Буа театры бинасында Әниләр көненә багышланган тантана үтте.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов ачты.
– Тормыш ул әнидән башлана. Ул баласын яратучы, аны тормышка өйрәтүче, яклаучы, ярдәм кулы сузучы, аңлаучы илаһи зат. Кадерле балаларыгыз сезнең таянычыгыз булсыннар, ышанычыгызны акласыннар, кадерле әниләр, – дип мөрәҗәгать итте ул залдагы аналарга.
Ә “Ана Даны” медаленә лаек булган, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булучыларның әниләренә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.
25 ноябрь көнне сәгать 10:00 да - 9 илдә һәм 20 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак.
26 ноябрь көнне 9 сәгатьтә “Юность” спорт мәктәбендә Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Ленар Вәлиуллин истәлегенә ир-егетләр арасында волейбол буенча районара турнир уздырыла.
Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерлә, диләр. Җәен отпуск вакытында ял итеп кайтасың килсә, чит ил паспортын кышын ук рәсмиләштерсәң, яхшырак. Моны тизрәк һәм очсызрак бәягә эшләргә дәүләт порталы ярдәм итә
Җырлап-биеп каз суйдылар бу атнада Күл Черкене авылында.
Савымчы хатын-кыз һөнәре дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Кырык Садак авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында берьюлы өч ир-ат сыер сава.
Зөфәр Хисамов башваткычлар чишәргә яратучыларга яхшы таныш. Ул 55 елдан бирле шушы эш белән "агуланган".
10 ноябрьдә өченче чакырылыш Буа муниципаль район Советының 26нчы утырышы булды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһүдин катнаштылар.
Бүген Буа драма театрында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Сезнең тынгысыз, авыр һәм киеренке хезмәтегез - тынычлыгыбыз гарантиясе. Закон бозуларга каршы аяусыз көрәш ачып, үзегезнең гомерегезне дә куркыныч астына куясыз, халык иминлеге хакына үзегезне калкан итәсез.