ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Бу көн үз хезмәтләре һәм осталыклары белән Буа муниципаль районы торак пунктларының юл һәм күперләр, урам-юл челтәрен төзекләндергән һәм тәртиптә тоткан барлык кешеләрне берләштерә. Юл хуҗалыгының барлык объектлары да безнең тормышыбызда зур әһәмияткә ия. Сыйфатлы юллар һәм юл челтәре таралган заманча транспорт узеллары-икътисадый үсеш бурычларын уңышлы хәл итү өчен кирәкле нигез,

Шушы көннәрдә полиция хезмәткәрләре балалары арасында ТР Эчке эшләр Министрлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды.
Анда республиканың 31 районыннан һәм шәһәреннән 60 бала катнашты. Буаны Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең (тренеры И. Сабирҗанов җитәкчелегендә) Зөлфәт Садыйков, Ландыш һәм Айзат Нәфиевлар тәкъдим итте. Айзат 7-12 яшьлек катнашучылар арасында беренче урынны алды. Узган ел ул бишенче булган.


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе Чүпрәле муниципаль районындагы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән тыгыз эш алып бара.

2019 елның 22 октябрендә Буа шәһәренең Ресурс үзәгендә, бизнесны үстерү проблемаларын ачыклау, бизнесның иң перспектив юнәлешләрен билгеләү, шулай ук бизнесны үстерү өчен ресурсларны ачыклау максатыннан, «авылда бизнесны үстерү проблемалары» дигән түгәрәк өстәл узачак.

17 октябрьгә район хуҗалыкларында 25886 тонна сабан һәм бөртекле культуралар орлыгы салынган, бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан куелган планнан 70% ка күбрәк.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы «Россельхозцентр» ФДБУнең Буа филиалы белгечләре орлыкларны сыйфатлы күрсәткечләргә туры китерүне – шытымлылык, чисталык, корткычларның булмавы-тикшерүләрен дәвам итәләр.

17 октябрь көнне Район мәдәният йортында 47 нче иҗат сезонын ачу тантанасы булып узды.Иҗат сезонын ачу-ул, барыннан да элек, күңелле, матур бәйрәм. Бәйрәмне Рөстәм Әхмәдуллин һәм Гөлия Әхмәтҗанова алып бардылар. Программаны "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Ринат Гыймранов ачты. Ул район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән районда мәдәният йортлары, клублар яңартылуын дәвам итә, дип билгеләп үтте. Иҗади атмосфераның 120 минуты бер сулышта узды. Алар коллектив җитәкчеләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән әзерләнгән иде. Коллективларның иҗаты шулкадәр төрле ки, бер сюжетта берләшеп, алар чын сәнгать бизәкләренең искиткеч шатлыгын күрсәттеләр.

Буа шәһәренең "Алтынчәч" балалар бакчасында икенчел чимал җыю буенча «Без чиста шәһәр өчен!» экологик акция тәмамланды. Балалар әти-әниләре белән бергә зур энтузиазм һәм ярыш рухы белән пластик капкачлар һәм батарейкалар җыйдылар. Әлеге экологик акция барышында барлыгы 11 кг эшкәртелгән батарейка һәм 1672 капкач җыелды. Хезмәткәрләр, ата-аналар һәм балалар бу йөкне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына арытаба утильләштерү өчен "Идел аръягы территориаль идарәсе" нә китерделәр. Анда безнең балалар батарейкаларның һәм капкачларның зыяны турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, шигырьләр сөйләделәр. "Һәр капкачка һәм эшкәртүгә тапшырылган батарейка-әйләнә-тирә мохиткә зарарлы матдәләр чыгаруны киметү, димәк, сәламәтлеккә зур өлеш!"- дип билгеләп үтте әлеге оешма директоры. Яңа буын экологик яктан грамоталырак һәм чүпне аерым җыю алар өчен көндәлек тормыш нормасы булыр дип ышанасы килә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,   17 октябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культуралар мәйданнарының 76 процентында эш төгәлләнгән. Механизаторлар алдында  татлы тамырның, рапсның һәм көнбагышның уңышын  җыеп бетерү бурычы тора.  

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 86612 тонна сусыл азыкның 72094 тоннасы базланган. Бу эш “Заря”да, “Ямбулат”та, “Коммуна”да, “АгроНур”да төгәлләнгән. Район буенча һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 25,1 центнер тәшкил итә. “Коммуна”да һәм “Авангард” агрофирмасында бөртек өчен үстерелгән кукурузны  суктыру да бара. Аларда әлеге культура барлык мәйданның 74 һәм 78 процентында җыеп алынган.”Дружба”да һәм “Заря”да бу эшкә керешмәгәннәр әле.

Туңга сөрү 58321 гектарда башкарылган.

Буада шәһәр автобусы тукталышларында яңа павильоннар урнаштырыла. Һәрберсе 130 мең сумга төшкән әлеге корылмалар шәһәрне уңайлыландыру кысаларында башкарыла.

Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә шәһәр территориясендә автобус маршруты буенча аның уникесе урнаштырылган. Тимер каркасларга пыялаларын беркетү эшләре тәмамланып килә. Павильоннар мәйданнарына брусчатка җәелгән. Аларны урнаштыру эшләре ки-әсе елда да дәвам итәчәк. Әле тагын биш тукталышта иске корылмалар калачак.

- Павильоннарны яшәүчеләр социаль челтәрләрдә тавыш бирү буенча үзләре сайлады. Күргәнегезчә, ул уңайлы һәм дизайн ягыннан да отышлы. Кайбер павильоннарга ике яктан да кереп-чыгып йөрү мөмкин. Бу пассажирлар өчен уңайлылыкны һәм куркынычсызлыкны күздә тотып эшләнде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев.

Тукталышларда чүп-чар савытлары да булачак.

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Шатлык» дигән чара оештырганнар. Чара эшче һөнәрләр елына багышланган иде. Балалар кондитер һөнәре һәм кондитер әйберләре белән таныштылар. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары «рәсемнәр җый», «артык әйберне тап», «эш өчен кемгә нәрсә кирәк?» дигән дидактик уеннар, кондитер эшләнмәләре турында викторина уздырганнар. Бигрәк тә балаларга «гаиләбезнең яраткан кондитер эшләнмәләре»дигән дискуссиядә катнашу ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International