ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Буа районы делегациясе шефлыкка алынган 31612 хәрби частенә Свердловск өлкәсенең Елань поселогына килде. Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районы хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин җитәкчелегендәге район делегациясе традиция буенча әлеге хәрби частьта вакытлы хезмәт итүче якташлар белән очрашачак һәм шефлыкка алынган бүлек командованиесе белән шефлык элемтәләрен үстерү һәм саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.
Эшлекле дүшәмбе бүләкләүдән башланды – район башлыгы Марат Җәббаров «Президент көндәлеге» конкурсында җиңүче Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен лицей-интернатының 3 нче сыйныф укучысы Елизавета Батинага Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгенең киносеансына сертификат тапшырды.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 31 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең видеоэлемтә режимында гражданнарны шәхси кабул итүе планлаштырыла. Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Skype программасы ярдәмендә гражданнарны видео аша кабул итүе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә җәмәгать ярдәмчеләре ярдәме белән үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 1 августта, үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасына нигез салучылар Лиана Пахарова һәм Юлия Райнван үзмәшгуль булырга һәм минималь кертемнәр белән уңышлы бизнесны ничек төзергә сөйләячәкләр. Очрашуда сез спикерлардан: «Минем салым» кушымтасында ничек теркәлергә, физик һәм юридик затлар белән ничек эшләргә, үзмәшгуль статусын нинди мөмкинлекләр бирә, бизнеста нинди кыенлыклар булырга мөмкин һәм аларны ничек хәл итәргә икәнлеген белешә аласыз.

2019 елның 31 июлендә законнарга үзгәрешләр кертелә, алар нигезендә гомуми милек хокукында өлешләр белән алыш-бирешләрнең аерым төрләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгы гамәлдән чыгарыла.
Әлеге дата алдыннан 30 июльдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Росреестры әлеге тема буенча ай саен кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирәчәк.
 
Шулай ук  бу көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр "кайнар линия" республика районнарында үткәреләчәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "гражданнарның мөрәҗәгатьләре" - Кайнар линияләр  бүлегендә урнаштырылган.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Кече һәм урта  эшкуарлык  корпорациясе,  ваклап  сату  буенча  «Х5 Retail Group»компаниясе һәм Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  катнашында   семинар узды.    Чараның  максаты - авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  төбәк  һәм федераль сәүдә  челтәрләре  аша  сатарга  булышу. Семинарны      турыдан-туры   трансляцияләү,  гадәттәгечә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының      YouTube-каналында алып  барды.  Чарада  катнаша  алмаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре    видеоязманы  теләсә  кайчан  карый  алалар.  

Семинарны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов ачты, ул  фермерларга  ярдәм  итү  һәм авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча  төп  мәсьәләләрне  игълан итте.    Ул шулай  ук  «Фермерларга  ярдәм  итү  һәм авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү системасын  булдыру» милли  проект  кысаларында  «Агростартап» бизнес-проектларын  конкурс  буенча  сайлап  алу  ачылганын искәртеп  узды.  

Татарстанда  урып-җыю  кампаниясе  башлану  турында  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Премьер-министрфнфң  беренче  урынбасары   Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.


27
июль, 2019 ел
шимбә

Якташыбыз, биш тапкыр коткару-гамәли спорт буенча Россия чемпионы Алексей Сунейкин ветераннар арасында җиңел атлетика буенча Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ул мактаулы өченче урынны алды. Ә моңа кадәр Йошкар-Ола һәм Чабаксарда узган ярышларда җиңү яулады.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар " Могҗизалар кыры" дигән популяр һәм мавыктыргыч уен уздырганнар. Чараның төп максаты булып өлкәннәрнең иҗади потенциалын һәм фикерләвен формалаштыруда һәм үстерүдә торды.

Чуаш Киштәге бүлекчәсендә 330 гектар мәйданда өч «МЕГА» комбайны теземнәргә салынган борчак суктыралар. Бүлекчә агрономы А.Бәхтинов сүзләренә караганда, уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә. Ашлыкны Әлши авылының ындыр табагына китерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International