Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Министр хәбәр итүенчә, республика бүген үзен тулысынча үзебездә җитештерелгән төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә. Азык-төлек продуктларын куллану нормаларынннан чыгып караганда, ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш 100% тәшкил итә, шиеә р һәм бәрәңге белән – 300%тан артык, үсемлек мае белән тәэмин ителеш 6 мәртәбә артык.
«Яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында»Татарстан Республикасы Законы нигезендә иреклелек хәрәкәтен үстерү – дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу-җәмгыять, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре үсешенең мөһим факторы.
Татарстан Республикасында иреклелек (волонтерлык) үсешен популярлаштыру һәм стимуллаштыру, әлеге юнәлеш үсешенең төп векторларын билгеләү максатларында, 2019 елның 28 ноябреннән 1 декабренә кадәр ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) «Мәрхәмәтле Татарстан» йомгаклау форумы (алга таба – Форум) узачак.
"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкарылуы турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 11 ноябрьдән 9:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Сарсаз авылы тулысынча утсыз калачак.
Тамаша районда эшләүче фольклор ансамбльләр чыгышы белән башланып китте. Сәламләү сүзе белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Ул Буа районының Дуслык, бердәмлек, татулык территориясе булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллинның туган авылына Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде.
Буа районының Яңа Тинчәле торак пункты республиканың авыл җирлекләре арасында үткәрелгән конкурста иң төзек дип табылды. Кунаклар әлеге перспективалы авыл тормышы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов, авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев авыл читендә каршы алдылар. Башта быел ачылган чишмәне, күлне карадылар. Кунаклар билгеләп үткәнчә, яхшы йортлар, социаль объектлар, хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу авыл халкының хезмәт сөючәнлеге турында сөйли. Биредә Президент программалары буенча күп эшләр башкарылды. Кече ватан турында даими кайгыртуы өчен авыл халкы Радик Гайзатуллинга рәхмәтле. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов кунакларны урта мәктәп белән дә таныштырды. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан авыл мәдәният йортында башкала артистлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.
Чын бәйрәм – концерт һәм сый белән – Чуаш Киштәге авылы халкы өчен халык җыены булды. Халык бердәмлеге көнендә авыл халкы бердәм булган – үзара салым акчаларын җәлеп итеп эшне дәвам итү, 2020 елда юллар төзүне төгәлләү, ә аннары зиратны төзекләндерү турында да кайгыртырга кирәк.
Районда гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча халык җыеннары дәвам итә. Якшәмбе көнне Килдураз авыл җирлегендә яшәүчеләр бу мәсьәлә буенча фикер алышырга җыелдылар.
Авыл халкы үзара салым акчаларын җәлеп итеп, эшләрне дәвам итү кирәклеге турында актив фикер алышты. Хөрмәтле авыл аксакаллары авылдашларын тулы җыем белән тәэмин итәргә һәм республикада гамәлдә булган финанслашу программасыннан максималь рәвештә файдаланырга чакырдылар. Моннан тыш, алар торак пункт өчен актуаль булган башка мәсьәләләрне дә күтәрделәр, аларны хәл итү белән барлык авыл урамнарына вак таш салганнан соң шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр.
Килдураз авыл җирлегенең Иске Лашчы авылында үзара салым кертү һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча халык җыены булып узды.
Килдураз авыл җирлеге башлыгы З.З. Әхәтов авыл халкына әлеге торак пунктта һәм, гомумән, җирлек буенча нинди эш башкарылуы, үзара салым акчасы җәлеп ителүе турында сөйләде. Агымдагы елда бу җирлектә яшәүчеләр зур активлык күрсәттеләр һәм 100 процент үзара салым акчасын җыюны тәэмин иттеләр-ярты миллион сумга якын акча җыйдылар, 2 миллион сумга якын субсидия алдылар һәм бу акчаларны юлларны ремонтлауга, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерүгә юнәлттеләр.
Хөрмәтле буалылар һәм район кунаклары! Иртәгә, 2 ноябрь көнне, Буа шәһәренең Яшьләр паркында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узачак. Башлана 11: 00 сәгатьтә. Бәйрәм район җитәкчелеге сәламләве, үзешчән сәнгать артистларының бәйрәм концерты белән ачыла. Биредә район территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлары фестивале узачак, сәүдә-күңел ачу мәйданчыклары, җәмәгать туклануы пунктлары эшләячәк. Районда яшәүче халыкларның кул эшләре күргәзмәсе эшләячәк. Барыгызны да чакырабыз!
Татарстанда, шул исәптән безнең районда да 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек бара. Хөкүмәт карары нигезендә республикада халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде.
Буа районында барлыгы 29 теркәү участогы формалаштырылды. Теркәүчеләр, йөкләнешнең уртача нормасыннан чыгып, билгеләнгән вакытта 600 йортны күздән кичерделәр. Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында агымдагы елның июль аенда районда теркәүчеләр өчен махсус укулар үткәрелде.
- Эшне яхшы итеп оештыру, аның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен әзерлек барышында, шулай ук җанисәп алу вакытында торак пунктларда адресларның төгәл һәм дөрес булуы шарты тора. Шул максаттан шәһәрдә һәм авылларда урам исемнәре язылган такталар, йорт номерлары яңартылды, - ди статистика бүлегененең баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин.
Халык санын исәпкә алу 10 елга бер мәртәбә уздырылырга тиеш. Россия беренчеләрдән булып санлы форматта халык санын алуны уздырачак. Яңа алым югары сыйфатлы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ә аларны эшкәртүгә вакыт азрак китәчәк.