ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы бүген Калининградка барып җитте. Байракны хөрмәтләп  аңа Калининград өлкәсе эмблемасын беркеткәннән соң бәйрәм концерты булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегенә сылтама белән хәбәр итә.

"Флагны хөрмәтләү Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда узачак, шуннан соң анда бәйрәм концерты булачак", - дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.

Концертта татар телендә җырлар башкарып, халыкара җыр конкурслары лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова катнашачак.

Чараның мәртәбәле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булачак.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Россиянең барлык федераль округларында да булырга тиеш. Ул 30 гыйнварда Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә старт алды. Флагка Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең эмблемалары беркетелгән инде.

15 февраль көнне Килдураз авыл җирлегенә кергән Казма авыл клубында Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып узды. Чара кысаларында балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗади батырлыгы белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар. Соңыннан балаларга бу тема буенча сораулар бирелде, актив катнашучыларга "кызыл йолдызлар"тапшырылды.

"Илебез М. Җәлил исемен горурлык белән искә ала. Аның көрәше, аның батырлыгы безнең өчен үрнәк булып кала. Без дөньяның тыныч, имин булуын, тормышның матур булуын телибез", - диләр катнашучылар.

Кайбыч авылы Мәдәният йортында 16 февральдә Татарстанның 100 еллыгына багышланган шахмат турниры башланды, анда шулай ук балалар да катнашты.

Бүләкләү тантанасы 22 февральдә узачак. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм  телен үстерү һәм сәнгать ягыннан - эстетик үсеш, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, Ватаныбызның тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү,  белем бирү сыйфатын яхшырту максатында   “Туган ягым-яшел бишек” район бәйгесе уздырыла. Быел аның куст этабы “ Кояшкай”да узды,  анда “Йолдызкай”, “Чуар тавык” һәм “Кояшкай” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Әлеге этапта җиңүчеләргә уңышлар телибез.

Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар булып  Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче  Нурзидә апа һәм Нурия апа да чакырылган иде, алар “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре чыгышларын яратып тыңладылар.

14 февраль көнне Үзәк китапханәгә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче Низамова Резидә нәниләр өчен китапханә буенча  экскурсия үткәрде, төрле китап күргәзмәләре, яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Аннан соң балалар уку залына бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган чарага үттеләр. Алып баручы шагыйрь тормышыннан, аның бала һәм үсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар турында сөйләде.  Балалар үзләренең тәрбиячеләре белән М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар. Чара видеоматериаллар күрсәтү һәм презентация белән  үрелеп барды .

Буа үзәк район хастаханәсендә " Әйдәгез, ярдәм итик!” исемле Буа якташлар җәмгыятенең социаль проекты дәвам итә. Акция муниципаль район халкына консультатив һәм практик характердагы үз вакытында, квалификацияле, үтемле медицина ярдәме күрсәтү максатларында үткәрелә. Проектның координаторлары - Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ветераннар Советы Рәисе Наил Садыйков, Буа якташлыгы җәмгыятенең җаваплы секретаре Наил Шәмиев, Буа якташлыгы әгъзасы Рушания Вахитова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов һ.б. Пациентларны Казан шәһәреннән килгән табиблар: онколог-хирург Илдар Әһлуллин, кардиолог Элла Әһлуллина, невролог Марат Хәйруллин, кан тамырлары хирургы Айгиз Фәйсханов, онколог-химиотерапевт Рөстәм Сафин, онколог-гинеколог Диләрә Кәлимуллина кабул итте. «Әйдәгез ярдәм итик» акциясе кысаларында 123 пациент каралды, Казанда тикшерү һәм дәвалау буенча рекомендацияләрне 16 кеше алды. Кан тамырлары хирургы 2 операция үткәрде.

Казанда А.Котков исемендәге рус хор музыкасының  29нчы фестивале узды, фестивальдә «Рябинушка» халык җыры ансамбле, җитәкчесе В. Евдокимова, аккомпаниатор И. Нуруллин катнашты. Ансамбль Казан тамашачыларын рус җыры белән сөендерде. Фестиваль бөтен республикадан килгән хор коллективлары чыгышларыннан торган матур калейдоскопка әверелде. Бәйрәмдә Татарстанның  Түбән Кама, Яр Чаллы, Апас, Сарман, Чирмешән, Лаеш, Алабуга, Азнакай, Балык Бистәсе һәм Әлмәт районнарыннан килгән 30дан артык хор һәм ансамбль катнашты. Кайбер районнар тамашачылар игътибарына 2шәр һәм хәтта 3әр коллектив тәкъдим итте. Алар арасында рус җырлары белән данлыклы  Буа, Норлат, Биектау һәм Яшел Үзән районнары бар.

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов "Дружба", "Заря" агрофирмаларын карап чыктылар. Җитәкчеләрне  беренче чиратта терлекләрне тоту шартлары кызыксындырды. Белгечләр белән сөләштеләр,фермаларны, машина-трактор паркларын карадылар,  агымдагы сораулар һәм проблемалар белән таныштылар.

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.

Чара кысаларында умартачылар өчен җайланмалар, инвентарь, чимал, ветеринария препаратлары һәм уку ярдәмлекләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырыла. «Умарталарны серкәләндерү эшчәнлеге: әһәмияте, проблемалар, хәл итү юллары» темасына түгәрәк өстәл эшен оештыру һәм бал фестивален уздыру планлаштырыла.

Бүген  аграрийлар  торган  саен күбрәк  булачак уңышны  иминләштерү  турында  уйлыйлар.    Агроиминләштерү хәтәр игенчелек  төбәкләре  өчен  аеруча  әһәмияткә  ия, шундыйларга  безнең  республика  да  керә. Ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен, һава шартларына  карамастан,   тотрыклы  эшчәнлек  алып баруда, керемнәрне алдан  фаразлауда реаль мөмкинлекләр  бирә.  

Узган  ел  Татарстан  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре көзге  елт  һәлак  булуга  бәйле  рәвештә    120 млн. сум   компенсация  алдылар.  Барлык  сумма   «Красный Восток Агро» АҖенә  туры  килә диярлек. Без  агрохолдингның   генераль  директоры Владимир  Панковтан  чәчүлекләрне  иминләштерү тәҗрибәсе  белән  уртаклашуны  сорадык:  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International