Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, җитештерүгә интенсив технологияләр кертү һәм культураларның яхшыртылган күрсәткечле сортларын куллану авыл хуҗалыгында югарырак уңышларга ирешү мөмкинлеген бирде, дип белдерә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елдан гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм бирүнең кайбер кагыйдәләре үзгәрәчәк.
«РН-Транспорт» ҖЧҖ филиал челтәрләре үскән «НК «Роснефть» ГАҖ эчке сервисының махсуслаштырылган транспорт предприятиесе булып тора. Җәмгыятьнең 8 филиалы Россия Федерациясенең бөтен территориясендә эш алып бара.
«РН-Транспорт» ҖЧҖ махсус техника, йөк һәм вахта ташулары, җиңел транспорт хезмәтләре күрсәтә, катламнарны гидравлик өзү, юл-төзелеш сервисы буенча эшләрне комплекслы башкара, шулай ук технологик процессларны тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтә.
Халыкны эш белән тәэмин итү сәясәтен тормышка ашыру максатларында, «РН-Транспорт» ҖЧҖдә түбәндәге һөнәрләр буенча ачык вакансияләр тәкъдим итә:
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә. 2 нче декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге салымнарны түләргә кирәк:
• физик затлар милкенә салым
• җир салымы
• транспорт салымы
• салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар кеременә салым
2019 елның 10 ноябреннән 7 декабренә кадәр республикада 2019-2020 еллардагы чемпионат циклында Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты уза. Әлеге чемпионат кысаларында 18-23 ноябрьдә Буа шәһәренең 2 нче лицееның 8 нче сыйныф укучысы Вәгыйз Галиуллин " Кирпеч өю» компетенциясендә катнашты һәм мактаулы 3 нче урынны яулады
Конкурс биременә кирпечтән «Елмаю», «Калейдоскоп» модульләре, төрле катлаулыктагы блоклар, декоратив кирпеч салу, җөйләр тегү, өслекне штукатурлау кертелгән иде. Модульләрне төзү өчен 12 сәгать вакыт бирелде - бу 3 көн 4 әр сәгать эшләү дигән сүз.
-Мин бу конкурска бик тырышып әзерләндем. Бу эштә миңа укытучыларым бик булышты. Барысы да хуплады. Күп эшләвем, тырышуым сәбәпле, барысы да килеп чыкты, мин өченче урынны ала алдым, - дип уртаклашты Вәгыйз җиңүе турында.
Афәрин! Горурланабыз! Яңа уңышлар телибез!
«Байрак» район газетасына («Байрак», «Ялав» газеталарына) язылу бәясе халык өчен – 699 сум, оешмалар өчен-799 сум. Подписканы почта бүлекчәләрендә һәм хат ташучылар аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Район газетасына язылыгыз һәм соңгы яңалыклардан хәбәрдар булыгыз!
Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты тормышында истәлекле вакыйга. Социаль хезмәт алучылар Тюканов Николай Алексеевич һәм Стеклова Марианна Васильевна 5 ел бергә гомер иткәннән соң үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга булдылар. Гариза элегрәк бирелгән иде, һәм 2019 елның 25 ноябрендә, үзара килешү буенча, социаль хезмәт алучыларның законлы никахлары теркәлде. Чын күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Иң мөһиме-бер-берегезгә карата булган хисләрне кадерләп саклау һәм бәяләү. Бер-береңне хөрмәт итү, саклау һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Бернинди авырлыклар да сезнең тормышка киртәләр куймасын.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәрләре объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 26 һәм 27 ноябрь көннәрендә 9: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр Буа шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Тимер юл урамы №2-148 (җөп ягы), Комаров урамы, 1-141, автомойка, Ш .Абдрахманов урамы, д. 1-17, Вахитов урамы, 169,171,173,175,177, Полевая урамы ,1-38, Җиңүнең 65 еллыгы урамы (тулысынча), ПМК-123, НСС, АЗС (Көнбатыш пос.).
«Юмарт сишәмбе» иҗтимагый инициативасы кысаларында Буа муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» хезмәткәрләре Чүпрәле районының «Теплый дом» социаль приютында бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар кунакларны бик шат күңел белән җылы каршы алдылар. Очрашу Әниләр көненә багышланган иде. 26 балага һәм чакырылган әниләр өчен аниматорлар «Три кота» мультфильмы геройлары белән уен программасы әзерләде. Бик күп күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар белән тулыландырылган бу чарага бер генә бала да битараф калмады.
2019 елда Татарстан Республикасының Буа шәһәрендәге Пенсия фонды идарәсе (районара) 105 ана капиталы сертификатын бирде. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә Буа районында ана сертификатын алу өчен гаризалар саны 3178 сертификатка җиткән. Сертификат хуҗаларының 80% ы ана капиталы акчаларын тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә 938,1 млн.сумга якын ана капиталы акчасы түләнде.
Ана капиталын тотуда иң популяр юнәлеш итеп, торак шартларын яхшыртуны саныйлар. Бу максатларга кешеләрнең 85,6% тан артыгы гариза биргән. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның ярдәме белән Буа районы буенча 2725тән артык гаилә торак шартларын яхшыртты. Шулардан 2286 гаилә өлешчә яки тулысынча ана капиталын торак кредитларга түләгән. Тагын 439 гаилә кредит акчаларын җәлеп итмичә, торак шартларын яхшырткан.