ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Буа районы муниципаль хезмәткәрләре волейбол ярышларында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә өченче урынны алдылар. Икенче урынны Азнакай районы командасы, беренче урынны Казан шәһәре Башкарма комитеты яулады. Исегезгә төшерәбез, ярышларда республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре спортчылары катнашты.

Бүген Бикбовова Каламгөл Сәмигулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләде, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды

Иртәгә, 31 октябрьдә, иртән һәм көндез Татарстанның аерым районнарында буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометцентр кисәтә.
Моннан тыш, төнлә республиканың көньяк-көнбатышында көчле кар, юеш кар явачак. Шул ук вакытта Төньяк-Көнбатышка таба күчә торган уртача көньяк-көнчыгыштан исүче җил булачак.

Татарстан синоптиклары тарафыннан тәүлек эчендә юлларда бозлавык хасил була, һава шартларының начараюы турында кисәтүдә билгеләп үтелә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Якты вакытта һава температурасы -3 тән +1 градуска кадәр. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин Буа муниципаль районында гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.
Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә барганда ул Буа үзәк район хастаханәсенең поликлиникасында булды, гериатрия кабинеты эше белән танышты. Өлкәннәрне кабул итү өчен мондый кабинетлар Татарстан Республикасында «Демография» милли проекты кысаларында ачыла. Махсус белем алган табиб-гериатр өлкәннәргә аларның мөстәкыйльлеген, көнкүреш кирәк-яракларына үз-үзеңә хезмәт күрсәтүне, мөстәкыйль хәрәкәт итүне, пространствода һәм вакытта ориентацияне, каршылыксыз аралашуны һәм тирә-юньдә барган хәлләрне контрольдә тотуны тәэмин итәргә ярдәм итә. Белгечнең амбулатор этапта барлык гамәлләре дә шушы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән. Республикада шундый 10 кабинет эшли, ел ахырына кадәр аларның саны 45кә кадәр артачак.

22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.  

31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары "Яңа Гасыр" телеканалында "Исәнмесез!" иртәнге мәгълүмати-танып белү программаның махсус кунаклар булачак.

Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин турыдан-туры эфирда тамашачыларга сак зоналарындагы күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә, территорияләрдән махсус шартлар тудырылган зоналарда милекчеләрнең җаваплылыгы турында сөйләячәкләр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров һәм республиканың  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашында  минераль ашламаларны,     нефть  продуктларын һәм аграр товарларны биржа аша  сатуны  үстерү  механизмнарын  үстерү  мәсьәләләре буенча    семинар узды.  

Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Татарстанда  урып-җыю кампаниясенең төгәлләнүе  һәм авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен  оештыру   турында  сөйләде,   шулай  ук журналистлар  сорауларына  җаваплар  бирде.  


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Буа шәһәренең "Яшьлек" спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар старт алды.

Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Буа, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән спортчыларны Буа муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов, ТР Волейбол федерациясе вәкиле Алексей Овощников сәламләде.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр! Игътибарыгызга шуны җиткерәбез: Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре тарафыннан гражданнарны кабул итү графигында үзгәрешләр булды.
Хәзер сишәмбе көнне 7 нче подъездда (Казан ш., Авангард ур., 74) 8 дән 12 гә кадәр арестлар салу һәм төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен махсус консультацияләр тәрәзәсе эшли.
Пәнҗешәмбе көнне 8дән 12гә кадәр  гаризалар электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу, сату-алу эшләрен дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү сораулары буенча кабул ителә.
Моннан тыш, исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International