Россия Федерациясе Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең табигатькә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев уртаклашты.
Татарстанда кайбер коронавирус чикләүләрен йомшарттылар, Министрлар Кабинеты тиешле карарны бастырды. Бүгенге көннән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан профилактика чараларын үтәгәндә чаралар оештыру рөхсәт ителә. Башка чаралар: ял, мәдәни, спорт, күңел ачу чаралары - тыю астында кала
2020 елның җәендә яңа коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле чикләү чаралары балалар ялының күнегелгән расписаниесен үзгәртте. Белгечләр чикләүләрне бетерүнең өченче этабында балалар сәламәтләндерү лагерьларын һәм шифаханәләрен ачарга киңәш итә. Беренче сменалар 1 июльдә башланырга мөмкин.
Кама аръягы агломерациясенең коммерцияле булмаган оешмалары, дәүләтнеке булмаган мәдәният һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре чикле чаралар нәтиҗәсендә зыян күргән Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасына, аларга ориентлашкан ярдәм һәм мөмкин булган эш перспективалары турында белү өчен җыелдылар.
Катнашучыларны Сәүдә-сәнәгать палатасы гендиректоры Фәрит Бәшәров сәламләде, шуннан соң модераторлык инициативасын «Горизонт» коммерцияле булмаган оешмасының муниципальара ресурс үзәге җитәкчесе Ирина Комадорова алды.
- Без, ниһаять, хөкүмәт карарын көтеп җиткердек. 8 июньдә коммерцияле булмаган оешмаларның федераль реестры басылды, алар хәзер ярдәм чараларына исәп тота ала. Тасвирламалар кушымтада күрсәтелгән.
Яр Чаллыдан әлеге реестрга 30 оешма керде. Автошәһәрдә барлыгы 400 дән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән.
Санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус йогышы таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 15 июненнән республика матди ярдәм үзәгенең Буа муниципаль районындагы 15 нче бүлегендә гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча гына кабул ителә. Язылу (84374) 31689, (84374) 31703, (84374) 35529, (84374)32809 телеыоннары аша башкарыла. Бинага бары тик индивидуаль саклау чараларын ( саклагыч битлек, перчаткалар булуы зарур) кулланып кына керү рөхсәт ителә.
Быел «Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 19 яңа гериатрик кабинет ачылачак. Табиб-педиатрларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Соңгы дүрт елда биредә 94 белгеч белем алган. Моннан тыш, 70 шәфкать туташы академиядә квалификация күтәрү программасын узган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Буа муниципаль районына эш визиты белән килде. Ул әлеге чара кысаларында район җитәкчесе Ранис Камартдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Иван Егоров, «Авангард» ҖЧҖ генераль директоры Николай Курчаткин белән бергә, «Авангард» ҖЧҖнең басуларда яфраклылар тукландыруның һәм саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен билгеләнгән эретмә узелының эше белән дә танышты.
2020 елның 13 июнендә элеккеге полиция бүлеге башлыгы, полковник Ханбиков Айрат Равил улы (хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеген җитәкли), шулай ук отставкадагы полиция полковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеген 2003-2007 елларда җитәкләүче Идиатуллин Гомәр Фәрит улы, хәзерге көндә Буа районы буенча полиция бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Хәсәнов Ренат Фиргать улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге пенсионер-ветераннары белән берлектә, 2002 елның 4 февралендә кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булган хезмәткәрләрнең күмелгән урыннарында булдылар
Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә капремонттан соң янгын техникасы ачкычларын тапшырды, шул исәптән Буа янгын сүндерү частенә дә. Тапшыру тантанасында 111 нче Буа янгын сүндерү - коткару часте башлыгы Нияз Садыйков катнашты. «01» хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яңартылган махсус техника һәлакәт булган урынга тизрәк барып җитәргә, янгыннарны сүндерергә һәм кешеләрне коткарырга ярдәм итәчәк.
Биш ел элек «Зөя буйлары» дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы Илнур Гыйбадуллин Лениногорск районыннан Каенлык авылына 10 байбак алып кайткан иде. Ул аларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырды: байбакларны кешеләр бик сирәк йөргән авыл читенә чыгарып җибәрде ( куркак җәнлекләр өчен бу бик мөһим), өннәр бораулады. Ләкин алар яшәү урыннарын алыштырды. Ни өчен хайваннар башка яшәү урынын сайлаганнар? Бу турыда тулырак итеп «Байрак» газетасының киләсе санында укыгыз («Байрак», «Ялав»).