Бүген, 22 сентябрьдә, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең ХХХІ нче конференциясенең өченче этабы узды. Кворум бар. Партиянең Буа җирле бүлекчәсе структурасын тәшкил итүче беренчел бүлекләрнең 50% тан артыгы, җирле сәяси совет әгъзалары һәм җирле контроль комиссиясе әгъзалары вәкиллеге тәэмин ителгән.
Конференция кысаларында «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы депутатлары арасыннан сайлану юлы белән биләп торучы, Буа муниципаль районы башлыгы - Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Советы Рәисе вазыйфасына кандидатура турында» мөһим мәсьәлә каралды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Буа муниципаль районы җитәкчесе Камартдинов Ранис Рафис улы кандидатурасын бертавыштан хупладылар
Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Светлана Шакирова «Нейрографика» темасына тренинг дәресе үткәрде.
Чараның максаты-балаларны «нейрография» төшенчәсе белән таныштыру, балаларның эмоциональ торышын гармонияләштерү, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру.
Тренинг дәрес «нейрография» арт-терапия техникасы белән танышудан башланды. Белгеч яшүсмерләргә әлеге терапияне нинди максат белән кулланулары һәм әлеге техниканы тормышта кулланганнан соң нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләде. Дәрес вакытында балалар иҗат атмосферасына чумдылар. Һәр бала үзенең шәхси һәм кабатланмас сәнгать әсәрен иҗат итте.
Дәрес ахырында балалар дискуссиядә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган яки патентның гамәлдә булу датасыннан 15 ай узган һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшмәкәрләр турында бара.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 12.11.2019 N 377-ФЗ номерлы нигезләмәләре үз көченә керде, алар салым органнарына шәхси эшкуарларның Бердәм дәүләт реестрыннан (алга таба - ЕГРИП) гамәлдә булмаган индивидуаль эшкуарларны төшереп калдырырга мөмкинлек бирә.
Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә 40 кг авырлыктагы кабак китәчәк. Кайда үскән диген эле – Буа районының Түбән Наратбаш авылында!
Буа районында яшәүче Айдар һәм Миләүшә Камаловлар гаять зур кабаклар үстергәннәр. Искиткеч зурлыктагы җимешләрне Түбән Наратбаш авыл җирлегендә җыйдылар.
«"Гигант" сортлы орлыкларны кибеттән сатып алдык. Май аенда утырттым, су сиптем, бернинди пестицидлар һәм махсус өстәмәләр кулланмадым. Барлык орлыклардан 4 кенә үсенте тишелде, алардан 16 кабак үсеп чыкты», - ди хуҗабикә.
Миләүшә Камалова “Буа кнефтепродукт” филиалының кадрлар бүлегендә, ире Айдар Буа медицина училищесында эшли. Аларның берсе дә кабакларының мондый искитмәле зурлыкта үсүен көтмәгән.
"Кабакның иң зурысы 50 кг, калганнары 20-40 кг үскән. Ә иң кечкенәсе 5 килограммлы кабак әле түтәлдә өзелмәгән, ул калганнарын куып җитәр өчен авырлыгын җыя", - дип сөйли Миләүшә Камалова.
Бай уңыш бөтен авылны кызыксындырды. Гигант яшелчәләрдән Миләүшә Камалова ботка, бәлеш пешерергә, якыннарын һәм дусларын сыйларга ниятли. Сүз уңаеннан, бу шимбәдә кабакларның берсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатылачак!
Буа районы кырларында шикәр чөгендерен җыю киң колач ала бара, быел аны 7011 гектар мәйданда үстергәннәр.
Бүгенгә барлык мәйданның 26%ы җыелган, уртача уңыш 1 гектардан 307 ц тәшкил итә.
Шикәр чөгендеренең уңышы яхшы - гектардан 550 центнер «Авангард» агрофирмасы хезмәтчәннәре. 13 сентябрьдә урып-җыюга керештеләр, кырларда 3 комбайн һәм 2 төягеч эшли. 2449 га мәйданда шикәр чөгендеренең 7 сорты үстерелә, иң югары уңыш - хуҗалык белгечләре фикеренчә, «Эйфория» сортында, уңдырышлылыгы - 662 ц/га.
Буа 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә маэстро Рөстәм Юныс улы Абязов җитәкчелегендә Казанның танылган оркестры La Primavera концерты узды. Оркестр уйнавында балалар, сәнгать мәктәбе укучылары һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь артистлар чыгыш ясады.1нче сәнгать мәктәбеннән концертта Зәмирә Хәмитова (укытучысы Дамир Гыйсмәтуллин), Дарья Горелова һәм Ильвина Аристова (укытучысы Гүзәл Кагарманова) катнашты. Алар барысы да фортепиано бүлегендә укыйлар. Кызларны һәм аларның укытучыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Район җитәкчесе Ранис Камартдинов инициативасы белән Буа шәһәрендә "Буа - Зөя ярлары" туристик маршруты эшләнә. "Россия шәһәрләре буенча кече елгалар" программасы кысаларында икенче тапкыр Буа районында Зөя елгасы буенча йөзү оештырылды.
Табигать торышының көзгә авышуы да туристлык маршрутын ачучы “беренчеләр” өчен комачау итмәде. Катнашучылар арасында Буа активистларыннан тыш - Казан шәһәреннән дә кунаклар бар иде: «Дуслар, иптәшләр», «Казан яр буе» турфирмасы вәкилләре, туризм буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкилләре, «Яңа гасыр» телекомпаниясе һәм «Татарстан» ДТРК төшерү төркеме вәкилләре.
Гомуми җыелу һәм старт Буа шәһәреннән башланды. Йөзүгә көймәләр тутырылды, ишкәкләр барланды, катнашучылар көймәләргә бүленде һәм менә аларны Зөя агымы үз киңлекләренә алды. Көн дәвамында катнашучылар елга буйлап матур пейзажлар белән хозурланып йөзделәр. Ә Буаның табигате искитмәле матур икән! Зөя ярларының күптөрлелеге, яр буенда үскән таллары, елга болыннары- һәммәсен буалылар яңадан ачты, ә кунаклар үз хисләре белән бүлеште.Туристлык маршруты кысаларында Түбән Наратбаш һәм Күл Черкене авылларында тукталышлар булды. Җирле авыл халкы туристлык маршрутын ачучыларны җыр-моң, авылча бай табын белән каршы алды. Маршрутка "Баки Урманче" музее да кертелгән иде. Бераз ял итеп алгач, йөзүчеләр яңадан елгага төште һәм туристлар командасы Килдураз авылы күперендә 30 кешелек составта финишка җитте.
Буа районының авыл хуҗалыгы продукциясе шимбә көнне Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә тәкъдим ителде. Буа районы сәүдә итүне быел да Батыршина 20 адресы буенча җәелдерде. Иртәдән үк башкала халкына тәкъдим ителгән азык-төлек, сату товарлары ассортименты белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов танышты. Ул товар җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты. Буалылар авыл хуҗалыгы ярминкәсенә Казанга 50 тоннадан артык продукция китерделәр.
Эшмәкәр Илнар Гималов тавык һәм күркә ите җитештерә. Бүген дә ул яңадан ярминкәдә. Экологик яктан чиста иткә ихтыяҗ бар, дип сөйли фермер.
Бик-Үти авылыннан Дәүләтшин Җәмил көзге көндә җиләк-җимеш белән җәлеп итте. Ярминкәдә казанлыларга ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, бал, шикәр, он, ярма, шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим иттеләр. Районның эре предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары бүгенге кебек үк киләсе ярминкәләрдә дә катнашачак..
Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген бушлай сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоэлемтә форматындагы киңәшмә барышында Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» платформасын эшләү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татарстанда кыр көне» кысаларында агымдагы елның июлендә тәкъдим ителде. Эшләнмә уңай бәя алды. Республика Президенты Агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы технологияләргә өйрәтү әһәмиятенә игътибар итте. Ул вакытта платформа әле эшләнү стадиясендә иде, ә бүген инде эшли башлады.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге Буа районы делегациясе Свердловск өлкәсенең 473 округ уку үзәгендә булды. Бу уку үзәгенә унынчы тапкыр бару һәм ул быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
Часть командиры урынбасары Роман Хәбибуллин, часть командиры бу очрашуны ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тарихи очрашу, республика җитәкчелегенең хезмәт итүче егетләр турында кайгыртучанлыгы дип билгеләп үттеләр.
Бу хәрби частьта Буадан Дамир Моратлиев һәм Татар Буасыннан Рафаэль Умбаров хезмәт итә.