Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Милли технологик инициатива университеты 2035» (алга таба – «2035») автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Мәгълүматлар нигезендә идарә итү " (алга таба-программа) квалификациясен күтәрү программасында катнашу мөмкинлеге бирелүе турында хәбәр итә.
Программа «Университет 2035» базасында 2020 елның 23 ноябреннән 7 декабренә кадәр (алга таба-онлайн – интенсив) онлайн-интенсив форматында узачак.
2020 елның 1-5 декабрендә Буа муниципаль районында яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә инвалидлар декадасы кысаларында бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә.
Чәчтараш хезмәтләре түбәндәге адреслар буенча күрсәтелә:
Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 149, чәчтарашханә «ЭЗА»
Буа ш., Вахитов ур., 71Б й., Татфондбанкның элеккеге бинасы, «Эконом» чәчтарашханәсе.
Вакыты: 8.00-18.00.
Хезмәт алу өчен үзең белән паспорт, инвалидлык турында белешмә, СНИЛС булырга тиеш.
Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районынын «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" нең чираттагы дәресен оештырды.
Якшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, Буада чираттагы ярминкә була, анда район халкы җирле җитештерүчеләрнең товарларын сатып ала алачак. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тәкъдим ителгән бәяләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе рәтләре гадәттәгечә шәһәрнең үзәк базарында җәелдереләчәк. Ярминкәдә буалылар «Карлинский» ит йортыннан, «Буа икмәк заводы»ннан, «Буа элеваторы»ннан, «Буа шикәр заводы» ннан товарлар, шулай ук Яшел Үзән сөт комбинаты продукциясен, шул исәптән Буа майын да сатып ала алачаклар. Шулай ук Илдар Гыймалов, Фидаил Фәхретдиновның фермер хуҗалыклары, Гайнетдинов һәм Җәмил Дәүләтшинның фермер хуҗалыклары үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Буа районы мәдәният идарәсе тарафыннан концерт программасы оештырыла. Исегезгә төшерәбез, элегрәк мондый ярминкә сентябрь ахырында, октябрь башында узды. Сезне шәһәрнең үзәк базарында якшәмбе көнне, 22 ноябрьдә көтәбез!
Тиздән ял көннәре- гаилә белән үткәреләсе вакыт. Буалыларга балалары белән кая барырга була соң?
1 SK Sky Park - беркемне дә битараф калдырмас урын. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән 3 трасса, тәҗрибәле инструкторлар, саф урман һавасы.
2⃣ "Дельфин" йөзү бассейны - су яратучылар өчен менә дигән ял урыны.
3. "Арктика" боз спорт сарае - анда тимераякта шуарга, күп уңай эмоцияләр алырга мөмкин.
4. “Мәдәни үсеш үзәге” көн саен кинопрокат яңаларын күрсәтә (гаиләсе белән булырга теләгән һәм актив ялны яратмаган кешеләр өчен менә дигән вариант)
5. Шәһәр парклары буйлап йөрү-шәһәрнең балалар мәйданчыкларына бару шулай ук күңелле булачак.
Әлеге мөмкинлек 2016 елда барлыкка килде. Әмма мөрәҗәгатьләрнең иң күбе узган елга туры килде. Ул вакытта 14,5 меңнән артык гариза бирелгән иде, быел - 3 меңгә якын.
Татарстан Росреестрына үз милке белән алыш-бирешләр яки башка гамәлләр бары тик аның шәхси катнашында гына башкарыла ала, дип гариза бирә ала. Мондый гаризаны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) тапшырганда тиешле язма кертеләчәк. Аның ЕГРНда булуы башка зат тарафыннан, шул исәптән нотариаль ышанычнамә буенча, хокукларны дәүләт теркәвенә тәкъдим ителгән гаризаны карап тикшермичә генә кире кайтаруга нигез булып тора. Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева фикеренчә, әлеге язманы бердәм дәүләт реестрына кертү мошенниклардан яклауның нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче милли конкурсында «Татар Балы» балын номинацияләде.
«Татар Балы» Татарстанның барлык почмакларыннан җыела һәм татлы, тәмле, чит тәм кермәгән һәм хуш исле буларак аерылып тора.
Продукт Таможня берлегенең 2011 елның 9 декабрендәге «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында» гы 880 номерлы һәм 19792-2017 ГОСТның Техник Регламенты белән билгеләнгән таләпләргә туры килә. Антибиотиклар юк. Сынау нәтиҗәләре буенча диастазлы сан 65,28 берәмлек/Готе, бу продукциянең югары сыйфатын күрсәтә.
Бүген Буа районында Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру буенча зона укыту-гамәли семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың 9 районыннан база хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Республиканың база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру проекты агымдагы елның 15 маенда старт алды һәм хуҗалыклар эшенә актив кертелде. Ярты ел эчендә үз нәтиҗәләре дә барлыкка килде, һәм бүген сөт терлекчелегенә санлы программаларны гамәлгә кертүгә башлангыч нәтиҗәләр ясалды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлата.
Коммуналь фатирда бүлмә белән, башка төрле күчемсез милек кебек үк, алыш-бирешне төзүгә милекче яки милекче вәкаләтле зат кына эш итә ала. Шуңа күрә бүлмәгә хокук билгели торган документлар (хосусыйлаштыру килешүе, суд карары, мирас турында таныклык, сату-алу килешүе һ.б.) һәм нотариуста тиешле ышанычнамә (сатучы исеменнән ышанычлы зат чыгыш ясаса) төзү турында алдан ук кайгыртыгыз. Бүлмәгә милек хокукы бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында яки (01.01.2000 елга кадәр) техник инвентаризация органында теркәлергә тиеш..
ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
1 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
· салым агенты тотып калмаган физик затлар кеременә салым
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ.б.) кергән мәгълүматлардан, шулай ук физик затларның керемнәре турында 2-НДФЛ формасы буенча белешмәләр нигезендә башкарыла.
Салым хәбәрнамәләре почта аша, ә «Физик затлар өчен шәхси кабинет» тан файдаланучыларга турыдан - туры шәхси кабинетка җибәрелә.
Кирәк булган очракта, салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органына яки «Минем документлар» КФҮнә гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.