Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков язгы кыр эшләренә әзерлек һәм минераль ашламалар әзерләү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наил Залаков хәбәр иткәнчә, «агымдагы кыш стандартлардан шактый аерылып тора, узган еллар белән чагыштырганда кар азрак яуган. Җылы февраль шулай ук кар катламының кимүенә китерде. Кыр эшләрен иртә башлау ихтималы бар».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, эш беренче чиратта көзге культураларда башкарылачак. Республикада көздән 494 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, һәм аларның торышы яхшы. Кышкы чорда Россельхозүзәк хезмәтләре усемлекләргә мониторинг үткәрделәр.
"Әлегә уҗымнарның үлүе күзәтелми, – дип хәбәр итте Наил Залаков. - Әмма аларны үз вакытында азотлы ашламалар белән тукландыру бик мөһим. Хәтта көчсезләнгән үсемлекләр дә, вакытында туклану өчен кирәкле порция алып, яхшы уңыш формалаштыралар".
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында киләсе хезмәтләрне алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез. (www.gosuslugi.ru) Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән физик затлар тарафыннан салымнар һәм салым түләүләре буенча бурычлар турында мәгълүмат алу, салым декларациясе тапшыру; юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны теркәү, салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салым һәм җыемнар, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре, шулай ук салым хисаплылыгы рәвешләрен бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату һ. б. лар турында түләүсез мәгълүмат бирү (шул исәптән язма рәвештә).
Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин : www.gosuslugi.ru
30.10.2018 елда 378-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 2019 елдан башлап җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым буенча ташламага хокук Россия Федерациясе законнары нигезендә пенсия билгеләү өчен кирәкле шартларга туры килә торган физик затлар ия булачак.
Димәк, 2019 елдан ташламага гражданнарның, әйтик, яше 2019 елга кадәр закон буенча пенсиягә чыгу өчен - 55, ир-атлар өчен-60 яшь.
Бу затлар бер җир участогының 6 сутый кадастр бәясе күләменә вычет рәвешендә җир салымы ташламаларына, шулай ук бер объект буенча салым түләүдән азат итү рәвешендәге физик затлар милкенә салым буенча ташламаларга ия булачак (РФ НКның 407 ст.).
Гражданинга ташламалар алу өчен теләсә кайсы салым органына ташламаны билгеләү нигезен күрсәтеп гариза бирергә кирәк.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәме буыннарны берләштерә һәм һәркемне, үзен безнең дәүләт тарихындагы бу бөек вакыйганың бер өлеше итеп хис итәргә мәҗбүр итә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими бара һәм тиздән яшь буын әби-бабаларыбызның батырлыгы турында китаплардан гына укып белә алачак.
Буа муниципаль районы җитәкчелеге әлеге истәлекле датага аерым игътибар бирә. Бу бәйрәм алдыннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән өйдәге шартларда күрешүен дәвам итә. Бүген ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Гариф Лотфулла улы Сафиуллин һәм Осипов Петр Тимофеевич янында булды. Ветераннарга медаль, истәлекле юбилей сәгатьләре һәм чәчәкләр тапшырганда, район җитәкчесе фронтовикларга сугышчан батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, күп елларга сәламәтлек теләде. Ветераннар күңеленә дә мондый очрашулар хуш килде, рәхмәт сүзләре белән котлаулар кабул итткәндә шатлыклары йөзләренә чыкты, күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык аларга яңа көч өстәгәндәй булды.
Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе-алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында хәбәрдар булмау.
2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Хөрмәтле буалылар! 3 март көнне 13.00 сәгатьтә, ата-аналары алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнары, прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территориаль бүлекчәләре белән берлектә, алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү уздыра.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес ур., 110А адресы буенча, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон: (84374) 3 56 41.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасын дәвам итә.
2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е. Ю. Глухова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарына республика муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре өчен «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Елена Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, 2020 елның март-июнь айларында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм дәүләт аккредитациясе булган югары белем бирү оешмаларында укучылар арасында «Дүртенче сәнагать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» темасына фәнни эшләр I республика бәйгесен оештыра.
Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оешуга 20 ел тулуга багышлана.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлау елында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан 2020 елның мартында "100 лидер" проекты эшли башлый. Ул яшь белгечләрнең финанс грамоталылыгын арттырачак, яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының социаль-әһәмиятле проектларына җәлеп итәчәк.
Сезне “100 лидер " проектында актив катнашырга чакырабыз.
Проектның координаторы: Әмирханова Гүзәл Рифат кызы-“Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы " Берлеге проектларын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе, тел. +79372822795, эл. почта: strategy@tpprt.ru к
«100 лидер» проектында теркәлүгә сылтама : http://100leadersrt.ru/
Бүген, 29 февраль көнне Күл Черкене авыл җирлеге Советы депутатлары чираттагы утырышында Күл Черкене авыл җирлеге Советы депутаты, җирлек башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Утырыш Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында узды.
Исмәгыйль Мәнсуровичка җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Исмәгыйль Хәбибуллин Буа муниципаль районының Күл Черкене авыл җирлеген 10 ел дәвамында җитәкләгән, аның үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән, ул район икътисады үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән.
Депутатлар бертавыштан авыл җирлеге депутаты Мөдәрис Истиев кандидатурасын муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифасына хупладылар. Яңа сайланган җирлек башлыгы, үзенә күрсәтелгән ышанычны аклау өчен, бар көчен куячагына ышандырды.
Мөдәрис Кәшаф улына яңа вазыйфасында уңышлар телибез!