ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 6 декабрендә 19.00  сәгатьтә  район мәдәният йорты сәхнәсендә Россиянең  атказанган  артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов  тамашачыларга   яңа  31нче  концерт программасын тәкъдим  итәчәк.

Билет  бәясе-700 сум.  Белешмәләр өчен телефон: 3-21-09

Сезнең язмышыгыз да, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз да тимер юл зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә бәйле. Җәрәхәтләнүне кисәтү максатыннан, балалар һәм яшүсмерләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен җиткерергә кирәк.

Республикада  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар  бирелә.   Кооперативка керү  фермерлар  өчен  аерым  өстенлеккә  ия.   Беренче  чиратта  – продукцияне җитештерү, саклау  һәм эшкәртү  буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  җитештерүнең  табышлылыгын арттыру ул.  Икенчедән, кредит    ресурсларыннан  файдалану, өченчедән,   эре  төбәк  һәм  федераль сәүдә  челтәрләренә  чыгу  мөмкинлеге.   Әмма  кооперативның  уңышлы  эшләве  өчен  нәтиҗәле  идарә  итә  белергә  кирәк.    Моңа  өйрәнергә  теләүчеләрнең  барысын да «Кооператив  идарәче» модуль  экспресс-курс кысаларында   нәкъ  менә  шуңа  өйрәтәләр   дә  инде.

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары Наил Залаков Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар  белән  очрашты.   Фикер алышуны  ачып,     Наил  Залаков болай  диде: «Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы АПК продукциясен  экспортлауны  үстерергә ниятли.   АПК продукциясен  экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне  күздә  тота  торган  максатчан күрсәткечләр  расланды.  Бүген  без  үз  продукциясен экспортлау белән  кызыксынучы  җитештерүчеләрне  җыйдык  һәм аларга  ярдәм  итәргә   әзер».

22-23 ноябрьдә Казанда  АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында  “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды.  Конкурс “Авыл  яшьләре”   программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр  эшләре  министрлыгы һәм Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе   белән берлектә  уздырылды.  

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында  2-9 декабрьдә транспорт хезмәтләре өчен түләүгә грантлар бирү белән бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүгә Татарстан бюджетыннан субсидияләр алу буенча республика коммерциячел булмаган оешмаларыннан конкурска гаризалар кабул ителә.


24
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

24 ноябрь-Әниләр Көне. Бу уңайдан Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәртдинов районыбызда яшәүче хатын-кызларны котлый


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

    23 ноябрь көнне, Әниләр көне уңаеннан, Иске Суыксу авыл мәдәният йортында "Ана"исемен горур йөртүче район хатын - кызларын хөрмәтләү тантанасы булды. Тантаналы чарага 4 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылган иде. Хәзерге вакытта районда да 63 тәрбиягә бала алган һәм опекага алган гаилә бар, аларда 109 бала мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тоеп яши.

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Буа муниципаль районында кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорты адресы буенча үткәреләчәк.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 23 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International