ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районының волейбол буенча ир-атлар җыелма командасы "Спартак" Кубогына ачык турнирда 1 урынны яулады.

Биектау районында узган ярышларда 5 команда катнашты.

Безнең спортчылар биш ел эчендә беренче тапкыр финалда җиңүче исеменә лаек булдылар. Команда тренеры Марат Вәлиуллинны һәм волейболчыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Спортчыларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Авыл  хуҗалыгы  оешмаларының алдагы  чәчү  кампаниясе өчен  орлыклар  белән  тәэмин  ителеше һәм Татарстан  Республикасында  селекция  үзәкләренең  эше  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  шимбә  көнне  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат Җәббаров сөйләде.  


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 30 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан, яңа ел алдыннан, 2019 елның 2 - 21 декабрендә, балалар киеменең, аяк киеменең, балалар туклануының сыйфаты һәм иминлеге, балалар өчен яңа ел бүләкләре (уенчыклар, кондитер җыелмалары), шулай ук бу категориягә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе  8-8005554943 телефоны буенча;

- кулланучылар өчен консультация үзәгенең (843) 221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ә 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;

- Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлегендә (84374) 3-52-89 һәм (84374) 3-17-04 телефоны буенча 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр

Кичә Туган якны өйрәнү музеенда РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Баймяшинаның шәхси күргәзмәсе ачылды.  Автор картиналарны графика рәсем сәнгате жанрында күрсәтте. Буалыларга ул берничә тапкыр Адав-Толымбай авылында оештырылган плэнер буенча таныш. Күргәзмәне ачу тантанасында Елена Баймяшина буалыларга рәхмәт белдерде. Аның картиналары турында Татарстан Халыклары дуслыгы йорты рәисе,  рәссам Рәсим Мәһдиев сөйләде.

“Ана капиталы”на сертификат 2019 елда 105 буалы әнигә бирелгән. Әлеге программаның гамәлдә булуы дәверендә  сертификат алуга 3178 гариза тапшырылган.  Бу вакытка “ана капиталы”ның 80 процентка якыны үзләштерелгән, әниләргә 938,1 миллион сум акча түләнгән. 2725 гаилә торак шартларын яхшырткан. Моннан тыш, Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсенә “капитал”ны балаларны укытуга тотуга 145 гариза кертелгән.

Кабул итү срогы чикле. Ашыгыгыз!

Буа энциклопедиясенең икенче китабын әзерләү-че эшче төркем дәүләт бүләкләренә лаек булган райондашларыбыз турындагы мәгълүматларны җыюны һәм эшкәртүне 10 декабрьдә төгәлли.

Әлеге китапта туганнарының, якыннарының исемнә-рен күрергә теләүчеләр өчен вакыт бар әле. Шуңа алар турындагы тулы һәм дөрес мәгълүматларны, сыйфатлы фотоларны, үзегезнең контакт номерны күрсәтеп, byaknigamusey@mail.ru адресы буенча электрон почтага салу сорала.

Шулай ук энциклопедиягә район тарихы кертеләчәк. Бу уңайдан газета укучыларыбызның ярдәме кирәк. Совет заманында Буада мәктәпкәчә педагогия училищесы, сугыш вакытында Мәскәү шәһәреннән эвакуация-ләнгән Дзержинский санаторие эшләве билгеле. Анда хезмәт иткән яки бу хакта белгән райондашларыбыз туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә мө-рәҗәгать итсеннәр иде. Телефон: 3-34-48.

 

Күл Черкененең  “Хыял” халык театры артистлары - әниле-кызлы Рәзинә Гайнуллина һәм Римма Ибәтуллина, шулай ук район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов  “Театраль династия” истәлек медаленә лаек булдылар.  Тантана Россиядә Театр елы кысаларында республика Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика комитеты тарафыннан оештырылды.

Көз – кешеләрне гриппка гына түгел, ә кыргый ерткыч җәнлекләрне котыру чиренә каршы вакциналаштыру чоры да. Быел районга бу максатта 44 мең доза вакцина кайтарылган.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Камил Әхмәтов әйтүенчә, мондый профилактикалау яз-җәй айларында да үткәрелгән. Көзге этапта кыргый ерткыч җәнлекләр йөргән урыннарга – районнарның барлык авыллары тирәләре-нә, урманнарга, кыр ышыклау полосаларына, чо-кырлы җирләргә 20 мең данә алдавыч-брикет куелган. “Наратлык” урманында соңгы 200 данәне Камил Әхмәтов белән ветеринария табибы Раилә Зарипова редакция һәм телевидение камералары астында тараттылар.

Инвалидлар декадасы кысаларында 4 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 адресы буенча чәчтарашханәдә һәм Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 149 (“Миләүшә” бинасында (“Тургай” һәм “Фея” сәүдә йортлары янәшәсендә) адресы буенча  “У Эльмиры” чәчтарашханәсендә түләүсез чәчтараш хезмәте, 7, 8 декабрь көннәрендә  Буа шәһәре, Арефьев урамы, 12 адресы буенча мунча комплексында түләүсез юыну хезмәте күрсәтелә.

Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм МСЭ белешмәсе алып килергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International