«Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» оешмасы 2019 елның 6 декабрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Ярминкә 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Буа ш., Р. Люксембург ур., 159 йорт («Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ДКУ бинасында).
Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай бирелә! Белешмәләр өчен 8(84374) 3-21-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1 декабрь - Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Күл Черкене, Килдураз авыл җирлекләре: Ырынгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Күзби, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы.
2 декабрь - Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят авыл җирлекләре: Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка.
3 декабрь - Тимбай, Мөкерле, Кырык Садак, Янтуган, Янтуган авыл җирлекләре: Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү.
4 декабрь - Алших, Иске Суыксу авыл җирлекләре: Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу.
8 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлар җәмгыятенең традицион очрашуы узачак. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Махсус бу очрашуга район тарихы турында фильм төшерелде, ул тамашачыларга күрсәтеләчәк. Моннан тыш, якташларны концерт программасы да көтә. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
2020 елның 18 гыйнварында Казанда Казан дәүләт циркы бинасында «Манзара» премиясенең грандиоз тамашасы узачак. «Манзара» спорт һәм музыка премиясе - мәдәният һәм спорт бергәлегенең көчле проекты. Бу елның иң мөһим, алдан фаразлап булмаслык, масштаблы вакыйгасы, кабатланмас концерт программасы һәм «Манзара» иң яхшы спортчылар ярышы белән «Манзара» аренасында узучы ел вакыйгасы.
3 декабрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекнең кадастр бәясе һәм аның дәгъвасы белән бәйле сораулар буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына кадастр бәяләве үткәрми, бары тик кадастр бәясе турындагы мәгълүматның хуҗасы гына булып тора. Теләгән һәркем аны Росреестр сайтында белә ала - rosreestr.ru.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова җавап бирәчәк.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.
Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексы базасында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында, ыргыту авиамодельләрен эшләтеп җибәрү буенча зона шәхси - команда ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Модель очышының ераклыгы" номинациясендә Чүпрәле районыннан Ильяс Мәхмүтов 1 урынны алды. 2 урын – Буадан Булат Сөләймановта, 3 урынга Апас районыннан Айназ Фәйзуллин лаек. "Модель очышының төгәллеге" номинациясе: 1 урын Илнар Бәширов, Буа шәһәре. 2 урын-Илназ Зәйнуллин, Апас. 3 урын-Эвелина Борисова, Чүпрәле. "Очучы канат" номинациясе: 1 урында- Буа районы командасы, 2 урында - Кайбыч районы командасы, 3 урында - Апас районы командасы. Команда ярышлары нәтиҗәләре буенча: 1 урынны - Буа районы командасы яулады, 2 урын - Чүпрәле районы командасында, ә 3 урынга - Апас районы командасы чыкты. Котлыйбыз!
Буа муниципаль районының волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы "Спартак" Кубогына ачык турнирда 1 урынны яулады.
Биектау районында узган ярышларда 5 команда катнашты.
Безнең спортчылар биш ел эчендә беренче тапкыр финалда җиңүче исеменә лаек булдылар. Команда тренеры Марат Вәлиуллинны һәм волейболчыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Спортчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Шимбә көнне, 30 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.