ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга

Берничә көннән Яңа ел каникуллары башлана. Ялларыгыз имин булсын! Шул ук вакытта сезгә хәлиткеч хәлләр килеп туганда ашыгыч шалтырату өчен экстрен хезмәтчелекләр телефон номерларын исегезгә төшерәбез 


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр районда “Игътибар, балалар!”  профилактик акциясе дәвам итә.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Соңгы көннәрдә бәйрәм рухы белән яшибез. Тимер каркаслардан биек чыршы бастырылды, урамнарда боздан Кыш Бабай, Кар Кызы, җәнлекләр катырыла башлады. Боларын күргән бар инде. Быел буалыларны тагын нәрсә белән гаҗәпләндерергә уйлыйлар?


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Быел кыш көттереп кенә килсә дә,  бар дөньяны бик тиз ап-ак итте. Соңгы көннәрдә дә тоташ кар яуды, буранлады да.  Кичә бозлавык иде. Табигатьнең бу бүләкләре белән көрәшми мөмкин түгел – юлларны кардан, боздан арындырырга кирәк. “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәре)” җәмгыяте хезмәткәрләренең моңа ничек өлгерүен урынга чыгып өйрәндек.

Чәй турында сәгатьләр буе сөйли ала Карлы авылында яшәүче Зәкия Мигранова. Ул аларның исен дә, төсен дә, сортын да әллә кайдан аера. Ун ел буенча чәй традициясен өйрәнүче ханым янында без дә кунакта булып кайттык.

Шушы көннәрдә районның САПСАН көрәш сәнгате клубы спортчылары Минск шәһәрендә узган җиденче Халыкара көрәш сәнгате уеннарыннан җиңү белән кайттылар.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

М.Вахитов исемендәге гимназиядә татар КВН командасы да оешкан быел. 9-10 сыйныфлар укучылары Айзилә Әхмәдуллова, Сиринә Гыйззәтуллина, Рената Шәрипова, Зилә Садыйкова, Алмаз Мәхмүтов, Камил Галиев һәм капитан Аяз Нәфиев Казанда Татар КВН лигасында чыгыш ясап кайтырга өлгергәннәр инде. республиканың төрле уку йортларыннан,  хәтта Россия регионнарыннан студентлар, хезмәткәрләр командалар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганнар.

Шушы көннәрдә Казахстанның Станиславский исемендәге Караганда рус дәүләт драма театры коллективы Буа сәхнәсендә чыгыш ясады.  Аның директоры Дунай Еспаев Буада икенче тапкыр, март аендагы халыкара фестивальгә ул казах драма театры сәнгать җитәкчесе сыйфатында килгән иде. Тамашачы аны ул уйнаган Гамлет роле аша хәтергә төшерә ала. Дунай әфәнде белән ике коллектив арасында театраль дуслык, Казахстанда театрларның хәле турында сөйләштек.

“Яшьлек” спорт мәктәбендә шушы көннәрдә  JuniorSkills регламенты буенча мобиль  робототехника компетенциясенең  челтәр ярышлары үтте. Алар Казан зонасында февральдә узачак республика этабына  үтү өчен көрәште.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

45 ел бер  мәктәп диварларында укучыларга физик тәрбия дәресләре бирде Вячеслав Шурбин. Аның хезмәт кенәгәсендә ике язу – шәһәрнең интернат-мәктәбенә эшкә алынуы һәм аннан лаеклы ялга китүе турында. Шушы көннәрдә 70 яшен тутырган педагогик хезмәт ветераны бүген районда өченче яшь  спорт ветераннары командасын җитәкли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International