Бу вакыт очраклы түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә хөкүмәтнең нацист Германиясе һөҗүм итү турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга.
Гомумроссия буенча "Бер минут тынлык" - бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган һәр сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек халык хәтере һәм кайгы символы булачак.
Кыска гына вакыт эчендә көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатылачак. Туганнарын, якыннарын искә алып, кешеләр баш иячәкләр. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тынып калачак.
21 июньдә Россиядә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, һөнәри бәйрәм алдыннан, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов тәбрик итә.
Сабантуй- балалар татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныша ала торган бәйрәм ул. Тантана "Сабантуйга барабыз", "Сабантуй бәйрәме" җырлары һәм шигырьләре белән башланып китте. Балалар татар халык уеннары уйнадылар, милли көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, йомырка белән йөгерү , аркан тарту кебек конкурсларда катнаштылар. "Сабантуй" - табигать уяну һәм кыр эшләре башлану хөрмәтенә бәйрәм генә түгел, ә шул ук вакытта халыклар дуслыгы тантанасы да. Әлеге чараны оештыру мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик һәм милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә урман януның билгеләре: көек исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынычсыз тотышы, аларның бер якка күчүе, горизонттагы төнге таң.
Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларын яфраклы агач ботаклары. көпшәк грунт белән күмеп һәм җир полосалары ясап, ут хәрәкәте юлында киң канаулар казып янгынны сүндерергә мөмкин.
Рифат Каюмов Адав-Толымбай авылында туган. Моннан берничә ел элек туган авылына кайткач, яңа китап өстендә эшли башлавы турында сөйләде. Шушы көннәрдә Адав-Толымбай халкы аның эшен күрә алды. Автор XVI-XVIII гасырларда безнең халыкларның тормышы һәм тарихы, мәгърифәтче Әхмәр хәзрәт Юныс Әл-Толымбай эшчәнлеге, Адав-Толымбайдагы XIX-XXI гасырларда дин торышы турында сөйли. Китап "Әхмәр бине Юныс Әл Толымбай" дип атала.
Яңа Чәчкап авылында яшәүче Ирек Тимергалиев бакчачы. Үз кишәрлегендә ни генә үстерми! Бу вакытка кыярлары тозлауга әзер инде, җиләкне чиләк белән җыя. Бакчачы җиләк-җимеш агачларын да үзе ялгый. Мәсәлән, бер алмагачка берничә сорт ялгап, алмалар ала башлады. Ирек Тимергалиевның мул уңыш серләре турында «Байрак» («Знамя», «Ялав») газетасында укыгыз.
Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы акция кысаларында, «Йөклелек һәм тәмәке тарту ярашмый» исемле профилактик әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә барышында тәмәке тартуның зыяны: нигә туктарга кирәк? начар гадәт җимешкә ничек тәэсир итә? тәмәке тартуны ташларга кирәк? -кебек сораулар каралды.
Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлының 109+300 дән 130+400 км участогында саклагыч катламнар урнаштыру эшләре бара. Трассаның 101 нче чакрымында Зөя аша күперне ремонтлау башланды, ә 108 км озынлыктагы транспорт чишелешен капиталь ремонтлау буенча эшләр тәмамланып килә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия экспорт үзәге» АҖ чит ил базарларына агросәнәгать комплексы продукциясен чыгаручы Россия экспортерларына субсидияләр бирүгә заявкалар кабул итә.
Экспортерлар чыгымнарының 90 %ына кадәр компенсация алачаклар. Оешмага субсидия аны бирү турында килешү төзүгә гариза бирелгән көнгә кадәр 12 ай эчендә тотылган чыгымнар өлешен компенсацияләү максатларында бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта агросәнәгать комплексы продукциясен сатудан экспорт кереме күләме сорала торган субсидия күләменнән 5 тапкырдан да ким булмаска тиеш.
«ҺӨНӘРИ КЕРЕМГӘ САЛЫМ» РЕЖИМЫ ТУРЫНДА
"Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы үзмәшгуль гражданнар өчен административ йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән.
Салым режимы шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәү, хисап бирү, кассаларны куллану зарурлыгын күздә тота.
Салым һәм иминият взносларын түләү физик затның керемнәренә пропорциональ рәвештә башкарыла.
2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон белән түбәндәге ставкалар каралган: физик затлардан алынган керемнәрнең 4% ы һәм юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән алынган керемнәрнең 6% ы.
Үзмәшгульләр шулай ук 10 мең сум күләмендә салым тотып калынган акчага да ия, аны салымны киметү өчен кулланырга мөмкин.
«МИНЕМ САЛЫМ» МОБИЛЬ КУШЫМТАСЫ
Салым салуның әлеге режимы кысаларында үзмәшгуль гражданнар һәм салым органнары арасында үзара бәйләнеш «Минем салым» мобиль кушымтасын куллану юлы белән ерактан бара.