2019 елның 1 ноябреннән № 286 ФЗ «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" законның бер яңалыгы үз көченә керә, ул милек хокукын читләштерүгә расланган электрон документлар керү турында милекчеләрнең хәбәрнамәсен регламентлый.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 2 ноябрьдә, республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Искәртеп узабыз, көзге ярминкәләр 14 сентябрьдән эшли башлады һәм алар Яңа елга кадәр атна саен булачак. Һәр мәйданчыкка китерелә торган продукция ассортименты сатып алучыларның ихтыяҗын истә тотып булдырыла. Шәһәр халкы үзләренә кирәк продукцияне ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар. Моның өчен стендларда махсус әрҗәләр куелган.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы гадәттәгечә бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр һәм ул зур социаль әһәмияткә ия. Пенсионерларны бушлай кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйлау гадәткә керде, ә Мәскәү районы ярминкәсендә зур казанда пылау пешерәчәкләр.
Гадәт буенча, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казан ярминкәләрендә шәхсән үзләре була.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Буа районы Ял үзәгендә, Буа ветеринария техникумы студентлары катнашында "Kahoot" тест-уены узды.Чарада район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова катнашты. Чара ахырында "Байгал" исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Кичә, 31 октябрьдә, Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа муниципаль районының Яшьләр парламенты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Буа бүлекчәсе лидеры Самат Фәсхетдинов рәислегендә Буа муниципаль районы яшьләр парламенты әгъзаларының оештыру җыелышы узды. Җыелышта районның белем бирү учреждениеләре Президентлары, шулай ук Яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Чарада катнашучылар яшьләргә һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны әзерләү, 2020 елга эш планнары, Буа районы Яшьләр парламентының эшче төркемнәрен формалаштыру һәм "Һөнәрләр парады"н үткәрү турында сөйләштеләр.
ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
Милек салымнарын түләү вакыты якынлаша!
2 декабрьгә кадәр гражданнарга түләргә кирәк:
· физик затлар милкенә салым
· җир салымы
· транспорт салымы
-салым агенты тарафыннан тотып калынган физик затлар кеременә салым.
Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ. б.) килгән белешмәләр буенча формалаштырыла торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2-НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.
Салым белдерүләре почта аша, ә «физик затлар өчен шәхси кабинет» ннан файдаланучыларга шәхси кабинетка җибәрелә.
Кирәк булган очракта салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин яки «Минем Документлар» КФҮНӘ гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин
Салым уведомлениеләре җибәрелмәячәк:
· әгәр салымнар ташламалар булу яки салым тотып калынган акчаны куллануга бәйле рәвештә хисапланмаган булса;
- әгәр дә хәбәрнамәдә салым суммасы 100 сумнан кимрәк булса.
Салым хәбәрнамәсендә төгәлсез мәгълүматлар табылганда бу хакта салым органына теләсә нинди уңайлы ысул (шәхсән, почта, Федераль салым хезмәте сайты яки шәхси кабинет) белән хәбәр итәргә кирәк.
Исәпләнгән салымнарны түләргә мөмкин :
· Россия Федераль салым хезмәте сайтында «салымнар һәм пошлиналар түләү» һәм «шәхси кабинет» сервислары аша;
· «дәүләт хезмәтләре» федераль порталы аша ;
· кредит учреждениеләре аша;
· «Электрон Хөкүмәт» Порталы һәм терминаллары аша.
Язучы һәм шагыйрә Гөлнур Айзатның сигезенче китабы дөнья күрде. «Саф чишмә» җыентыгын тәкъдир итү кичәсе, анда авторның авылдашлары, якыннары, дуслары, популяр җырлары турында кызыклы хатирәләр, җырлар тупланган, район ветераннар Советы бинасында узды. Гөлнур ханым китапка кергән хикәяләрнең, шигырьләрнең язылу тарихы турында сөйләде, популяр җыр башкарды.
30 октябрь көнне МБМББУ "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасында "Кечкенә тикшеренүчеләрнең беренче адымнары" дигән Республика экологик фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә "Тәҗрибә - тикшеренү эшчәнлеге", "Экология һәм туган якны өйрәнү" юнәлешләре буенча проектлар тәкъдим ителде. 41 эш читтән торып үткәрелгән этапка тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы балалар бакчаларының 20 тәрбияләнүчесе ( Байлар Сабасы, Кайбыч, элеккеге, Тәтеш, Чүпрәле, Буа) компетентлы жюри алдында үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар кунакларны матур тамаша һәм "Идел буе бизәкләре" авторлык коллекциясен күрсәтү белән сәламләделәр.
Ул күпфункцияле үзәктә урнашкан.
«Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең эшкуарлыкны координацияләү бүлеге вәкиле Эльмира Гыйсмәтуллина эшкуарлар өчен кирәкле барлык мәгълүматлардан да ярдәм итәчәк.
Интернет-ресурсларда иминият булмаган чорларны хезмәт стажыннан төшереп калдыру турында дөрес булмаган мәгълүмат таралуга бәйле рәвештә, РПФның Татарстан бүлеге гамәлдәге законнар нигезендә, яшь ярымга кадәр бала карау, армиядә хезмәт итү, инвалид һәм балачактан инвалид, 80 яшькә җиткән пенсионерны карау, гражданин бу вакытта эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертеләләр.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне ел саен безнең илдә 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сәяси репрессияләр-илебез тормышында тулы бер чор, ачы һәм куркыныч. Совет власте елларында сәяси мотивлар буенча массакүләм репрессияләргә миллионлаган кеше дучар ителгән. Бу көнне нигезсез атып, репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына озатылган, ә туганнары озак елларга газаплануга дучар булган кешеләрне искә алалар.