Шәһәрдә яшәүче Клара Ионовага сугыш бетеп 72 ел үткәннән соң әтисе Салих фронттан язган хатларны беренче мәртәбә кулына алырга насыйп булды. Моңарчы ул аларның барлыгын башына да китермәгән. Яу кырында башын салган солдатның 83 яшьлек кызы бүген мондый “очрашуга” күз яшьләрен тыя алмый шатлана да, нигә хатлар миндә түгел, дип ачыргалана да.
Буалы Рүзәл Алтынбаевка әле 11 яшь. Ә ул инде тәҗрибәле хоккейчы – соңгы өч айда Казанның данлыклы “Ак Барс” клубы уенчысы. Ике көнгә генә туган шәһәренә кайтырга вакыт тапкан талантлы яшь спортчы белән без дә таныштык
Узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлеге үз категориясендәге подразделениеләр арасында бишенче урынга чыкты. Бу – 2016 елдагыдан өч баскычка югарырак дигән сүз. Бишлеккә керүгә ничек ирешелде, кайда нәрсә эшләп җиткерелмәде – ведомствоның чираттагы йомгак утырышында сүз шул хакта барды.
Яңа ел башыннан район балалар бакчаларында тукландыру системасы үзгәрде. Хәзер барлык бакчаларда бер төрле ризык пешерелә, ә аны әзерләүгә продуктлар атнага берничә тапкыр турыдан-туры Казаннан кайтарыла. Яңалык отышлымы?
Иске Суыксу Выселкасыннан Равия апа Шәрәфетдинова,Кырык Садактан Минҗиһан Җамалиева үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп уздылар.
Адав-Толымбай авылы мәдәният йортында төрле түгәрәклэр уңышлы гына эшләп килә.
Кырык Садак авылында Корбан ашы үтте. .jpg)
.jpg)
.jpg)
Бүген Буа авылларында Полиция Кыш бабае белән Кар кызы йөрде
Районның ЗАГС бүлегендә бүген 191нче пар булып никахларын 20 яшьлек Юныс Мифтахетдинов һәм 22 яшьлек Арина Арабова рәсмиләштерделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева яшьләргә гаиләләренең беренче документын тапшырганнан соң аларга теләкләрен әти-әниләре, якыннары, дуслары җиткерделәр.
31 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Үзәк һәм Яшьләр паркларындагы чыршылар янында музыкаль-уен программалары үткәреләчәк.