ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыру кешеләргә ярдәм итү өчен кан бирә. Аларның яртысы диярлек (42%) 25-34 яшьлек яшь төркеменә керә. Бу хакта Республика кан үзәгенә сылтама белән "Татар-информ" матбугат агентлыгы хәбәр итә.

Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - әлеге җиңел булмаган, әмма игелекле һөнәрне сайлаган, аның төп максаты - кешегә хезмәт итү булган барлык кешеләрнең ихтирамын һәм рәхмәтен белдерү.

ТР Министрлар Кабинеты элегрәк кертелгән чикләүләрне бетерә торган 208 нче карарына үзгәрешләр кертте.

 

Аерым алганда, 8 июньнән башлап урамда саклагыч битлекләрдән йөрү гамәлдән чыгарыла. Шулай ук ваклап сату объектлары 22:00 һәм 6:00 арасында эшли алмый торган чикләү дә төшерелә. Моннан тыш, Роспотребнадзор алдан хәбәр иткән очракта, гражданнарны республика шифаханәләренә кабул итә һәм урнаштыра башларга мөмкин.

Ата-аналар, балаларны легерьга әзерли башлагыз. Лагерь сменаларының башлануы билгеле булды. Илдә коронавируслы хәл аркасында, лагерь 1 сменага 90 бала җыячак, 2 һәм 3 сменада гадәттәгечә булачак. Медицина тикшерүен 20 июньнән башлап узарга мөмкин булачак.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышлап, районның барлык китапханәләрендә әлеге датага бәйле китап күргәзмәләренә онлайн күзәтү үткәрелде һәм әдәби флешмоб үткәрелде.

Тэги: #рус теле көне

Илфат һәм Гүзәл Җәббаровлар күп еллар инде бакчачылык белән шөгыльләнә, ә быел яңа теплицаны төзеп бетерделәр, анда су сибү автомат рәвештә башкарыла, моннан тыш, ул мөстәкыйль җилләтелә. Илфат аны үз куллары белән ясаган. Хуҗа әйтүенчә, элек көнбатыш җилләре еш кына теплицага зыян китергән, бу үсемлекләргә дә тискәре йогынты ясаган. Ярымтеплица конструкциясе үсемлекләргә күбрәк якты көн бирә. Каркасны каплау өчен махсус полиэтилен кулланылган.

График нигезендә, Буа шәһәре идарәче компаниясе хезмәткәрләре элеккечә үк күпфатирлы йортларда һәм балалар мәйданчыкларында, җәмәгать кулланылышы урыннарын дезинфекциялиләр. Дезинфекция коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында үткәрелә. Подъезд ишекләре, беренче каттагы холлар, почта тартмалары, баскыч таянгычлары аеруча җентекләп эшкәртелә. Катларда идәннәр һәм диварлар юыла һәм гадәти режимда җыештырыла. 

2020 елның 16 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итүе була. Кабул итүгә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга кирәк


5
июнь, 2020 ел
җомга

Балаларны яклау көнендә Буа шәһәренең бер номерлы сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды. Мәктәпне 30 бала тәмамлады. Махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында тантананы һәр чыгарылыш сыйныф укучысы өчен аерым оештырдылар. Мәктәп исеменнән аларга истәлекле бүләкләр, исемле кубоклар, медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International