ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Җәй айларында татарстанлылар җир кишәрлекләрен һәм машина-урыннарын аеруча актив сатып алганнар. Ипотека базары да җанланды. Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр.

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәгъдиева  «Циолковский - рус космонавтикасының атасы» дигән темага кичә үткәрелде.

Әлеге чараның максаты - космонавтика өлкәсендә күренекле кеше турында сөйләү. Тыңлаучыларны теоретик космонавтиканың башында торган бөек галим һәм уйлап табучы К. Э. Циолковский хезмәтләре белән таныштырдылар.

Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә балалар космонавтика өлкәсендә яңа белемнәр алдылар, дирижабльнең нәрсә икәнен белделәр. Ракета җайланмаларының төзелеше, космик киңлекләрне үзләштерү белән кызыксындылар, космик аппаратларны планета өслегенә утырту турында сөйләштеләр.

Мондый чаралар космонавтика тарихын өйрәнүдә тирән белемнәр һәм совет галимнәре өчен горурлык бирә.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм итү өчен район халкыннан бүгенгә 508 920 сум акча кергән.

Зур ярдәм күрсәттеләр: «Альтаир» ҖЧҖ - 350 мең сум бүлеп биргән, өч эшмәкәрдән 138 мең сум акча кергән (78 меңе-матди эквивалентта), «Стройинжиниринг»  инвестиция төзелеш корпорациясе» ҖЧҖ -  50 мең сум һәм 48 920 сум-Буа районы гражданнарыннан.

Гуманитар ярдәм җыю пункты район ветераннар советы базасында урнашкан: Буа ш., Космовский ур., 31. Элемтә өчен  телефон - 89393353070.

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан болытлы

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с га кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы.. +3+5˚.

Көндез максималь һава температурасы +9..+11˚.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Ватсапта Буа чатларында бүген 2 нче номерлы лицей укучыларына билгесез ир-ат килеп, аларның әтиләре кызларны өйгә алып кайтырга  кушты диеп, машинага утыруларын сораган, дигән хәбәрләр таралды.

Кызлар  бу турыда олыларга хәбәр итәләр. Кызлар сүзләренчә, машина йөртүче пычрак машинада булган, ә аның йөзе капланган булган.

2022 елның 7 октябрендә 10-00 сәгатьтә «Единая Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча гражданнарны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы шәхси  сораулары  буенча кабул итәчәк.

 

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29, 8-9867-10-83-78.

Искәртеп узабыз, "Байрак" газетасы, җирле телевидение һәм радио К.Маркс урамында урнашкан. Эш кабинетлары һәм студия күптән ремонтка мохтаҗ иде.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов бинаны карады. Керү зонасын, коридорларны, баскычны капиталь ремонтлау, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру планлаштырыла. Бина төзекләндерүдән соң  заманча һәм иркенрәк булачак.

Подрядчы оешма җитәкчесе белән бергә идән өслеге материалы билгеләнде.

Көн саен районның социаль челтәрендәге битендә җыемнар йомгаклары белән мәгълүмат басылып чыга.

Исегезгә төшерәбез, ял көннәрендә районда мобилизацияләнгән буалылар өчен акча җыю башланды.

Районның ике эшкуары бер көн эчендә 78 мең сумга якын акча юллаган. Район кешеләреннән махсус счетка көненә 1200 сумнан артык акча кергән.

Районда яшәүчеләрдән мобилизацияләнгән буалыларга ярдәм күрсәтүнең махсус счетына 4.10.2022 елда 432 370 сум кергән. "Альтаир" ҖЧҖ 350 мең сум бүлеп биргән, ике эшкуардан 118 мең сум кергән һәм 42 370 сум акчаны Буа районы гражданнары исәбенә күчергәннәр.
Бу акчаларга инде термослар, батарея комплектлары белән диодлы фонарьлар, флис перчаткалар һәм ир-егетләргә кирәкле башка предметлар сатып ала башладылар. Аяк киемнәре киҗе-мамык һәм берничә пар җылы, эчке кием тулысынча сатып алынган.

Безнең тегү ательесына зур рәхмәтебезне белдерәбез, алар булган заказларны куеп, хәзерге вакытта буалылырга Казанда да, Ульяновскида да булмаган рюкзакларны тегәләр.

Җыю пунктларына битараф булмаган район кешеләре җылы оекбашлар, пакет, кофе, кер юу әйберләре, шоколад тартмасы һәм 50 данә шырпылар китерделәр.


Һәркемгә  битараф булмаулары өчен рәхмәт.

Сугышчыларыбызга ярдәм итәрбез! Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыюны ачабыз!

«Милосердие» хәйрия фонды счеты реквизитларын исегезгә төшерәбез:
Реквизитлар:
422430, Татарстан Республикасы  , Буа ш., Ленин ур., 50 й.
ИНН 1614007384
КПП 161401001
р/с 40703810301090000126
«АК БАРС» ГАҖ  БАНКЫ   Казан ш.,
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805

"Мобилизацияләнүче гражданнар өчен" тамгасы белән.

Гуманитар ярдәм җыю пункты Район ветераннар советы базасында Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 нче йорт адресы буенча урнашкан. 89393353070 элемтә өчен телефон номеры.

Октябрь башында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Бу көн  зирәк һәм хөрмәтле кешеләргә багышлана.

Буа туган якны өйрәнү музеенда спорт ветераннары белән очрашу узды. Бүген алар - иң чын легенда, Буа районының тере тарихы, алар  алдагы буыннарның кыйммәтле мәгълүматларын һәм тәҗрибәләрен җыярга мөмкинлек бирүчеләр. Спорт ветераннарын яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчесе Иванова Ирина Викторовна котлады. Кич чәй өстәле артында истәлекләр белән уртаклашу, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Чара ахырында кунаклар буалыларның спорт казанышларына багышланган экспозиция белән таныштылар.

Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында онытылмас эз калдыра. Беренче укытучыларыбызның төпле  киңәшләре һәрберебезнең хәтерендә мәңгегә сакланды.

Буа районында талантлы, зирәк, чын педагоглар күп. Һәм бүген, Халыкара укытучылар көнендә, мин сезгә битараф булмаганыгыз, иҗатыгыз, укучыларыгыз белән бүлешкән юмартлыгыгыз кебек искиткеч сыйфатларыгыз өчен рәхмәт әйтергә телим.

Сезгә эшегездә яңа уңышлар, педагогик хезмәт нәтиҗәләреннән канәгатьлек алып, иминлектә яшәвегезне  телим! Укытучылар көне белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International