ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Буа шәһәрендә Россия Пенсия фонды идарәсе 16 яшькә кадәрге балалары булган һәм коронавирус инфекциясенә  бәйле рәвештә түләүгә элегрәк гариза бирмәгән татарстанлыларга моны 30 сентябрьгә кадәр эшләргә кирәклекне искәртә.

Исегезгә төшерәбез, өч яшькә кадәрге балаларга ай саен 5 мең сум түләү буенча Пенсия фонды апрельдән башлап, июньнән 3-16 яшьлек балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкара башлады.

Моннан тыш, Президентның 23 июнь указына туры китереп, июльдә өстәмә бер тапкыр түләнә торган  10 меңлек өстәмә түләүгә хокук 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары һәм попечительләргә бирелде. Әлеге түләүнең үзенчәлеге мөрәҗәгать итмичә - аны бирү автомат рәвештә, айлык һәм/яки бер тапкыр түләнә торган гаризалар нигезендә башкарыла.

Мәктәп сезонына әзерлек буенча ата-аналарга киңәшләр

Уку елы башланырга бер атна калды. Ата-аналар балаларны мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнә, мәктәп формасы, ранецлар, мәктәп кирәк-яраклары, канцелярия товарлары һәм башка аксессуарлар сатып ала.

Балалары урта һәм өлкән звено укучылары булган күпьеллык тәҗрибәгә ия ата-аналар мәктәп формасын сайлау белән җитди проблемалар кичермәсә, беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына баш ватарга туры килә.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Буа районына эш визиты белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев килде. Визит кысаларында Буа муниципаль районының җирле милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре белән очрашу оештырылды. Районыбызның милли, үзенчәлекле мәдәниятләрен үстерү һәм саклап калу программасында өстенлекле юнәлешләр турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сөйләде. Ул ассызыклаганча, быел республика ТАССРның 100 еллыгын, Буа районының - 90, ә Буа шәһәренең 240 еллыгын билгеләп үтә. Шунысы куанычлы, район- күп кенә халыклар һәм конфессияләр дус һәм тату яшәгән территория булып тора. Милли берләшмәләр белән берлектә социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыру буенча "Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ башлыгыРинат Гыймранов чыгыш ясады. "Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге" МБУ директоры Мөдәрис Гайфуллин Татарстан халыклары Ассамблеясына Буа районына игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм этникара багланышлар өлкәсендәге төп эшләнмәләрне атады. Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасында милли һәм этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды. Очрашу фикерләр һәм теләкләр алмашу белән тәмамланды

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм хатыны Гөлсинә Миңнеханова  тантаналы рәвештә 48 гаиләне хөрмәтләделәр.

Чакырылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы – күп балалы гаиләләр. Алар барысы да яраткан ата-аналар һәм ир белән хатын- кыздан тыш, үз һөнәри тармакларында танылган профессионаллар да әле.

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Конкурс 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, һөнәрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, ТР агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене һәм Татарстан Республикасында иң күп чаптыру мәйданын билгеләячәк. Агымдагы елда, узган еллардагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты грантына комбайнчыларның республика конкурсы узачак, 100әр мең сум күләмендә 200 премия булдырылган.

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград  үстерүне яратты. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгереп җитә алмый яки җимешләре ачы  тәмгә ия. Татарстанда татлы виноград үстерү - тулы бер фән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, тәҗрибәле виноград үстерүчеләр белән берлектә, киңәш бирү белән язмалар сериясен дәвам итә, аларны үтәп , чын-чынлап татлы виноград уңышы алырга мөмкин.

Җәй ахырына виноград үстерүченең эше арта. Август ахыры - җиләкнең  сусыллыгы арткан чагы, ә бакчачылар үсемлекләргә моның өчен бөтен көчен бирергә ярдәм итә. Август ахырында - сентябрь башында эксперт Рөстәм Гомәров виноград белән нинди эш үткәрергә кирәклеге турында сөйләячәк.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте «үтәли» цифрлы технологияләр (https://e-digital.tatar) базасында булдырылган үзебезнең ил продуктларын, сервисларын һәм платформа чишелешләрен кертү нигезендә проектларга ярдәм итү чараларын карады.  Татарстан Республикасында алты субсидия гамәлгә ашырыла:

1) Кече предприятиеләргә ярдәм (Инновацияләргә ярдәм фонды - грантлар рәвеше) - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 554 номерлы карары;

 Республика халкын 27 һәм 30 августта узачак «МойТатарстан» фотомарафонында катнашырга чакыралар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фотомарафон көннәрендә квест үткәрелә, квестта  Татарстанның һәр кешесе катнаша алачак.

 «Призлар алу өчен 27 августта 18.00 сәгатьтә һәм  30 августта 15.00 сәгатьтә трансляциягә тоташырга кирәк», — диелә хәбәрдә. Җиңү өчен, катнашучылар алып баручының биремнәрен төгәл үтәргә тиешләр.
Чара түбәндәге схема буенча уздырыла: #МойТатарстан фотомарафоны берләшмәсендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә турыдан-туры трансляциядә алып баручы биремне игълан итәчәк, ә катнашучылар аны күрсәтелгән вакытта үтәргә тиеш. Бирелгән вакыт тәмамланганнан соң туры эфирда алып баручы биремне үтәгәннәр арасында призларны уйнатачак. Квестта җиңү өчен һәркем көрәшә ала, моның өчен #МойТатарстан фотомарафонында катнашу мәҗбүри түгел.

Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен 2 меңнән артык кеше гариза биргән. Алар #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 7,7 меңнән артык фотография бастырган.

Узган атнада беренче урынны Азнакай районыннан Флүн Вилданов алды. Фотомарафонның төп максаты – Татарстанның истәлекле,  кызыклы фотоларын булдыру һәм аларны социаль челтәрләрдә бастырып чыгару.

Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерүне оештырып кына, санкцияләнмәгән чүплекләр санын шактый киметүгә һәм безнең район торак пунктларында чисталык урнаштыруга ирешергә мөмкин булачак. Графикны үзгәртү буенча тәкъдимнәр, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру буенча шикаятьләр 84374 3 3368 телефоны буенча кабул ителә.

 

2020 елда план буенча ремонт эшләренең расланган графигы нигезендә, "РТРС" РТПЦ Татарстан " филиалы объектларында, Буа муниципаль районында 2020 елның 16 сентябре- Ташкичү авылы,  2020 елның 23 сентябре – Яңа Чәчкап авылында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, цифрлы эфир телевидениесе программаларын өзеп, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International