ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районында яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләргә Инвалидлар декадасы кысаларында бушлай мунча һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтеләчәк.

Казан буенча :

Болытлы, төнлә аязучан.

Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз кар, юеш кар.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-12˚.

Көндез һаваның максималь температурасы -3..-5˚.

21 декабрьгә кадәр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексыннан махсус биремнәрне үтәгез: тестлар, адымнар, күнегүләр — толстовка, ГТО символикасы белән рюкзак, «Спортмастер» челтәре кибетләрендә сатып алуга промокод, VK музыкасына өч яки алты айга язылуга промокод алу өчен баллар җыегыз һәм безнең спорт лидербордына эләгегез!

Буа районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Мәктәп укучылары да бу игелекле эшкә үз өлешләрен керттеләр. Районның барлык мәктәпләрендә диярлек төрле ярдәм акцияләре уза. Бу "Солдатка хат" та, сугышчыларга кирәкле әйберләрнең төрле җыемнары да.

Фестиваль «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү кысаларында узды.

Әлеге фестиваль үз эченә ГТО комплексы белән танышуны,аннан соң чарадагы төрле биремнәрне үтәп квестка бүлүне ала. Квестта иҗади, интеллектуаль, физик, психологик һәм балалар потенциалын үстерү өчен төрле биремнәр.

Фестиваль кысаларында балалар бию разминкасы оештырылда, анда балалар квестта катнашу алдыннан ял итеп алдылар.

2023 елның 24 ноябреннән 16 декабренә кадәр комплаенс һәм коррупциягә каршы тору буенча видеороликлар конкурсы игълан ителде. Анда югары уку йортлары студентлары һәм Татарстан Республикасының 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала.

Татарстанда "Беренчеләр Хәрәкәте"нең төбәк бүлеге «Беренче Советының " рәисен сайлыйлар. Җиңүче муниципаль лидерлар командасы белән бергә республикада балалар хәрәкәтен үстерәчәк һәм аны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.

Бердәм тавыш бирү көне Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә 2 декабрьдә узачак.

 


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия почтасы төп почта һөнәрләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын 115 000 хезмәткәр - почта бүлекчәләре операторларына, почтальоннарга, машина йөртүчеләргә, сортировщикларга һәм курьерларга, шул исәптән Татарстан Республикасында да, күтәрде. Агымдагы елда хезмәт хакын арттыруга компания инвестицияләре күләме 2,9 млрд сумга якын тәшкил итте.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2023 елның 27 ноябре кичендә, 28 ноябре төнендә һәм көндез урыны белән томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык көтелә. Киңәш итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр  кичүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.

Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара  бүлеге пенсия, хастаханә кәгазе, дәвалануга, укытуга, торакны сатып алуга салым ташламалары исәп-хисабы рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез-конвертлардагы хезмәт хакына риза булмагыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International