ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназия базасында инвалид балалар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иң гади автомодельләр буенча команда ярышлары узды. Ярышларны оештыручылар: "Республика мәктәптән тыш эш үзәге" дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм "Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге". Ярышларда 7 яшьтән 13 яшькә кадәр  балалар катнашты. Җиңүчеләр 3 номинация буенча 2 яшь категориясендә билгеләнде.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 1 декабрендә физик затларның 2021 елга милек салымын түләү вакыты бетте. Әгәр салым түләүче салымнарны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.

Финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс белемен күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла (алга таба - финанс зачеты). Узган ел Татарстан Республикасы, халык арасында максималь активлык күрсәтеп, Россия Федерациясендә беренче урынны алды (36 меңнән артык кеше). Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның шәхсән катнашуы финанс зачетының югары популярлыгында мөһим фактор булды. Быел финанс зачеты 1-15 декабрь көннәрендә http://finzachet.ru сайтында үткәрелә. Анда катнашу, дөрес финанс чишелешләрен кабул итү, үзеңне мошенниклардан яклау һәм интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен гражданинның белем һәм күнекмәләре җитәрлекме икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк.


3
декабрь, 2022 ел
шимбә

Буа районының мобилизацияләнгән гаиләләрен карап чыкканнан соң, ярдәмне гомумиләштерү һәм волонтерлык хәрәкәтен булдыру турында карар кабул ителде, дип хәбәр итте үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов.


2
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан 2022 елның 25 декабреннән алып  5 декабрьгә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» уздырыла.

«Кайнар линия» телефоны: Казан 8(843) 238-53-68 900 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 238-98-54 телефоны буенча 10:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, бу банк ризалыгы булганда мөмкин 

Гамәлдәге законнар нигезендә, ана капиталы акчаларын кулланганда, күчемсез милек хокукы гаиләнең барлык әгъзаларына да теркәлә.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

 

Игътибар итегез, ПСН буенча салым суммасын түләүнең соңгы срогы җитә.

Патентның түләү вакыты патент срогына бәйле.

6 айга кадәр булган Патент срогы эчендә түләнергә мөмкин.

 Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече «ярдәм кулы суз» дигән акция оештырган. Акция мөмкинлекләре чикле гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

«Интернетны үстерү институты» (алга таба – ИРИ) автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан үткәрелә торган яшьләр контентын булдыру буенча конкурс тәмамлана.

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Уңайлы залга балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Залда балаларны әкият геройлары,  биек курчаклар һәм кызыклы мастер-класслар каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International