ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районы «Макулатура тапшыр – агачны коткар! " Федераль экологик проектында катнашты. Проект халыкны экологик яктан агарту һәм халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыю эшчәнлегенә кызыксындыру максатыннан үткәрелде.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары " Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Балаларга бәйрәм бүләк ит» дигән чара оештырдылар. Чараның төп максаты-күтәренке кәеф булдыру, балаларның ялын оештыру иде.

Бу хакта 8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә узган киңәшмәдә әйтелде.  Очрашуның темасы Татарстан Республикасы хуҗалыкларында сугаруда азык культуралары игүнең нәтиҗәлелеген арттыру иде. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Фаик Софиоллин, хуҗалыклар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Аякларда нык басып торган һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче эшмәкәр Марат Фәсхиев Татарстанда онытылган бөртекле культура-полбаны яңадан торгыза

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясаганда хәбәр иттеләр. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Кешенең Россия Пенсия фондын түләү хокукы туктатылу очраклары да бар. Бу төрле сәбәпләр аркасында булырга мөмкин. Мәсәлән, эшкә урнашу нәтиҗәсендә яки кеше эшкә сәләтсез булудан туктагач. Мондый хәлләр килеп чыкканда Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә кирәк, артык түләүләрне булдырмас һәм аннан соң түләтүләрне булдырмау өчен

Росреестр РФ Гражданлык кодексына һәм күчемсез милек турындагы законнарны камилләштерү өлешендә кайбер башка закон актларына үзгәрешләр кертүне күздә тота торган закон проектлары өстендә эш алып бара.  Әлеге закон проектлары күчемсез милек объектының төгәл төшенчәсен, шулай ук хәрәкәт һәм күчемсез милекне чикләү критерийларын билгели.

Буа шәһәренең М. Вахитова исемендәге гимназиянең  "Мөстәкыйль балалар" проекттында катнашучылардан торган  мобиль төркем шәһәр үзәгендә «Әзер бул! Юк, дип әйт!» акциясен үткәрде.

1 нче зона эзләү-коткару отряды мәгълүматларына караганда, Зөя елгасындагы су дәрәҗәсе акрынлап арта бара, ләкин ул Кыят һәм Килдураз авыллары янындагы Зөя аша түбән су күпереннән түбәнрәк.

11 апрель көнне Яшьләр паркында Буа медицина училищесы, 2-нче сәнгать мәктәбе, 5-нче гимназия, мәдәни үсеш үзәге, "Зеркала" ВИА, ветеринария техникумы, шулай ук Апас муниципаль районының "АВРОРА" эстрада төркеме вәкилләре катнашында, "Байрак" газетасының 100 еллык юбилеена багышланган, "Язгы аромат" фестивале узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International