Бүген Буа бала тудыру йортыннан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган ике йөзенче бала чыкты. Дамир һәм Миләүшә Шакировлар гаиләсендә сабый 12 августта 3980 граммлы булып туган. Аңы Ильяс дип исем бирделәр. Әлеге тантаналы вакыйга белән бәхетле әти-әниләрне Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов котлады. Шакировлар гаиләсенә баланың беренче һәм иң төп документы – туу турында таныклык, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Дамир һәм Миләүшә Шакировлар гаиләсенә чын күңелдән мәхәббәт һәм иминлек телибез! Сабыйга һәм аның әти-әниләренә сәламәтлек!
Дмитрий һәм Милана Барабановлар ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Буа районында 100 нче гаилә булып теркәлделәр. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды - алар безнең республика өчен юбилей елында, ТАССР төзелүгә 100 ел, шулай ук районның 90 еллыгы, Буа шәһәренең 240 еллыгы елында никахларын теркәгән 100-нче пар.
Яшь парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килде. Ул аларга истәлекле бүләк тапшырды, изге теләкләр юллады. Яшь парлар никах теркәү турындагы акт язуын имзалап, традиция буенча балдаклар алмаштылар. Виктор Моисеев яшь гаиләгә үз җырларын бүләк итте.
Яшьләргә мәхәббәт, бәхет һәм бер-берсен аңлап яшәүләрен телибез!
Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә 2020 елның 19 августында хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә (хокукый өлкә, хезмәтне саклау).
Муниципаль берәмлекләр халкына һәм предприятие хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булачак. Алдагы очрашу нәтиҗәлелеге кысаларында сорауларны алдан ук түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: guard@proftat.ru.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Профсоюз оешмасы Президиумы «Иң яхшы территориаль-тармак килешүе» республика конкурсына йомгак ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда әлеге республика конкурсы муниципаль берәмлекләрнең һөнәр берлекләре белән социаль партнерлыкны территориаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыруда эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, муниципаль хезмәткәрләрнең, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен күмәк-шартнамәчел җайга салу процессларын стимуллаштыру максатларында беренче тапкыр үткәрелде.
Муниципаль берәмлекләр санын, шулай ук аларның территориаль төзелешен исәпкә алып, тәкъдим ителгән эшләр алты номинация буенча бүленгән. Буа районы “Халык саны 41 меңнән 60 меңгә кадәр булган муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе” номинациясендә 2 нче урынны алды. Хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге йөкләмәләрен җаваплы үтәгән өчен һөнәр берлегенең республика комитеты дипломнары белән район җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм Профсоюзның ышанычлы заты Резеда Вәлиева бүләкләнде, ә муниципаль районга кыйммәтле бүләк тапшырылды.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без – дөнья ул!» республика медиаконкурсы гамәлгә ашырыла. Медиаконкурс өч юнәлештәге иҗади бәйге булып тора: «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм «График эшләр».
Конкурс эшләрен җыю заявканы http://atmrt.ru/ сайтында тутыру юлы белән башкарыла, анда заявка формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча материалларны эксперт бәяләве булачак һәм һәр 12 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Конкурска гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://atmrt.ru/mdmy/myetomir
Элемтә өчен телефон: +7 (900) 321-34-51, электрон почта адресы wearetheworld.atm@gmail.com
«Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» ФБУ республика эшкуарларының «предприятие эшләп чыгара торган продукциягә туры килү-килмәү турында теркәлгән декларация» “гамәлдә яки гамәлдә түгел” мәсьәләсе буенча аңлатулары өчен мөрәҗәгатьләренең артуы турында хәбәр итә.
Шуңа бәйле рәвештә, Үзәк хәбәр иткәнчә, әгәр эшмәкәр сертификацияләү органында бүгенге көндә "Туктатылган" / "Туктатылып тора" статусына ия булган декларацияне теркәгән булса, сертификацияләү буенча шундый органда теркәлгән ярашлы декларацияләрне Федераль аккредитация хезмәте (реестрның архив өлешенә күчерелгән), эшмәкәр рөхсәтеннән башка (РФ Хөкүмәтенең "РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 21 мартындагы 300 номерлы карары) кире кагарга мөмкин.
2020 елның 17 августында 11.00 сәгатьтә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Буа шәһәре, Ленин ур., 52 йорт) җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итә.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-12-02, 8-9033-87-97-72
Дистанцион хезмәтләрдән тиз һәм куркынычсыз файдалана алуны онлайн-сервисларның уңайлы һәм актуаль булуын пандемия чоры күрсәтте.
«Татэнергосбыт» АҖ халык арасында компания сервисларын популярлаштыру өчен «Гади булмаган сорауларга гади җаваплар» дигән социаль проект чыгарды. Татэнергосбыт экспертлары иң актуаль сорауларга җавап бирә: торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләү нечкәлекләре, шул исәптән хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр, счетчиклар күрсәткечләрен тапшыру, интеллектуаль исәпкә алу приборларын урнаштыру һ. б.
Проектның чыгарылышын биредә карарга мөмкин: https://yadi.sk/d/pAjD7fGqz-7gSg
20 августта район халкына түләүсез юридик мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Видеоконференция форматындагы очрашуда Буа муниципаль районы Башкарма комитетына алдан ук мөрәҗәгать җибәреп катнашырга мөмкин.
Читтән торып үткәрелгән чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре булачак. Оештыручы булып ТР Юстиция министрлыгы тора.
Белгечләрдән консультация алу өчен буалыларга үз сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен электрон почтага (Bulat.Rahmatov@tatar.ru ) алдан җибәрергә кирәк. Барлык сораулар 17 августка кадәр (дүшәмбе) кабул ителәчәк. Барлык мөрәҗәгать итүчеләрне очрашуга чакырачаклар.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә, Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» адресы буенча 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр»нең бердәм көнендә кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча узачак.