Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 30 июльгә барлыгы 4020 гектарда игеннәр урдырылды, 3505 гектарда суктырылды. Аерым культуралардан борчакның 38, көзге бодайның – 15, арпаның 11 проценты җыеп алынды. Ындыр табакларына барлыгы 10919 тонна ашлык кайтарылды. Һәр гектардан уртача уңыш күләме 31,2 центнер тәшкил итә.
Узган шимбәдә ДОСААФ автомәктәбендә, Буа ветеринария техникумы автодромында хатын-кызларның автомобиль йөртү осталыкларын сынадылар. Быелгы “Автоледи” район конкурсында 6 буалы хатын-кыз катнашты.
Алдан алар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар. Биредә Фәния Сәлахиевага тиңнәр булмады. Ул 20 тест соравына бер минут эчендә хатасыз җавап бирде. Аннан хатын-кызларның әлеге белемнәрен ничек практикада куллануларын район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Эмиль Миңнебаев тикшерде. Биредә дә Фәния иң оста йөртүче булып танылды. Шулай итеп ул өченче ел рәттән әлеге конкурсның җиңүчесе дип аталды. Киләсе айда Фәния әлеге бәйгенең республика этабында Буа данын яклаячак.
Буа районы территориясенең бруцеллез буенча эпизоотик иминлеген тәэмин итү һәм Корбан гаетен уздыру чорында куркыныч инфекцияләр таралуын булдырмау максатыннан, 11 августка кадәр түбәндәге чараларны үткәрергә кирәк:
Татарстанда урып-җыю эшләренең кызган чагы. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны булдырмау аеруча җитди һәм куркыныч проблемаларның берсе, чөнки алар тиз янып китүчән масса.
Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә. Бөртеклеләрне җыю чорында янгыннарны булдырмас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе күрсәтмәләрен үтәү зарур. Башаклы культуралар өлгерер алдыннан алар автомобиль юлларына һәм тимер юлларга якын булган урыннарда киңлеге 4 метрдан да ким булмаган полоса ясап үләннәрне чаптырырга һәм җирне сукаларга кирәк. Урылган кырларны, ягъни камылны һич тә яндырырга ярамый.
8 сентябрь – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә республика гражданнарына уңайлы участокларда тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре офисларында әҗәтләр булу яки булмау турында белергә, салым түләү квитанцияләрен алырга мөмкин.
«Физик затлар милкенә салым, Җир һәм транспорт салымнары буенча бурычларны түләү өчен гариза кабул итү һәм түләү документларын бирү» дәүләт хезмәте барлык гражданнарга реаль вакыт режимында республика территориясендә урнашкан КФҮ филиалларына (бүлекчәләренә) барганда бирелә.
Бурычның булуы (булмавы) турында мәгълүмат алу өчен, физик затларга мөрәҗәгать итүче вәкиле өчен шәхесне раслаучы документ яки нотариаль ышаныч кәгазе кирәк булачак.
Иртәгәдән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы 218-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар гомуми өлешле милектәге мөлкәт белән эш иткәндә күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары сату-алу процедураларының үзгәрүен аңлаттылар.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.
Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле иминият пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Татарстан КФҮ ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе чакыруы буенча 22 июльдән 2 августка кадәр республика дәүләт хакимияте органнарының кадрлар хезмәте вәкилләре өчен стажировка уздыруда катнаша.
Чараның максаты-дәүләт хакимияте органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашырганда барлыкка килгән мәсьәләләрне карау, шулай ук уңай эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. КФҮ вәкиле күпфункцияле үзәк эшчәнлегенең оештыру моментларын яктырта: максатлар, вәкаләтләр, стандартлар.
«Тынычлык премиясе» - ул ел саен уздырыла торган бәйге. Премия-илебезнең тынычлык эшенә керткән өлеше игътибардан читтә калырга тиеш булмаган хәзерге һәм киләчәк геройларына рәхмәт белдерү ысулы.
Дөнья премиясе 8 номинациядә бирелә: