ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

«Арктика» боз сараенда Буа, Ульяновск, Биектау районы хоккейчыларының 2010-2011 елларда туучылар арасында уены  узды.

«ДОСААФ» оешмасы тарафыннан оештырылган турнир Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Киеренке көрәштә "Буа-2" командасы – беренче, Ульяновск командасы – икенче, Биектау районы командасы өченче урынны алды. Призерларга кубоклар, медальләр, грамоталар тапшырылды. Иң яхшы уенчы дип Буадан Илшат Алиуллин, иң яхшы һөҗүмче дип Рифат Камалетдинов табылды.

Кичә Казанда Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган темпо-шашка һәм шахмат буенча республика турниры булды. «Россия пенсионерлары берлеге»нең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы оештырган традицион ярышларда Буа командасы зона этабында да уңышлы чыгыш ясады.

Шәхси беренчелектә 1 нче мәктәп укытучысы Тамара Мартынова өченче урынны яулады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

2020 елга кыска сроклы ташламалы кредитлау субсидияләре лимиты 549,6 млн сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирә. Кредитлар буенча ставка елга 5%тан артмый. 2019 елда АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына сезонлы эшләр өчен кредит ресурслары 626,6 млн сум итеп бирелгән иде.

Югары Лашчы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Хезмәттә үтте гомерләр” дигән чара узды. Анда узган гасырда районда алдынгылыкны биләгән “Үрнәк” колхозының Югары Лашчы сыер фермасында эшләгән терлекчеләр чакырылды.

Очрашуга килүчеләрдән иң өлкәне Майсәрә апа Гыйльманова. Аңа 81 яшь. Сыер савучы булып 40 елга якын хезмәт куйган ул.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

«Ясаган анализдан күренгәчә, 2016-2018 елларда гына да бездә 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кызлар арасында өченче бала гына түгел, дүртенче, бишенче, алтынчы бала тудырганнары да бар. Әлбәттә инде, социаль гаделлекне торгызу максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шундый игелекле карар кабул ителде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары Гусарова Валентина Григорьевна, Панцырев Михаил Дмитриевич, Солтанов Әбрар Нурми улы өйләрендә булды һәм аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Ранис Рафис улы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, сугыш барысы өчен дә авыр сынау булды, дип билгеләп үтте. Медальләр тапшыру-символик билге, халыкның Бөек батырлыгына рәхмәт, фронттагы дошманны җиңүчеләргә һәм тылда җиңүне яулаучыларга хөрмәт билгесе. Ул ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе теләп, Буа муниципаль районы исеменнән  истәлекле юбилей сәгатьләре бүләк итте.

Бүген, 28 февральдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү Комиссиясенең беренче план утырышы үтте. Утырышны ачып, катнашучыларга район җитәкчесе Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, безнең ил үсеше өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе - коррупция. Ул икътисад һәм хокук тәртибенең тотрыклы үсешенә зыян китерә, барлык тармакларга һәм идарә өлкәсенә кагыла. Республикада, безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча күп эш башкарыла, әмма аның күренешләре барыбер урын ала. Әйтик, агымдагы елда республика буенча хокук саклау органнары тарафыннан 800 дән артык коррупцион юнәлештәге җинаять ачыкланган, алар буенча зыян күләме 6,5 млрд.сумнан артып киткән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт эшендә, җирдән файдалану, товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалану, бюджет өлкәсендә, шулай ук гражданнарның, оешмаларның һәм дәүләтнең мөлкәти хокукларын яклау өлкәсендә коррупция белән бәйле 3226 хокук бозу очрагы ачыкланган.  Утырышта катнашучылар  «Коррупциясез Татарстан» фильмын карадылар.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Иске Суыксу авылында гомер итүче  Җәвидә Зарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга чәчәк бәйләме, Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.

Җәвидә Җамалетдин кызы  сугыш авырлыкларын, сугыштан соңгы еллардагы ачлык һәм җимереклекләр михнәтләре аша узган кеше. "Татарстан" күмәк хуҗалыгында эшләп, сугыштан соң туган авылын торгызуга зур өлеш кертә ул.  Җәвидә Зарипова -тыл хезмәтчәне. Олы юбилей чикләренә килеп җитсә дә, рух ныклыгына,  күңел күтәренкелегенә ия ул, тормыш энергиясен саклап кала белгән. Бүген ул улы гаиләсе белән яши. Юбиляр- кайгыртучан әни, оныкларының яраткан әбисе, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының җанатары да икән әле.

Ранис Рафис улы юбилярга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибар теләде.

 

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары -  Украинская  Анастасия Алексеевна һәм Стратонова Мария Васильевна белән очрашты.  Җиңү көне алдыннан ул ветераннарны медаль белән бүләкләде һәм истәлекле кул сәгатьләре тапшырды.

Ранис Рафис улы Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре, илебез өчен катлаулы чорларда хезмәт батырлыклары өчен  ветеран хатын-кызларга  рәхмәт белдерде.  Аларга  алдагы елларга да  ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының һәм туганнарының ярдәмен  тоеп яшәүләрен теләде.

Буа шәһәренең "Арктика" боз сараенда 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында,  Камил Шаһар улы Зыятдинов истәлегенә багышланган хоккей турниры уза.

Спорт чарасын ачу тантанасында Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Камил Зыятдиновның  абыйсы Раил Зыятдинов, Буа якташлыгы вице-президенты Наил Садыйков һәм башкалар катнашты.

Ярышларда Буа, Ульяновск, Апас районнары спортчылары катнаша.

   Хоккейчыларга уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International