ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе декларация кампаниясе тәмамлануына санаулы көннәр калуын искәртә.
2018 елда физик затлар кеременә салым буенча 3 НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар үз исәпләре урыны буенча салым органына 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.

Тренажер мәйданчыгын ачу күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен зур бүләк булды. Барысы да район һәм республика җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр.


13
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.

Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

“Дәүләт кадастр бәяләве турында” 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ санлы федераль закон (алга таба – 237-ФЗ санлы закон) һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, № 3173-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

Сишәмбе көнне, 16 июльдә Буада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил урынбасары Венера Камалова һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында стратегик сессия узачак. Сессиядә шулай ук хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, бизнес вәкилләре һәм эшкуар-остазлар катнашачак.

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча отделының 2019 елның 6 ае эчендә оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада район башлыгы Марат Җәббаров, Буа шәһәр суды рәисе Рафаэль Шамионов, Буа шәһәре прокуроры Марс Фәтхуллин, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа районара тикшерү идарәсе җитәкчесе Илнур Сабирҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге җитәкчелеге, шәхси состав һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында  "кадастр инженерларын сайла" өстәмә битендә агымдагы елның алты ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.  Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.


12
июль, 2019 ел
җомга

Бүген Буа муниципаль районының Кыят авылында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Бу безнең районның авыл җирлекләрендә җиһазландырылган дүртенче спорт мәйданчыгы. Шундый ук спорт мәйданчыклары Иске Суыксу, Ырынгы, Адав-Толымбай авылларында да төзелде. Агымдагы елда Югары Лашчы авылында да төзелеш планлаштырыла. Ә инде бүген Буа шәһәренең Кленовая урамындагы ишегалдында тренажер мәйданчыгы ачылачак.

20 июльдә   Питрәч авылы  наратлыгында   4 нче  Бөтенроссия «Скорлупино» яшьләр  фестивале узачак. Чараны  “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО һәм Питрәч  муниципаль районы башкарма комитеты  оештыра. 

 «Скорлупино» фестивале  Россиядә  эчке һәм  тышкы  туризмны  үстерүгә, ил  буйлап  сәяхәт  итү белән   кызыксынуны  арттырырга һәм Россия  төбәкләре икътисадын  үстерүгә  юнәлдерелгән.   

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре басуларына чыгу кысаларында район башлыгы Марат Җәббаров Аксу авылы фермаларына Фирдүс Салаватуллинга һәм Илсур Йосыповка да барды.  Сүз уңаенан, фермерларның уңышы инде өлгергән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International