ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

   2019 елда Татарстан Пенсия фонды 290 меңнән артык гражданга инвалидлык буенча пенсия түләде. Аларның 250 меңе инвалид, балачактан инвалидлар-26 меңнән артык, һәм инвалид балалар-15 меңгә якын.

   Инвалидлык буенча пенсияне иминләштерелгән затларның медицина күрсәткечләре буенча билгеләнә торган III, II яки I группа инвалидлык алган очракта хокукы барлыкка килгән гражданнар ала. Инвалидлык буенча иминият пенсиясе инвалидлык сәбәпләренә, иминләштерелгән затның иминият стажының дәвамлылыгына, инвалидның хезмәт һәм (яки) башка эшчәнлекләренә, шулай ук эш чорында инвалидлык килеп чыгуга, эшкә кергәнче яки эш туктатылганнан соң билгеләнә.

Инвалидның иминият стажы тулысынча булмаган очракта инвалидлык буенча социаль пенсия бирелә. Һәр конкрет очракта пенсия төре һәм аның күләме аерым билгеләнә.

Пенсиядән тыш, әлеге категория гражданнарның бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү (айлык акчалата түләү) алуга хокукы бар, аның күләме инвалидлык төркеменә һәм социаль хезмәтләр җыелмасын сайлап алуга яки аннан баш тартуга бәйле рәвештә, бүтән сүзләр белән акчалата яисә натураль чагылышта алырга хокуклы.

        Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә  Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан сакланмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛ өчен гражданнар тарафыннан билгеләнгән срок  тәмамланды.

  Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында салым түләү бурычын срогы чыкканчы үти алмасалар, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.

   Булган бурыч турында мәгълүмат алуның иң уңайлы ысулы-Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинеты. Шул ук сервиста бурычларны онлайн-түләү мөмкинлеге дә тормышка ашырылган.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны  кабул итү узачак. Кабул итүне ТР Дәүләт   техник  күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары – Мөнир Әфраем улы Халиков үткәрәчәк.

Гражданнарны кабул итү Буа ш., Космовский ур., 31 йорт адресы буенча (авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы, 2 нче кат) башкарылачак. Кабул итү вакыты-09.00 дән 12.00 гә кадәр.

Белешмәләр өчен Телефон: 8(84374) 3-15-97, 8(843)221-77-85.

 

Бүген    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат  Хәбипов катнашында  матбугат  конференциясе узды,  ул «Туган як» бренды  астында  фермер продуктларын  сату  проектына  багышланган  иде.  

«Безнең фермерлар – алар, үзләренең  җитештерү күләмнәрен  арттырып,  ышанычлы  рәвештә үсә  торган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре категориясен тәшкил  итәләр.   Исәпләүләр буенча,  ул  елга   115-118% көтелә.     21 млрд сумлык  продукция җитештереләчәк, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда    99 млрд сумлык  продукция җитештерелә.  Безнең  максат  -   фермерларга  үзләре  җитештергән  продукцияне  файдалы  шартларда  сатарга  ярдәм  итү», — дип,  билгеләп  үтте    Ришат Хәбипов,  матбугат  конференциясен башлап. 

Бүген Буа районы башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов җитәкчелегендә крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ, «Россельхозбанк» АҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Россельхознадзор» вәкилләре катнашты.

«Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» оешмасы 2019 елның 6 декабрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Ярминкә 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Буа ш., Р. Люксембург ур., 159 йорт («Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ДКУ бинасында).

Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай бирелә! Белешмәләр өчен 8(84374) 3-21-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

1 декабрь - Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Күл Черкене, Килдураз авыл җирлекләре: Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Күзби, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы.

2 декабрь - Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят авыл җирлекләре: Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка.

3 декабрь  - Тимбай, Мөкерле, Кырык Садак, Янтуган, Янтуган авыл җирлекләре: Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү.

4 декабрь - Алших, Иске Суыксу авыл җирлекләре: Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу.

8 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлар җәмгыятенең традицион очрашуы узачак. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Махсус бу очрашуга район тарихы турында фильм төшерелде, ул тамашачыларга күрсәтеләчәк.  Моннан тыш, якташларны концерт программасы да көтә. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

Бу хакта  бүген органик  җитештерүгә  күчәргә җыенучы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International