Талантлы һәм җаваплы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, региональ һәм федераль дәрәҗәдә өстәмә мөмкинлекләр бирү, тәҗрибә белән нәтиҗәле алмашуны оештыру, кадрлар сәясәтенең мөһим өлеше булып тора
Оешмаларның 30 меңнән артык беренче затлары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, баш табиблар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, дәүләт хакимиятенең төбәк структуралары башлыклары, предприятиеләрнең генераль директорлары 2019 елның 1 ноябреннән башлап, федераль күргәзмә интернет-мәйданчыкта (http://ЛучшиеРуководители.РФ.) җитәкчеләрнең һәм массакүләм мәгълүмат чараларының ачык электрон визиткалары форматында "Россия Федерациясенең Иң яхшы җитәкчеләре" чарасында актив катнашалар һәм тәҗрибә алмашалар.
Чарада катнашу шартлары түбәндәгеләр:
- 65 яшькә кадәр;
- җитәкче вазыйфасында эшләү: оешма җитәкчесе; җитәкче урынбасары; бүлекчә мөдире; бүлек башлыгы яки башка җитәкче эш;
- җитәкчелек эше тәҗрибәсе кимендә ике ел;
- Россия гражданлыгы булу
Сез «РФнең иң яхшы җитәкчеләре» рәсми ресурсында гариза бирә һәм үз оешмагызны Бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итә аласыз.
Хөрмәтле буалылар! Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 3 декабрь көнне Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлекчәләре белән берлектә алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә.
Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт адресы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон (84377) 3 56 41.
Ял итү үзәгендә тантаналы рәвештә ретро-кино күргәзмәсе ачылды.
Әлеге чара «Татаркино» оешмасының 95 еллыгына багышланган. Бәйрәмгә бу өлкәдә эшләгән ветераннарны, бүгенге хезмәткәрләрне чакырдылар. Кунаклар арасында районда кинога нигез салучыларның берсе - Рәфыйк Җәләлов та бар иде. Ул шәһәрдә һәм авылларда кино күрсәтү җайланмалары белән ничек эшләүләрен искә төшерде. Кино ветераннары шулай ук үз хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән
Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар һәм Буа районы муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре өчен «Россиядә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»темасына семинар узды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алмаштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминләштерүчене алмаштыру һәм иминләштерүчене алыштырудан баш тарту турындагы хәбәрнамәләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.
"Хәзер НПФ та, Күпфункияле үзәк тә мондый гаризаларны кабул итми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына алыштырырга мөмкин»,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
29 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле, иртәгәдән башлап Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) телеканалында да чыгачак Татарстан Яңа Гасыр каналында «Исәнмесез!» иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунагы булачак.
Күчемсез милек объектына арест салыну ситуациясе бик күңелсез, әмма, кызганычка каршы, сирәк түгел. Мондый очракларда нишләргә кирәккәнлекне «Исәнмесез» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве башлыгы Лилия Фәхретдинова сөйләячәк.
Сюжет ТНВ телеканалында – 8.30, ОТРда – 7.30 сәгатьтә башлана.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте: «видеосюжетлар», «радиоэфирлар», «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук « Татарстан Росреестры» каналында Youtubта.
29 ноябрьдә 14: 10 сәгатьтә "Бим-радио Казан" да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында туры эфир була.
Билгеле булганча, узып баручы ноябрьдә күчемсез милек өлкәсендә чираттагы закон чыгару үзгәрешләре булды. Аларның гомуми юлламасы - ул күчемсез милекне алдакчылардан өстәмә яклау. Бу яңалыклар турында радиоэфирда Людмила Кулагина тулырак сөйләячәк.
Тыңлаучылар + 7 927 242 10 28. WhatsApp-канал буенча үз сорауларын бирә алалар. Радио тапшыру 102,88 FM ешлыгында. Бу дулкында программаны Казан гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Радиоэфирны онлайн режимында интернет челтәре булган дөньяның теләсә кайсы почмагында Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.
Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиуллин Гариф Латфулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1924 елның 28 ноябрендә туган ул. 1942 елның 8 декабреннән фронтта. Сталинград сугышында катнашкан. Икенче Украина фронтының 674 гаубич артиллерия полкы составында сугышкан. Чугуев шәһәрендә танкка каршы куелган минада шартлаган, контузия алган. Шевченко, Харьков станцияләрен, Купянскны азат иткән. Украина, Молдавия, Румыния, Чехословакия, Карпатларны узган. Гариф Сафиуллин сугышны Прагада тәмамлаган. 1947 елда демобилизацияләнгән, инженер-механик булып хезмәт иткән. Кызыл Йолдыз Ордены, 2 дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены, Сталинград оборонасы өчен медаль, Батырлык өчен медаль, юбилей медалләре белән бүләкләнгән.
Сафиуллин Гариф Латфулла улын юбилее белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев котлады. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Р. Х. Төхфәтуллин, ветераннар Советы Рәисе урынбасары Х. К. Габдрахманов, «Гармония «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече М.В. Литвина һәм М. Х. Кулеева да ветеранга тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Гариф Латфулла улына 2015 елдан өйдә социаль хезмәткәр Р.К. Зәйнетдинова хезмәт күрсәтә.
Кунаклар хөрмәтле юбилярга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
Танылган шәхесләр турында түгел, ә гап-гади хезмәт кешеләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре, эшкә бирелгәнлеге белән, бай тәҗрибә һәм югары һөнәри осталыгы белән абруй һәм ихтирам казанган авыл хезмәтчәннәре турында языла торган безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасындагы бүгенге героебыз – Татарстанның Буа районы Әлшәй авылыннан яшь сыр пешерүче Александр Вячеславович Афанасьев. Александр Кама Тамагы районында уникаль сыр заводында баш технолог булып эшли. Анда аның технологиясе буенча затлы ак күгәрек белән бик тәмле «Камамбер» һәм «Бри» сырлары әзерләнә.
Яшь белгеч сыр пешерү серләре турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин, мондый вакытларда аның күзләре яна, кәефе күтәрелә, бу аның ни дәрәҗәдә яраткан эше белән шөгыльләнүен күрсәтә. Әмма ул моңа бик тиз генә килми. 2011 елда Казан дәүләт аграр университетының механика факультетын тәмамлый һәм, районга кайтып, үз белгечлеге буенча эшли башлый.