ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

17 апрельдә  “Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча    компетенцияләр  үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә    (ДБУ) авыл  хуҗалыгы товарлары  җитештерүчеләренең һәм    Казан  шәһәренең  өлешләп  сату  кибетләре вәкилләренең    эшлекле   очрашулары  оештырылды.  Бу  чара  март аенда  Тәтеш  районында узган   һәм  республикада  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерү чараларын   гамәлгә ашыруга  юнәлдерелгән «Нәтиҗәле   кооперация  атналары»  чарасының  дәвамы  булды.

18 апрельдә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Уфага  эш  сәфәре  барышында Башкортостан Республикасында  Татарстан Көннәре  кысаларында     авыл  хуҗалыгы  мәсьәләләре  буенча  оештырылган түгәрәк  өстәләдә катнашты, анда  БР Хөкүмәте Премьер-министры  урынбасары вазыйфаларын  башкаручы    Илшат Фазрахманов,  ике  республикадан  да  фәнни  учреждениеләр һәм эре  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре вәкилләре  катнашты.  

Барлык социаль челтәрләр буенча да зур тизлек белән 1957 — 1966 елгы барлык хатын — кызларның да бер тапкыр түләнә торган акча алу хокукына ия булуы турында мәгълүмат таратыла, чөнки алар тупланма пенсиягә акча күчергәннәр, бары тик ашыгыч рәвештә Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләүләр бар: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү.


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

13-14 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының бокс федерациясе Буа филиалы боксчылары «ХАН» көрәш спорт клубы һәм Югары Ослан районы спорт мәктәбе призына егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча беренче ачык турнирда катнаштылар. Идел аръягы зонасы, Яшел Үзән, Биектау районнары, Казан, Марий Эл шәһәрләреннән һәм районнарыннан 130 катнашучы җыелган әлеге турнирда безнең өч яшь боксчы призлы урыннар алды.

17 апрельдән Буа районында «Россия балалары-2019» оператив-профилактик операциясенең беренче этабы старт алды, ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чараның максаты-яшүсмерләр арасында наркомания таралуны кисәтү һәм аларны җинаятьчел мохиткә җәлеп итү фактларын ачыклау.

Бүген, 18 апрель көнне, Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветеранына, Сталинград сугышында катнашкан Сафиуллин Гариф Латфулла улына Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмасы тапшырды. 

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре "Йөрәктән йөрәккә" дигән музыкаль-уен программасы уздырганнар. Чара барышында интернат-йортта яшәүчеләр уеннарда актив катнаштылар, "Алмагачлары", "Эх сез матур һәм кызлар"җырлары җырладылар.

Кичә, 17 апрель көнне, Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында КНИТУ һәм ГиС РХ вәкилләре белән берлектә район педагоглары һәм укучылары өчен белем бирү-мәгърифәтчелек чарасы узды. Районның 6-8 сыйныф укучылары алдында физика-математика фәннәре докторы, РФА БИМИ фәнни үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, МФТИ профессоры А. В. Савватеев "Астрономия һәм математика тормышта "дигән лекция белән чыгыш ясады. 9-10 сыйныф укучылары алдында ГИС РХМС профессоры Б. Е. Штерн "Галәм кайдан алынган?" дигән презентация белән чыгыш ясады.

Буа муниципаль районының "Гармония " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары С. В. Шакирова һәм К. С. Князева 3 нче социаль участогында «Закон һәм кыйммәтләр» программасы буенча "Балигъ булмаганнарга хокукый җаваплылык " темасына яшүсмерләр белән төркемле дәрес үткәрделәр. Әлеге чарада 25 яшүсмер катнашты.

Россиядә көн саен күчемсез милек белән күп эш башкарыла: кемдер сатып ала, кемдер сата, ә кемдер алмаша. Шул ук вакытта һәркем киләчәктә үткәрелгән алыш-бирештән тискәре нәтиҗәләрен бетерергә омтыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International