26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышы узды, анда бу елның III кварталында «2013 - 2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасын үтәү дәүләт программасы каралды.
20 һәм 45 яшьтән соң паспорт алыштырырга кирәклеген һәркем белә. Аны дәүләт порталы аша башкаруы күпкә җиңелрәк, өстәвенә дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама да бирелә.
Моның өчен бары Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталында теркәлергә кирәк. Бу эштә Буа шәһәре, Космовский урамы, 108 “Г” номерлы йортта урнашкан күпфункцияле үзәкнең һәм Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 “Б” номерлы йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсенең хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк. Үзең белән паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны алып килү сорала.
Узган якшәмбедә шәһәрдә үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча референдум узды. Республикада эшләп килүче үзара салым программасында шәһәрлеләр быел өченче тапкыр катнашты.
Иртәнге 7 сәгатьтә 15 участок үз ишекләрен ачты. Яшәүчеләр белән оештырылган җыелышларда референдумда 2020 елда да Буа шәһәре территориясендә тротуарлар төзүне дәвам итү турында сөйләшүләр барды. Халык әлеге эшнең реаль нәтиҗәләрен күреп, аңлы рәвештә сайлау участокларына килде.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының иң яхшы 5 студентына һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең иң яхшы 5 студентына Россельхозбанктан беренче мәртәбә тантаналы рәвештә исемле стипендияләр тапшырдылар. Студентлар ай саен 10 мең сум стипендия алачаклар.
Казан тормыш сыйфаты буенча Россия шәһәрләре арасында лидер булып танылды. Мондый мәгълүматлар РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тикшеренүендә китерелә. ⠀ Икенче урынны Грозный, өченче урынны Төмән алды, дүртенче урында Краснодар. Мәскәү бишенче, Санкт-Петербург алтынчы урында урнашкан. Тикшерү 250 меңнән артык халкы булган Россиянең 78 шәһәрендә социаль сораштыру ярдәмендә үткәрелгән. Анда һәр шәһәрдән 600 кеше катнашкан. Респондентлардан җәмәгать транспортының һәм юл полициясенең хезмәт күрсәтүенә, юлларны ремонтлау белән шөгыльләнүче хезмәтләргә, мәгариф һәм мәдәни инфраструктураның үсешенә, торак фондының торышына һәм шәһәрне төзекләндерүгә, җирле хакимиятләрнең эшенә, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына, шәһәрдәге эшләр торышына гомуми бәя бирүләрен сораганар. ⠀
Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре бәйге игълан иттеләр. Әниләр көне уңаеннан "Сөйкемле, яраткан, туган илем" дип исемләнгән рәсем конкурсында балалар теләп катнашты. Барлыгы социаль хезмәтләр алучылар арасыннан 25 бала җәлеп ителгән. Конкурсның максаты итеп - шәхеснең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, ана-анага мәхәббәт хисен тәрбияләүгә ярдәм итү билгеләнде. Иң яхшы эшләр "Яшүсмер"клубы стендында да урнаштырылган.
«Бердәм РОССИЯ» партиясе төзелүнең унсигез еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү атнасын үткәрү кысаларында, партиянең Буа җирле бүлекчәсендә халык белән, Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин очрашты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә, торак һәм торак булмаган биналарга салынган арестлар/тыюларның шактый артуын билгеләп үтә.
2018 елның үткән 10 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 38498 тыю аресты теркәлгән булса, агымдагы елның шул ук чорында – инде 68219!
Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган булмаган оешмалары һәм бизнес вәкилләре өчен «Социаль ярминкә » I Республика хәйрия фестиваленә теркәлү башланды башланды. Ул 2019 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр «Казан» Халыкара ат спорты комплексында , түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47А/1 йорт.
Әлеге фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль тәҗрибәләр, тармакара эшнең төп аспектлары тәкъдим ителәчәк.
Чарага теркәлүне 2019 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: http://социаль ярминкә.рф/.
Теркәлү белән бәйле сораулар туганда киләсе телефоннарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843) 567-80-93; 567-80-97; 567-80-98.
26 ноябрь көнне Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «Әниләр көне»н бәйрәм итүгә багышлап, ана (гаилә) капиталын алу һәм аннан файдалану мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре ана (гаилә) капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) эшли. Төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 туктый.