Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара салым инспекциясе салым түләүчеләрне "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон белән 22.05.2003 елдагы 54-ФЗ номерлы "Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында, шул исәптән контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану тәртипләренә үзгәрешләр кертү хакында искәртә.
Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, Буа муниципаль районының иң яхшы укытучыларының педагогик тәҗрибәсен тарату һәм белем бирү эшчәнлегендә инновацион технологияләрне тарату максатларында 2018 елның декабреннән 2019 елның февраленә кадәр «Россиянең ел укытучысы», «Россиянең ел тәрбиячесе», «балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», «2018/2019 елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют» Бөтенроссия һөнәри бәйгеләренең муниципаль этаплары уздырылды. Анда безнең районның 71 педагогик хезмәткәре катнашты.
Буа муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү "Гармония" үзәге базасында бинадан ашыгыч эвакуация буенча практик өйрәнүләр узды. Чара сәгать 10.00 да янгын чыганагы булу турында тавышлы элемтә системасы буенча игъланнан башланып китте. Барлык хезмәткәрләр инструкция буенча үз кабинетларында электр приборларын сүндерде, тәрәзәләрне япты һәм үзләре белән кыйммәтле әйберләр һәм документларны алып бинадан чыктылар. Хезмәткәрләрнең гамәлләре төгәл һәм чарланган, куркынычсызлык таләпләрен бозмый гамәл кылулары ачыкланды.
Бүген Буа шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы базасында район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, куст этапларында җиңүчеләр арасында «Умники и умницы» интеллектуаль конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйге безнең районның 18 катнашучысын берләштерде. Сынаулар катлаулы, әмма катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Балалар үзләренең эрудициясен һәм белемнәрен күрсәтеп, барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.
Шундый күркәм традиция бар: Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан һәр елны район җитәкчелеге, депутатлар безнең районда яшәүче ветераннарга шәхсән барып хәлләрен белешәләр, Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерәләр һәм аларга нык сәламәтлек телиләр.
Бу максатта бүген, 17 апрельдә, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин белән очрашты. Ул ветеранны котлады һәм аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бүләк җыелмасы тапшырды. Үз чиратында ветеран район башлыгына даими ярдәм күрсәткәннәре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук сугыш вакытында кичергән авырлыклары, совет солдатларының фидакарьлеге турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Талпан вирусный энцефалит - үзәк нерв системасының өстенлеге белән кискен йогышлы авырулар авыруы. Авыру нәтиҗәләре: тулысынча савыгудан, сәламәтлекне бозуга китерә, инвалидлыкка һәм үлемгә китерә торган очракларга кадәр.
“Коммуна” хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештеләр. Беренче булып кырга дым туплау агрегатлары, туфрак бераз җилләгәч минераль ашлама кертү агрегатларында механизаторлар эшне башлады.
Узган шимбәдә буалылар тоталь диктант язды. Быел аңа 55 кеше кушылды. Ул ветеринария техникумында узды.
Ветеринария техникумы, медицина училищесы студентлары, шәһәр мәктәпләре вәкилләре “ЗУЭС”, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре бер аудиториягә генә сыешмадылар. Текст авторы — журналист Павел Басинский М. Горькийның “На дне” әсәренә багышланган язмасын экран аша үзе укыганнан соң алар ике аудиториягә бүленделәр. Диктант язучыларга аларны тоталь диктантны оештыру кураторы Дания Сәгыева, куратор-филолог Гөлнара Латыйпова укыдылар. Дания Ибраһимовна белдерүенчә, диктантларны тикшерү әле дәвам итә. “Бишле”ләр саны 14кә җиткән инде. Акциядә катнашучылар билгеләрен техникумга килеп тә, 27 апрельдән соң Тоталь диктантның рәсми сайтында да белә алалар.
Шушы көннәрдә Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы үткәргән “Муниципаль идарә итү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Алар арасында буалылар да бар.
“Шәһәр һәм авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясенең җиңү Дипломы муниципаль район башлыгы Марат Җаббаровка бирелде. Ә Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев “Муниципаль хуҗалык һәм тормышны тәэмин итү системасы” номинациясендә бүләкләнде.
Агымдагы ел башыннан автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә (ОСАГО) яңалыклар керде. Алар нигездә полис бәясен исәпләп чыгаруга кагыла. Автомобильчеләрнең кайсылары отачагы, кемнәргә күбрәк чыгым тотарга туры килүе турында аңлатуын сорап “Росгосстрах”ның Буа шәһәрендә агентлыгы җитәкчесе Шамил Садриевка мөрәҗәгать иттек.