Татарстанда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 1,6 млн. нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, аларның 1,5 млн. нан артыгы - билгеләнгән чикләр белән.
Җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую нәтиҗәсендә күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына җир кишәрлегенең мәйданы һәм чикләре, рөхсәт ителгән җир категориясе турында белешмәләр кертелә. Кадастр исәбенә алу процессында һәр җир кишәрлеге уникаль кадастр номеры ала, ул аны уникаль объект буларак билгеләргә мөмкинлек бирә.
ТР буенча Кадастр палатасында аңлатуларынча, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую өчен хокук билгели торган документлар булганда, кадастр инженерыннан ызанлау планын әзерләүгә заказ бирергә кирәк. Алга таба ызанлау планын кадастр исәбенә алу һәм мондый кишәрлеккә хокукны теркәү турындагы гариза белән бергә Татарстан Росреестрына КФҮ аша яки электрон сервислар ярдәмендә тапшырырга кирәк. Әгәр дә участок яңа булса, хуҗага башта җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул җир кишәрлеген милеккә бирү турында Карар кабул итүгә вәкаләтле һәм тиешле хокукый акт алырга тиеш.
«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча куелган бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видео аша кабул итү практикасы дәвам итә.
2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.
Кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә көнне 15.00 сәгатьтән.
Сентябрь ишек шакый. Бу ай -һәр укучы һәм аның әти-әнисе өчен дулкынландыргыч вакыт. Кемдер беренче тапкыр уку йорты бусагасын атлап керәчәк,ә кем өчендер мәктәпкә бару гадәти хәл. Әмма беренче сыйныф укучылары да, өлкән мәктәп укучылары яңа уку елына әзерләнәләр-мәктәп аяк киеме, форма, сумкалар - рюкзаклар һәм, әлбәттә, мәктәп һәм язма кирәк-яраклар сайлыйлар.
Кибет киштәләрендә, интернет челтәрендәге сайтларда бик күп канцелярия товарлары һәм мәктәп кирәк-яракларын очратырга мөмкин. Балагызга матур, уңайлы һәм файдалы гына түгел, ә имин товарны ничек сайларга соң?
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе гражданнарга баланы мәктәпкә җыйганда мәктәп кирәк-яракларына нинди таләпләр куелуы турында хәбәр итә!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан киносы көннәре Казанда 24-30 августта узачак. Безнең районда фильмнар "Ял итү үзәге" трансляцияләнәчәк, анда атна дәвамында Татарстан кинематографистларының «Милли конкурс» номинациясендә XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале программасына кергән фильмнары күрсәтеләчәк. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Татаркино» тарафыннан оештырылды.
Күптән көтелгән режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел» фильмы белән Татарстан киносы көннәре ачыла. Картина Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Тулы метражлы кино төшерү Татарстанда һәм Үзбәкстанда узды.
Сезне иртәгә, 25 августта 18.00 сәгатьтә көтәбез. Билет бәясе: 50 сум.
Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен кием-салымга гына түгел, балалар аяк киеменә дә игътибар бирү бик мөһим.
Аяк киеме, махсус кием өлеше буларак, организмны начар метеорологик йогынтылардан (югары һәм түбән температура, яңгыр, кар, җил, тузан) һәм механик зыяннардан саклый. Балалар аяк киеме барлык гигиена таләпләренә җавап бирергә, уңайлы булырга тиеш. Аяк киеме балага индивидуаль сайлап алына. Аяк киемен үлчәүсез генә сатып алырга ярамый.
Аяк киемен сайлаганда материалга игътибар итү бик мөһим. Натураль (табигый) материаллар - тире, текстиль, киездән эшләнгәннәренә игътибар бирергә кирәк. Иң мөһим үзлеге- аяк киеменең аяк формасына туры килүе. Ул иркен һәм җиңел булырга, аякны кысмаска тиеш. Балалар аяк киеменең аяк очы түгәрәкләнеп торса яхшы, бармакларга бераз бушлык калса яхшы. Модалы очлы борынлы аяк киемен сайламаска тырышыгыз. Андыйны алган очракта да, көндәлек кию өчен түгел. Аяк киеменең табан ягы каты, тыгыз һәм аяк табанына сыланып торырга тиеш.
2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булачак, анда ведомствоның 2019 елгы эш нәтиҗәләре каралачак һәм 2020 елга стратегик бурычлар билгеләнәчәк.
Чарада федераль һәм төбәк хакимият органнары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарының профильле комитетлары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре, шулай ук фән һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнаша.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында Коллегиянең йомгаклау утырышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтта теркәлергә кирәк, шулай ук анкетаны тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк molpred2020rt@mail.ru
Гаризалар кабул итүнең соңгы көне-28 август.
Гариза бирү һәм катнашу өчен 8 номинациянең теләсә ниндисен сайларга мөмкин: «Интернет-эшкуарлык», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтү өлкәсе».
Региональ этап финалы бу елның 1 сентябрендә узачак. Җиңүчеләргә бизнесны үстерү өчен 15 мең, 25 мең һәм 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. «Россиянең яшь эшкуары — 2020» Бөтенроссия конкурсының финалы Уфада узачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, урып-җыюның беренче өлеше оешкан төстә узган - бу барлык урып-җыю комплексын тагын да сыйфатлырак әзерләү һәм урыннарда эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәсе.
Бүгенге көнгә республикада 838 мең га (узган елда шул көнгә 632 мең га) җыеп алынган. 3 млн 225 мең тонна суктырылган. Уртача уңыш - 38,7 ц/га (2019 елның шул ук чорына караганда гектардан 7,5 центнер артык).
2 көн дәвамында Буа районында "Созвездие-Йолдызлык" XX юбилей фестиваленең зона этабы уза. Зона этабының гала-концертында катнашачак яшь талантларның исемнәре билгеле инде. Алар:
«Хореография» номинациясе кече төркем (5-11 яшь):
Хореографик коллектив “Эдельвейс” (Кузьмина Людмила Александровна)
“Гольфстрим” үрнәк хореография коллективы (Минханова Инна Александровна, Минханов Наиль Минфатыхович).
“Микс” хореография коллективы (Арцыбашев Сергей Юрьевич, Арцыбашева Юлия Сергеевна).
«Хореография» номинациясе кече төркем (12-16 яшь):
«Гольфстрим» үрнәк хореография коллективы (Минханова Инна Александровна, Минханов Наиль Минфатыхович).
«Вокал – соло» номинациясе 2-нче кече төркем ( 8-11 яшь):
Вәлиев Камиль (Тазетдинова Наиля Наилевна),
Нигмәтуллина Сәидә (Хисамутдинова Фирюзә Фиргатовна, Халикова Лейсан Радиковна).
«Вокал ансамбльләр» номинациясе кече төркем (5-11 яшь):
«Сюрприз» вокаль-хореографик ансамбль (Самирханова Эльвира Александровна),
«Шатлык нуры» вокал ансамбле (Таҗетдинова Наилә Наилевна).