ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Йога - алтын яшь зирәклеге" - нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр өчен эшләнгән йоганың йомшак программасы. Әлеге проектның максаты - социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның актив ялы өчен шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген йога белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү аша саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән шартлар тудыру. Әлеге проектны гамәлгә ашырганда, без катнашучыларның кәефен һәм сәламәтлеген яхшыртуга, көч һәм сыгылмалылыкны үстерүгә, зарарлы гадәтләрдән арынуга ирешәбез. Йога тернәкләнүгә һәм яңадан торгызылуга, тискәре хисләрне киметүгә ярдәм итә, әйләнә-тирә дөнья белән гармониягә ия булырга һәм үзеңне яхшырак белергә булыша.

Бу вакыт очраклы түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә хөкүмәтнең нацист Германиясе һөҗүм итү турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга.

Гомумроссия буенча "Бер минут тынлык" - бөтен дөньяга җиңү бүләк иткән күпмилләтле халкыбыз батырлыгы һәм һәлак булган һәр сугыш корбаннары турында гомуми һәм мәңгелек халык хәтере һәм кайгы символы булачак.

Кыска гына вакыт эчендә көндәлек эшчәнлек тулысынча туктатылачак. Туганнарын, якыннарын искә алып, кешеләр баш иячәкләр. Бөтен ил кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән тынып калачак.


20
июнь, 2020 ел
шимбә

21 июньдә Россиядә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, һөнәри бәйрәм алдыннан, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләрен Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов тәбрик итә. 

 

Сабантуй- балалар татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныша ала торган бәйрәм ул. Тантана "Сабантуйга барабыз", "Сабантуй бәйрәме" җырлары һәм шигырьләре белән башланып китте. Балалар татар халык уеннары уйнадылар, милли көрәш, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, йомырка белән йөгерү , аркан тарту кебек конкурсларда катнаштылар. "Сабантуй" - табигать уяну һәм кыр эшләре башлану хөрмәтенә бәйрәм генә түгел, ә шул ук вакытта халыклар дуслыгы тантанасы да. Әлеге чараны оештыру мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик һәм милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә урман януның билгеләре: көек исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынычсыз тотышы, аларның бер якка күчүе, горизонттагы төнге таң.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларын яфраклы агач ботаклары. көпшәк грунт белән күмеп һәм җир полосалары ясап, ут хәрәкәте юлында киң канаулар казып янгынны сүндерергә мөмкин.


19
июнь, 2020 ел
җомга

Рифат Каюмов Адав-Толымбай авылында туган. Моннан берничә ел элек туган авылына кайткач, яңа китап өстендә эшли башлавы турында сөйләде. Шушы көннәрдә Адав-Толымбай халкы аның эшен күрә алды. Автор XVI-XVIII гасырларда безнең халыкларның тормышы һәм тарихы, мәгърифәтче Әхмәр хәзрәт Юныс Әл-Толымбай эшчәнлеге, Адав-Толымбайдагы XIX-XXI гасырларда дин торышы турында сөйли. Китап "Әхмәр бине Юныс Әл Толымбай" дип атала.

Яңа Чәчкап авылында яшәүче Ирек Тимергалиев бакчачы. Үз кишәрлегендә ни генә үстерми! Бу вакытка кыярлары тозлауга әзер инде, җиләкне чиләк белән җыя. Бакчачы җиләк-җимеш агачларын да үзе ялгый. Мәсәлән, бер алмагачка берничә сорт ялгап, алмалар ала башлады. Ирек Тимергалиевның мул уңыш серләре турында «Байрак» («Знамя», «Ялав») газетасында укыгыз.

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы акция кысаларында, «Йөклелек һәм тәмәке тарту ярашмый» исемле профилактик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында тәмәке тартуның зыяны: нигә туктарга кирәк? начар гадәт җимешкә ничек тәэсир итә? тәмәке тартуны ташларга кирәк? -кебек сораулар каралды.

Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлының 109+300 дән 130+400 км участогында саклагыч катламнар урнаштыру эшләре бара. Трассаның 101 нче чакрымында Зөя аша күперне ремонтлау башланды, ә 108 км озынлыктагы транспорт чишелешен капиталь ремонтлау буенча эшләр тәмамланып килә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International