ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклыкка тиешле килешүләрне теркәүгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан нотариаль килешүләрне теркәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга шуларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.

Татарстанда ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлау өчен яшьләрдән гаризалар кабул итү башланды. 100 кешене сайлау планлаштырыла, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Электрон акча акрынлап, әмма безнең тормышка ышанычлы керә. Кибетләрдә банк карталары яки интернет-акча янчыклары белән сатып алу мөмкинлеге беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Акча акрынлап «башка измерение»гә күчә. Акчасыз түләү гадәти эшкә әверелә.

Акчасыз түләү ысулы акча кулланмыйча, ягъни бер исәп-хисап счетыннан икенчесенә күчермичә генә исәп-хисап ясый. Исәп-хисапта арадашчылар-банклар. Мондый исәп-хисап төренең үз өстенлекләре бар. Карталар акчаны экономияләргә булышалар, алар белән гаилә бюджеты алып барырга уңайлы, алар ярдәмендә хәтта акча эшләргә дә була.

Искәртеп  узабыз,  27  июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  конкурс  башлану  турында  игълан  иткән  иде.  

 Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру,    2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары  күрсәткечләргә ирешкән   комбайнчыларны  бүләкләү максатларында,  шулай ук   уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны,  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында  оештырылды. 

1 август - Зур Фролово, Түбән Наратбаш, Күл Черкене авыл җирлекләре: Зур Фролово, Зур Кылаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене авылларында, Лашчы поселогында. Кичке чүп-чар җыю -Степановка авылында, гариза буенча Каенлык авылында.

2019 елның 29 июленнән 12 августына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге тарафыннан Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырыла.

Халыктан шалтыратулар (84374) 3-52-89 телефоны буенча кабул ителә.

29-31 июльдә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында " Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты уза. Чарага республиканың 31 мәктәп урманчылыгыннан 120дән артык кеше җыелган иде. Слетта буалылар да катнаша - А.К. Алексеева җитәкчелегендәге «Рунга» мәктәп урманчылыгы әгъзалары. Кичә укучылар «Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда» конференциясендә һәм «Урман эзтабарлары» экологик квестында катнаштылар. Конференция барышында Комиссарова Ульяна фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте. «Урман эзтабарлары» экоквесты кысаларында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр үз берләшмәләре турында сөйләделәр, җирлектә спорт ориентирлашу күнекмәләрен күрсәттеләр һәм берничә практик бирем үтәделәр.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы татарстанлыларны Invest tatarstan YouTube-каналына республикада инвестицион эшчәнлек турында имзаларга чакыра.

Ресурста «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммитын, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы утырышын, дөньякүләм алдынгы конгресс-күргәзмә чараларында Татарстан Республикасы стендларының эшен кертеп, үткәрелә торган чаралар агентлыгы белән эксклюзив видео урнаштырыла.

2019 елның 27 июленнән Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге бланкларның яңа формаларына күчте. Алар алдагыларыннан күләме буенча гына түгел, ә өстәмә мәгълүмат  булуы белән дә аерыла. Герб таныклыгының сул ягында QR-код салына, мобиль кушымта ярдәмендә акт язмасының 2018 елның 1 октябреннән соң төзелгән Бердәм дәүләт гражданлык хәле актлары язмалары реестрында булуын тикшерергә була, шулай ук сезгә якын ЗАГС органын табарга һәм аның эш режимын һәм элемтә телефонын белергә мөмкин.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында "Йога-Алтын яшь зирәклеге" проекты 2019 елның февраленнән гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның максаты булып социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән актив ял итү өчен шартлар тудыру тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International