2019 елның 17 декабрендә 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева гражданнарны кабул итәчәк.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Буа районы, Буа ш., Жорес ур., 110а й., 10 нчы кабинет.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 567-88-57.
Анда «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Йөрәкләрне җылытабыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты белән булдылар. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләгәннәр, алар бер генә кешене дә битараф калдырмадылар. Нәниләр тыңлаучыларга үз йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Залда үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрде, нарасыйлар чыгышына сокланып, биредә тәрбияләнүче һәркем үзен бербөтен итеп тойды. Әби-бабайлар бу балаларда оныкларын һәм оныкчыкларын күрсә, сабыйлар исә, үз чиратларында, күңел җылысын бүләк иттеләр. Мондый аралашулар бик файдалы: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле итеп хис итәргә ярдәм итә, ялгыз түгеллекләрен җиткерә. Бәйрәм көннәрендә генә әби - бабайлар турында искә төшереп түгел, ә аларның барлыгын һәрдаим тоемлап яшәсәк иде. Озак яшегез, шатлык-куанычлардан йөзләрегез балкып торсын, күзләрегездән яшь бөртеге таммасын!
Буа туган якны өйрәнү музеенда район мәктәптән тыш эшләр үзәге инициативасы буенча үткәрелгән "Төрле- төрле курчаклар” иҗат конкурсына йомгак ясалды. Бәйге өлкәннәр белән хезмәттәшлек нигезендә декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелде һәм анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 1-11 сыйныф укучылары, шәһәр һәм районның белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.
Конкурска төрле номинацияләрдә 60тан артык курчак тәкъдим ителгән иде: "Җир рухы"- милли, йола һәм этник курчаклар номинациясе, "Тылсымлы курчаклар " -Чәчәкләр феясы, Музыка феясы, Капризка принцессасы, Зазеркалья патшабикәсе, Сыйлар феясы. “Курчаклар өчен кием" номинациясе дә каралган һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган хәрби тематикалы курчаклар да бар иде. Кул эшләре төрле материаллардан башкарылган.
Бу күргәзмәне Буа туган якны өйрәнү музеенда агымдагы елның 28 ноябреннән 23 декабренә кадәр күреп булачак. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 5 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында узачак.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә. 2 нче декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге салымнарны түләргә кирәк:
• физик затлар милкенә салым
• җир салымы
• транспорт салымы
• салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар кеременә салым
3 декабрь көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия концерты узачак . Анда район мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясыячак. Чарага килгән һәр кеше сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән, теләсә нинди сумманы корбан итә ала. Барлык җыелган акчалар Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Исхаковага дәвалануга тотылачак. Шулай ук балалар өчен бу көнне Узәк фойесында сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча мастер – класслар оештырылачак.
2019 елның 6 декабрендә 19.00 сәгатьтә район мәдәният йорты сәхнәсендә Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларга яңа 31нче концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Билет бәясе-700 сум. Белешмәләр өчен телефон: 3-21-09
«Байрак» район газетасына («Байрак», «Ялав» газеталарына) язылу бәясе халык өчен – 699 сум, оешмалар өчен-799 сум. Подписканы почта бүлекчәләрендә һәм хат ташучылар аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Район газетасына язылыгыз һәм соңгы яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!
Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының «Ел студенты-2019» Россия милли премиясе җиңүчеләре аталды.
Алар арасында Буа ветеринария техникумы студенты Самат Фәсхетдинов та бар. Ул «Ел җәмәгатьчесе»номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
Сүз уңаеннан, әлеге конкурста Татарстаннан 16 студент катнашты. Алар 9 номинациядә көч сынашты.
2019 елның 24 октябрендә «Минем бизнес» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Россия өчен уникаль булган ФАСТТРЕК.РФ цифрлы платформасын тәкъдим итте.
Бу цифрлы платформа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «бердәм тәрәзә» форматы аша эшмәкәрләрнең финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларына керүен тизләтү өчен эшләнде.
Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнчы - 2019” республика конкурсы игълан ителгән иде. Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, урып-җыюның оператив һәм сыйфатлы үткәрү, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану максатларында ел саен үткәрелә.