ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балигъ булмаган бала торак яки андагы өлеш, җир  кишәрлеге һәм башка күчемсез милек милекчесе булса, салым түләүче дип таныла.

Бала өчен салымнарны ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр һәм QR-код яки штрих-код буенча электрон сервислар, банк, җирле администрация кассасы, почта, КФҮ аша түләргә мөмкин.

 

Татарстан Росреестры экспертлары элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының (518-ФЗ) хокук ияләрен ачыклау турындагы законга кертеләчәк әлеге һәм башка үзгәрешләр турында сөйләделәр. 

Әлеге мәгълүмат ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан оештырылган муниципаль берәмлекләрнең мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр өчен укыту семинары вакытында яңгырады. Аны үткәрү вакытында 2022 елда булган Россия Федерациясенең Җир һәм чиктәш законнарына төп үзгәрешләр аңлатылды. Татарстан росреестрыннан семинарда җитәкче урынбасары Артем Костин һәм күчемсез милекне дәүләти теркәү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашты.

Буа шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек җирле Дмитрий Ярылкинга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау) гаепле дип тапкан.

Судта 2022 елның 30 апрелендә ирнең Буа районы Кыят авылындагы шәхси йортларның берсенең коесыннан 2 насос урлавы ачыкланган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм урлаганын кире кайтарган.

Суд ирне 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Татарстан Росреестрының 1нче номерлы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве һәм кадастр исәбе бүлеге башлыгы Алсу Сафина җавап бирә 

Минем бик олы туганымның авылда йорты бар, ул әле яшь вакытта ире белән төзегән. Аның өенә бернинди документы да юк, һәм алар кайчандыр булганмы, ул хәтерләми. Бу очракта нәрсә киңәш итә аласыз?

Буа шәһәр прокуратурасы 30 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 112нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (белә торып сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү).

Судта ачыкланганча, 2022 елның 12 июнендә үз өендә Чуваш  Биморзасы авылында, бергә яшәүче хаты-кыз белән бәхәс вакытында аны кыйнаган һәм битенә, тәненә, кул-аякларына суккан. Ике яктан яңак сыну белән хатын-кыз хастаханәгә салынды.

Буада яңа ел бизәлешен һәм иллюминация урнаштыруга керештеләр. Район башлыгы кушуы буенча, барлык эшләр 10 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, дип билгеләп үттеләр район матбугат хезмәтендә.

     «Быел яңа ел конструкцияләрен һәм бизәлеш әйберләрен сатып алмаска дигән карар кабул иттек»,- дип язды телеграм – каналында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов

    Элегерәк, шәһәр бизәлеше быел яңартылыр дип фаразланган иде. Әмма берничә киңәшмәдән һәм мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән очрашулардан соң, булган конструкцияләрне тәртипкә китерү һәм алар ярдәмендә бәйрәм кәефе тудыру турында карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, Буада беренчеләрдән булып һәркемнең ихтыяҗын билгеләү өчен мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән шәхси очрашулар башланды. Аерым алганда, волонтерлык ярдәме оештырылган, җәмәгать транспорты өчен түләүләр бетерелгән, мобилизацияләнүчеләр дарулар белән дә тәэмин ителгән.

Буада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны кабул итүе узачак.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Буада гражданнарны кабул итәчәк.

 

Сорауларыгызны шәхсән 2022 елның 22 ноябрендә 13.00 сәгатьтә бирү мөмкинлеге бар.

Кабул итүгә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе аша 8(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Корпорация МСП» АҖ белән берлектә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре заказчыларның сатып алуларына керүен тәэмин итү мәсьәләсе буенча бушлай белем бирү семинары (көндезге-дистанцион форматта) үткәрә.

Чара 22 ноябрьдә  10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак:Петербург ур., 28, 3 кат, «Алафузов» конференц-залы.

Чарада көндезге катнашу өчен сылтама буенча мәҗбүри теркәлү узарга кирәк https://семинар-мсп.рф/kazan2022.

Быел Буа районы Норлат авылында яшәүчеләр инде дүртенче тапкыр бергә гомуми изге эш хакына җыела. Бу ялларда да авыл халкы чираттагы тапкыр зиратка килде һәм өмә үткәрде. Авыл халкы элек киселгән корыган агачларны һәм ботакларны  чыгарган.

Ремонт эшләре 2022 елның икенче кварталында башланган һәм 2 этапка исәпләнгән. Беренче этапка гына да 405 млн.сумнан артык акча җибәрелгән. Яңартылган бинада профессиональ артистларның, музыкаль коллективларның чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар каралачак, мәйдан да шактый артты. Реконструкцияне 2023 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.

 

«Мәдәният» милли проекты кысаларында быел Татарстанда Алабугада һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге, муниципаль районнарда 5 авыл мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International