ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 11-20 маенда Буа шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының Идел аръягы төбәгенең чиктәш район үзәкләрендә (Апас, Олы Кайбыч, Тәтеш, Иске Чүпрәле, Кама Тамагы) «Буа: диалог киңлеге»III Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Татарстан Республикасы, Иран, Швеция, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары да катнашачак.

2019 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара “Татар кызы -2019” бәйгесе уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын : тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора. Бәйгенең беренче этабы Татарстан Республикасы районнарын зоналарга туплап сайлау турларын уздыруны үз эченә ала. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрвәр татар кызлары чакырыла. Зональ этапта катнашу өчен, конкурсантларга сәламләү ( 2 минут) һәм иҗади номер (5 минут) әзерләп килергә кирәк булачак. Бәйге Чистай шәһәрендә узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 8 9053 133 090

Шушы көннәрдә Казан медицина көллиятендә республиканың урта медицина белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды.
Буа медицина училищесы студенты Хәкимова Энҗе олимпиаданың җиңүчесе булды, ул 25 апрельдә Омск шәһәрендә узачак федераль этапта Татарстан Республикасы данын яклаячак.

Борынгы рус традициясе буенча ел саен март ахыры-апрель башында, җылы илләрдән кошлар кайтканда, кешеләр алар өчен сыерчык оялары һәм башка оялар корганнар. Бу кошларга үз йортын табарга гына булышмый, ә кешене табигатькә якынайта. Шул ук вакытта борынгы халык яз килүен билгеләп үткән. Кичә, 2 апрель көнне, «Алтынчәч» балалар бакчасында «Кошларга йорт бүләк итегез» экологик акциясе узды, анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре "Зөя буйлары" дәүләти табигать тыюлыгы вәкилләре Гыйбадуллин И.И., Белов Н. П., Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече Ваһапова Г. А. катнашты. Акциядә ата-аналар һәм балалар бакчасы балалары катнашты. Алар 30дан артык сыерчык оясы ясадылар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм бабайлары, алар өчен яхшы, матур һәм кызыклы йортлар ясап, канатлы дусларга мәхәббәтләрен күрсәттеләр.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре «Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы кысаларында социаль иминият фонды белгечләре һәм җитәкчесе-МСЭ буенча табиб Гафуров Баязит Солтанович белән очраштылар.

2 апрель - "Бөтендөнья балалар китабы көне". Шул уңайдан "Аленушка" балалар бакчасының урта төркем тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләр белән бергә Буа шәһәренең үзәк китапханәсенә бардылар. Аларны китапханә хезмәткәрләре каршы алды, "Үзеңне китапханәдә ничек тотарга?" дигән әңгәмә һәм " Китаплар кайда яши?" исемле экскурсия үткәрделәр.

2019 елның 8-18 апрелендә "Сетевая компания "ААҖнең" Буа электр челтәрләре " КТП ревизияләренә бәйле рәвештә электр энергиясен вакытлыча бирү түбәндәге адреслар буенча туктатылачагы турында хәбәр итә:

Бүген, 2 апрель көнне район мәдәният йортында Зур КВН фестивале узачак. Таныш һәм яңа командалар - республиканың яшүсмерләр һәм студентлар лигасыннан, "Эшче яшьләр" лигасыннан.  10нан артык күңелле һәм тапкыр коллектив! Фестивальнең махсус кунагы - Татарстан Республикасы чемпионаты җиңүчесе, "АлгА" лигасы катнашучысы, "Икмәк" КВН командасы!

Апрель аеннан башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музей-тыюлыкларына керү барлык килүчеләр өчен бушлай булачак.

Буа муниципаль районын "БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Мерсин шәһәренең муниципаль театры киләчәк. 13 май көнне Мәдәни үсеш үзәгендә алар тарафыннан Зейбек Хашметның "Туй яки барабан"(Düğün ya da Davul) спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль бүгенге көнгә кадәр кайбер төрек авылларында саклана торган борынгы туй йолалары турында. Комедия төрек телендә, рус теленә синхрон тәрҗемә белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International