм ителеше, гореф-гадәтләре турында белделәр.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар яулыклар белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле рус халык уеннары уйнадылар, кыюлык һәм тапкырлык, көч һәм җитезлек буенча көч сынаштылар. Күркәм традиция буенча бәйрәмгә бүләкләр белән М.Ш. Гыйматдинова – ТСО "Мелиоратор" рәисе килде.
Ә Май чабу бәйрәме тәмле коймаклардан башка буламени? Бәйрәм, гадәттәгечә, тәмле һәм хуш исле коймаклар ашап сыйлану белән тәмамланды.
Бүген Буа районына эшлекле сәфәр белән Татарстан нәфис гимнастика Федерациясе җитәкчесе Лилия Шафеева килде. Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова һәм “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе” МКУ башлыгы урынбасары Гөлия Козырева белән бергә ул “Импульс” спорт комплексында булды, спорт залларын, тренировка бүлмәләрен карады.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 17-18 апрелендә әлеге спорт комплексы базасында нәфис гимнастика буенча Буа муниципаль районы башлыгы призына төбәкара турнир узачак.
Визит ахырында турнирны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Буа районы делегациясе составында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, район фермерлары булган делегация Азнакай муниципаль районында булды. Белгечләр «Союз Агро» ҖЧҖенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Визит кысаларында алар терлекчелек комплексын, симертү базасын карадылар, урыннарда терлекчелекнең алдынгы технологияләрен куллану, орлыкландыру, бозаулар үстерү белән таныштылар.
"Мондый очрашулар безгә хезмәттәшләребезнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм безнең белгечләр еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Төп уңайлыгы- бу ачыктан-ачык фикер алышу һәм файдалы киңәшләр. Тәҗрибә алшу киләчәктә эштә хаталар булдырмаска һәм аерым хуҗалыкларда, шулай ук тулаем терлекчелектә күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үттеләр белгечләр.
Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, Буа шәһәренең «Светофорик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча агитация-профилактик чара үткәрелде. Чара барышында ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәрендәге "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлеге башлыгы С.М. Морзакова, юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Р. Р. Аллямов белән юлларда куркынычсызлык тәртибен саклау турында әңгәмә үткәрелде, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында да сөйләделәр. Аннан соң тәрбияләнүчеләр «Светофор», «Юл билгесен тап», «Сорау-җавап» уенын уйнадылар.
Чара ахырында балалар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча мультфильм карау оештырылды һәм «Знай, помни,соблюдай» дигән эш дәфтәрләре таратылды.