«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 2022нче елның 27 сентябреннән 20 октябренә кадәр вакыт интервалында Татарстан Республикасы территориясендә кояш интерференциясе (кояшның иярчен җир асты станцияләренең антенналарына тәэсире) бәйле рәвештә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең кыска вакытлы начараюы мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Ел инженеры” республика конкурсын Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уздыру турында 2019 елның 22 апрелендәге 325 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү һәм таратуны тәэмин итү максатларында “Ел инженеры” III республика конкурсы (алга таба - Конкурс) старт алды.
Буа районы Башкарма комитетының утырышлар залында хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды. Утырыш барышында 2022 елның 9 аендагы төзелеш оешмаларында хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау эшләренә йомгак ясалды, шәһәр предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә хезмәткәрләргә алдан һәм даими медицина тикшерүләре уздыруны оештыру мәсьәләсе каралды. Шулай ук су белән тәэмин итү, канализация, газ һ.б. эшләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү турында докладлар тыңланды.
Каенлык авылында яшәүче тыл хезмәтчәннәре Вәлиуллина Сафия Барый кызына, Хәйретинова Нәзирә Гафият кызына Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның шәхсән котлавын тапшырдылар
90 яшьлек юбилей белән Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, авыл башкарма комитеты җитәкчесе һәм туганнары котлады.
Мәртәбәле кунаклар юбилярларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне Сафия апа белән Нәзирә апага бик күп матур теләкләр теләнде.
Кадерле якташлар!
1 октябрьдә без традиция буенча Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм - фронтта һәм тылда Бөек Җиңү яулаган, сугыш белән җимерелгән халык хуҗалыгын торгызган, космосны буйсындырган, бүгенге имин, тыныч тормышыбызның нигезен тудырган кешеләргә ихтирам белдерү.
Кадерле якташлар, өлкән буын вәкилләре! Сезнең мәңгелек батырлыгыгыз, ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез ихлас соклану һәм йөрәкләребездә Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята. Үзегезнең активлыгыгыз, энергиягез, тормышны яратуыгыз, үсеп килүче буын турында фидакарь кайгыртуыгыз белән сез безне якыннарыгыз һәм бөтен ил язмышы өчен җаваплылыкка өйрәтәсез.
Бүгенге көндә Буа районында өлкән яшьтәге 13 877 кеше яши. Безнең горурлыгыбыз булган, безгә бик кадерле кешеләр алар. Һәм бүгенге бурычыбыз- сезнең хезмәтегезнең җимешләрен саклап калу, арттыру, сезнең иҗади эшегезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү һәм сезгә сыйфатлы, канәгатьлек китерүче лаеклы тормыш шартлары тәэмин итү.
Кадерле өлкәннәребез! Туган якка мәхәббәтегез, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм ихтирамын телим. Бәхетле булып, иминлектә яшәгез!
2022 елның 05 октябрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» үткәрә.
Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга түбәндәге вәкилләр ярдәм итәчәк:
-Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты;
-Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие » хатын-кыз депутатлары берләшмәсе;
-Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
-Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге;
-Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе;
-Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы;
-Россия пенсионерлар союзының төбәк бүлекчәсе.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук үз сорауларыгызны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефоны номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында 2022 елның 26 сентябреннән Буа муниципаль районында бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга чыккан пенсионерларга, бетерелгән оешмаларда эшләгән пенсионерларга хәйрия ярдәме бирү буенча акция үткәрелә.
29 сентябрьгә әлеге категория гражданнарга 5 кг. югары сортлы он 3 272 пенсионерга бирелде. Бу акциядә барлыгы 3617 өлкән кеше катнашачак.
Бүген, 2022 елның 30 сентябрендә Буа дәүләт драма театрында 1952 елгы юбилярлар чакырылган чара булды.
Чарада катнашучыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин сәламләде.
Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручылар фестиваленең VII Республика лауреатларын дипломнар белән бүләкләделәр. «Шобага» спектаклен күрсәттеләр һәм азык-төлек җыелмасын тапшыру да оештырылды. Чарада барлыгы 221 кеше катнашты.
Бүген, 30 сентябрьдә, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов Өлкәннәр көне алдыннан Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда өлкән яшьтәге пенсионерлар белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.
Күчмә чара кысаларында Энҗе Нияз кызы Нигъмәтҗанова гражданнарны кабул итте, Буа районында яшәүчеләр министр урынбасарына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.