12 апрельдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк, дип хәбәр итә«Татар-информ» МА, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына сылтама белән.
"Мега-Талант" талантлар үсеше үзәге информатика буенча XII Халыкара олимпиадага йомгак ясады. Ярышларда катнашкан «Буа медицина училищесы» ДАҺБУ беренче курс студентлары җиңүче дипломнары белән - Гильманова Гүзәл, Гимадиева Ләйсән, Садретдинова Әдилә, Вафина Венера, Гимадиева Ландыш, Замалтдинова Эндже, Исмагилова Гөлгенә һәм призерлар дипломнары белән - Гыйниятуллин Илназ, Низамова Айгөл, Гомәров Фаил, Әхмәдышева Зөлфия бүләкләнделәр.
Студентларны олимпиадага әзерләүне информатика укытучысы Наилә Сабитова алып барды. Студентларны һәм укытучыны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Акватерапия " технологиясе кертелде. "Дельфин" спорт комплексы белән килешү төзелде, аның нигезендә социаль хезмәт алучылар атна саен бассейнга йөриләр.
2019 елның 5-7 апрелендә Казан шәһәренең «Дуслык» олимпиада үзәге базасында профсоюзның республика педагогик мәктәбенең (РПШ) IV сессиясе узды, аның эшендә Буа муниципаль районының яшь педагоглары: Владимир Ласкин - Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы, яшь педагоглар ассоциациясе рәисе һәм Буа шәһәренең 5нче гимназиясе математика укытучысы Яна Арефьева катнаштылар.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
Бүген Буа шәһәренең Ял үзәгендә «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» программасы буенча авыл җирлекләре башкарма комитетлары, районның мәгариф, мәдәният идарәләре, финанс-бюджет палатасы специалисталарының квалификациясен күтәрү буенча укулар ачылды.
Бүген, 8 апрель көнне Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булып китте. Аның районга визиты барышында район башлыгы М.А. Җаббаров белән очрашу булды, анда шулай ук көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Буа районы Имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты. Очрашу кысаларында алар ислам, радикаль агымнарның, экстремизмның зыяны, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү турында фикер алыштылар.
"Теремок" балалар бакчасы территориясендә бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан спорт флешмобы узды
Экологик укыту максатыннан Буа шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында, «Үз регионыңны сакла, синең өчен яраткан ул» девизы астында «ЭКОяз-2019» санитар-экологик икеайлык башланды.
Массакүләм мәгълүмат чараларында 8 апрельдән шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярамый дигән мәгълүмат пәйда булды. Моны яңартылган җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторы үз көченә керүе белән бәйлиләр. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде һәм «рөхсәт ителгән» төрләре тасвирламалары тәгаенләнде. "Әлеге редакциядә классификаторның «җиләк-җимеш, яшелчә, бахча» дигән сүзләре төшереп калдырылган, әмма гомуми формулировка - «авыл хуҗалыгы культуралары» үстерү", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина