ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге»III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак.


4
май, 2019 ел
шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре «Георгий тасмасы. Мин-хәтерлим! Мин-горурланам!» акциясендә катнаштылар.

Әлки авылында Җиңү көненә багышланган чара узды. Бәйрәмдә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров та булды. Ул авылның 90 яшьлек юбилярларны котлады. Аларга сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде. Шулай ук бәйрәмне оештыручы Раил Зыятдинов та авылдашларын котлады. Чара бәйрәм концерты һәм чәй өстәле артында тәмамланды.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

1 Май-Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне. Буалыларны бәйрәм белән Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров котлады


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Адав-Толымбай авылында гомер итүче Фирүзә әби Әхмәтшинага 80 яшь тула. Ул еш кына тальянканы кулына ала. Соңгы көннәрдә ешрак моңсу көйләр уйный – сугыш кырында ятып калган әтисен Шәрифне искә ала. Гармун да-аның истәлеге.

“Татарстан Республика-сының сортсемовощ” җәмгыяте генераль директоры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Харис Камалиев җирдә хезмәт иң беренче чиратта шатлык бирергә һәм мул да,  тәмле дә уңыш китерергә тиеш, дигән фикердә. Иске Суыксу мәктәбе бакчасында уку йортлары җитәкчеләре, мәктәпләр яны участоклары хуҗалары белән  очрашкан тәҗрибәле белгеч нәкъ шул серләргә өйрәтте дә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гариза бирүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм көннәре белән котлый: 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне - һәм күп функцияле үзәк офисларында бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү һәм бирү графигы турында хәбәр итә. 

2019 елның 30 апрелендә «Минем документлар» офисларында эш көне 1 сәгатькә кыскартылган. 
Казанның Зареченский, Мәскәү, Яңа Савин, Дәрвишләр, Совет һәм Көньяк бүлекләре 8:00 дән 17:00 гә кадәр, ә Идел буе бүлеге 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында «Ветераннар икеайлыгы»социаль акциясе турында видеоролик урнаштырды.  Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Ветераннар икеайлыгы" кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына хокукын дәүләт теркәве өч көн эчендә бара!

Кичә, 29 апрельдә, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Буа төбәк бүлеге башкарма секретаре Наталья Храмова «Кояшкай» балалар бакчасының волонтерлар белән берлектә «Өлкән буын» федераль партия проектын һәм "Безнең кадерле ветеран" җирле партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Буа муниципаль районының Яңавыл авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Низамов Әнвәр Борһан улы янында кунакта булдылар.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы кысаларында Иске Суыксу мәдәният йортында Җиңү бәйрәме уңаеннан буыннар очрашуы булды. Чарада Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә карамакта торган тыл хезмәткәрләре, сугыш елы балалары, Иске Суыксу мәктәбе укучылары, социаль хезмәткәрләр, Мәдәният йорты белгечләре катнашты.

Чараның максаты булып бәйрәм традицияләрен югалтмау, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу торды.

Очрашу кунаклары өчен җиңү бәйрәме белән котлау әзерләнде, китаплар күргәзмәсе, Бөек җиңүдә һәлак булучылар өчен куелган һәйкәл янына сәяхәт оештырылды.Чара чәй табыны янында тәмамланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International