ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Буа халыкара III милли театрлар фестивалендә Иранның Эрдебил шәһәреннән әзербайдҗан төрекләренең шәхси театры төркеме дә катнаша.

Артистлар шәһәребезнең музеенда да булдылар. Аларга Татарстан Республикасының дәүләт сәнгать музее фәнни хезмәктәре, туган як тарихын өйрэнү музееның кунагы Дамир Фәсиев махсус рәвештә төрек телендә экскурсия үткәрде. Кунаклар музей җитәкчелегенә үз язмаларында зур рәхмәт хисләрен белдереп, хатирә һәм истәлек язулары калдырды. Төрки кардәшләребез музейдагы югары дәрәҗәдә кабул итү һәм тирән өчтәлекле экукурсиядә, Буа тарихы турында ареруча тирәнтен мәгълүмат ала алдылар.

Кичә, 14 май көнне, Халыкара гаилә көне алдыннан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чүпрәле муниципаль районының  "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре белән берлектә "Күңелле стартлар" дигән спорт чарасы уздырдылар.

2019 елның 14 маенда "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют дәүләт казна учреждениесе базасында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Буа муниципаль районының профилактика субъектлары катнашында ведомствоара күчмә социаль – реабилитация консилиум оештырдылар. Утырыш барышында приютта тәрбияләнүче балаларның үсеш динамикасын һәм коррекцияләнүен анализлау мәсьәләсе каралды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта әлеге приютта безнең районда яшәүче 4 гаиләдән 7 бала бар.
Консилиум кысаларында комиссия авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен алга таба чаралар планын билгеләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 майга ул 61836 гектарда башкарылган. Аның 9993 гектарын уҗымнарны кабат чәчү тәшкил итә.

Аерым культураларга килгәндә, 22318 гектарда язгы бодай, 13854 гектарда арпа, 4185 гектарда борчак, 1316 гектарда солы, 8594 шикәр чөгендере, шулай ук бөртек һәм силос өчен кукуруз, көнбагыш, соя, горчица һәм башка культуралар орлыгы җир куенына салынды.

Үсентеләрне тамырдан тукландыру һәм тырмалау да бара. Бу эшләр уҗым культуралары, күпьеллык үлән мәйданнарында үткәрелә.

Узган ел Зур Фролово авылы чиркәве өлешчә ремонтланды. Быел да бу эшне дәвам итмәкчеләр.

Чиркәүнең настоятеле, иеромонах Амвросий (Степанюк) белдерүенчә, ремонт эшләре алтарьлы залның түбәсен алыштыру белән башланып киткән. Аны 4 кешедән торган эшче бригада профнастил материалдан япкан. Аннан иске буяуны тулысынча алу эшләре башкарылган.

Үзәк паркта – кызыл келәм. Аның аша  дөньяның  дистәләгән  театр коллективлары уза.    III Халыкара театрлар  фестиваленә җыелган халык әнә шундый күренешне күзәтте. Канны фестивалеме, диештеләр кунаклар һәм  буалылар. 

Кунаклар, дигәннән, быел аларның географиясе   тагын да ишәйде – Ираннан,  Сербиядән, Украинадан, Казахстаннан, Эстониядән, Мәскәүдән, Россия төбәкләреннән. Шул рәвешле провинциаль  Буа  - ун көн буена  халыкара театрлар мәркәзе булачак.

Көтеп алынган ял вакыты җитә. Сез дөньяның матурлыгын ничек күзәтүегез, бары тик сездән генә тора: җаваплы салым түләүче кебек  – ял итү өчен сайланган илдә , яки салымнарда экономияләп – телевизордан, яки интернет аша күзәтеп.
     Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.

2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең 60% чикләре турында мәгълүмат тупланган.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

Сәхнәдә Федот-стрелец турында Леонид Филатовның әкияте. Бу моноспектакль. Төп рольдә Украинаның атказанган артисты Виталий Бондарев. Украина вәкилләре Фестивальне ачу тантанасында да катнаштылар.
- Хезмәттәшебез, режиссер-куючы Галина Панибратец белән бергә без Татарстанда беренче тапкыр. Без чакыру өчен рәхмәтле. Без беренче тапкыр Иделне күрдек. Биредә барысы да Россия тарихы, безнең уртак тарихыбыз белән сулый. Без сезнең халыкның ни дәрәҗәдә дустанә булуына шаккаттык, - диде Виталий Бондарев. Хәзерге вакытта Украина белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке булса да, артистлар фикеренчә, сәнгать дөньясында киртә була алмый. Без һәрвакыт хезмәттәшлек өчен, - диләр алар.

Халыкара Спид корбаннарын искә алу көненә багышланган «СТОП ВИЧ/СПИД» алтынчы Бөтенроссия акциясе кысаларында Буа шәһәренең 2нче лицееның «РОСТОК» отряды «СТОП ВИЧ/СПИД»а кциясен үткәрде.
"SMS-балалар" акциясе барышында шәһәр халкына ВИЧ - йогышын йоктыру күзлегеннән куркынычсызлык нигезләрен белүгә экспресс-тест узарга тәкъдим иттеләр, буалыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. Проектта катнашучылар шәһәр халкына «SMS - балалар» проекты турында сөйләделәр. Шәһәрлеләр сәламәт яшәү рәвеше өчен хәрәкәтне хупладылар, проект турында кызыксынып сораштылар. Акциядә катнашучылар аларга сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр, ВИЧ йогышы, үз сәламәтлекләрен саклау ысуллары турында мәгълүмат булган яшүсмерләр өчен буклетлар тапшырдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акциядә безнең шәһәрдә яшәүче 37 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International