ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара  бүлеге пенсия, хастаханә кәгазе, дәвалануга, укытуга, торакны сатып алуга салым ташламалары исәп-хисабы рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез-конвертлардагы хезмәт хакына риза булмагыз!

Татарстан Росреестры яңа төзелешләрдә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Нинди сораулар ешрак консультациягә шалтыратучыларны һәм аларга җавапларны кызыксындырды - "Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез" дигән традицион сәхифәдә.

Имзаладым һәм төзүчедә кабул итү-тапшыру акты алдым, тик Дәүләт хезмәтләрендә фатирга милек турындагы мәгълүмат чагылдырылмый? Нишләргә?

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2023 елның 30 ноябрендә сәгать 10дан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздырырга планлаштыра. Халыкны Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.

"Татэнергосбыт" АҖ филиалының Буа шәһәре һәм Буа районы хезмәт күрсәтү зонасында планлы ремонт эшләре үткәрү турында мәгълүмат

Быел 2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләү Федераль казначылыкның Бердәм счеты аша гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан түләүләр белән Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе шөгыльләнә.

Шуңа бәйле рәвештә күп кенә компанияләрдә һәм индивидуаль эшкуарларда сораулар туа:


26
ноябрь, 2023 ел
якшәмбе

Атмосфера фронты узу сәбәпле, 2023 елның 26 ноябрендә көн дәвамында һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә явым-төшем һәм томан вакытында 500 м һәм аннан да азрак  аралыкта күз күреме  начарлануы көтелә.

2023 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән бозлы яңгыр;

- төнлә һәм көндез томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык.


25
ноябрь, 2023 ел
шимбә

Мәктәп укучыларының эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысаларында укыту семинарлары белем бирү учреждениеләре мәйданчыкларында, ә ерак районнардан килгән йөз укучы өчен «Волга» яшьләр үзәгендә узды.


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Бөтендөнья СПИД белән көрәш көненә багышланган «Иртәгә яшәр өчен бүген бел!»  акциясе кысаларында «Форпост» үзәге хезмәткәрләре ВИЧ/СПИД турында мәгълүмат һәм аның профилактикасы турында белешмә таратты.

Яңа бина Р.Люксембург һәм Кызыл Армия урамнары киселешендә төзеләчәк һәм дөньякүләм танылган рәссам Бакый Урманче исемен йөртәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International