2022 елда җирле үзидарә органнары элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының 1,5 мең хуҗасын ачыклаган.
Татарстан Росреестры 2022 ел өчен статистик мәгълүматларга анализ ясады һәм республика территориясендә ешрак нинди индивидуаль торак йортлар төзелүен ачыклады
“Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында һәм Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Укыту һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасы буенча өйдә дәресләр үткәрәләр.
Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.
Буа районында мобилизацияләнүчеләр гаиләләре йортларны ремонтлауда, документларны рәсмиләштерүдә һәм утын әзерләүдә ярдәм алдылар. Кергән 60 тан артык сорауның 45 е хәл ителгән, дип хәбәр иттеләр район матбугат хезмәтендә. Әлеге категориядәге гаиләләргә ярдәм итү буенча киңәшмәне Буа хакимиятендә атна саен үткәрәләр.
Уртак эш-берләштерә! Бүген Буа районында яшәүчеләрнең барысы да мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм җыюда катнаша.
"Без тынычлык өчен!" акциясен тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге балалар үткәрде. Очрашу Ырынгы авылы клубында узды. Акциянең максаты турында әңгәмәдән соң, балалар сатып алынган товарларын пакетларга бүлделәр. Солдатларга җылы оекбаш, сабын, бәдрәф кәгазе, шулай ук куертылган сөт, козинаки, пирожныйлар, кофе, чәй җибәреләчәк. Һәр посылкага балалар язган шигырьләр һәм хат-рәсемнәр салынды.
Буа шәһәренең гуманитар ярдәм җыю пунктына укучылар батарейкалы фонарьлар алып килделәр. Роберт аларның "Дус сыйныф серләре" конкурсында җиңүләре һәм акчалата сертификат алулары турында сөйләде. Балалар бу акчаны безнең солдатлар өчен кирәкле әйберне сатып алуга юнәлтергә булдылар.
Татамида очрашу Биектау районында узды. Ярышларга Россиянең 21 төбәгеннән 1500дән артык каратист җыелган.
Буа клубында катнашучылар Фәрхәд Фәхретдинов 14-15 яшьлекләр категориясендә икенче урынны алды (ката), 12-13 яшьлек спортчылар арасында Айнур Яруллин өченче урынны алды (ката). 10-11 яшьлекләр категориясендә Матвей Илюшкинның кумитеда – өченче, ката-икенче. Кумитеда 8-9 яшьлек спортчылар арасында Эмиль Галимов-беренче, Артем Курденко өченче урыннарны алды. Иң яшь каратистлар арасында өченче урында Камил Абдуллин (ката).
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Буа районының «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узу өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итәләр.
Буа районының Әлши урта мәктәбендә шушы мәктәпне тәмамлаган махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарга истәлекле такталар ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Ранис Камартдинов, хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәм мәктәп укучылары катнашты.